Хикәя .Дәвамы .
Сания үз уйларына бирелеп , өстәлләрне җыештырып , табак - савытларны юып куйган арада , ире Хәлим йоклап та китте , ул әкерен генә килеп аның янына утырды да , текәлеп иренә карап тора башлады .Ә Хәлим берни сизмиенчә , сабый баладай мыш - мыш килеп йоклавында булды .
Сания дә уйларында аларның беренче көн күрешүләрен , кичке очырашуларын , капка төбендә Хәлимнең аны беренче тапкыр бик каты ...шашкын хисләр белән кочагына алуын искә төшерде , үзе дә сизмичә куркуыннан кычкырып җибәрүе исенә төште .Ярый әле бәхетенә әтисенең болдырга чыгып тәмәке төтәткән чагына туры килде , нәрсә белән беткән булыр иде бу очырашу , белмәссең , Алла сакласын .
Шулай күпме утыргандыр Сания йоклап яткан иренә карап , аннан әкерен генә торып китеп ашарга пешерергә диеп кухняга чыгып китте .
Алып куйган ите инде җебегән , аны юып - турап кәчтерюльгә шулпага салды , аннан аш кайнаган арада , кишер , суган , бәрәңгесен чистартып куйды .Күңелендә гел дә анализлары турындагы уйлар бөтерелде .Нәтиҗәләре нинди булыр , ул үзе дә югары белемле табибә бит .Нишләп соң аларга Ходай Тәгалә бала бирми ? Икесе дә тәртипле тормыш алып баралар , хәмер ише нәрсәләр алар өчен ят нәрсә .Хәлим дә авыр сүз дә әйткәне юк бит хәләл җефетенә .Авырлык китерергә , аны рәнҗетергә алла сакласын диеп яши .Бер атна , тагын бер атна , ул атнада җиде көн бит әле .Ничекләр көтеп җиткерәсе ул көнне ? Шулай уйларга бирелеп йөреп ашы да пешеп чыкты Саниянең , ул ирен уятырга диеп бүлмәгә кергәндә , инде Хәлим дә торган , бит - кулларын юып йөри иде .Ай җаным ...коридордагы син пешергән ашның исе , монда кадәр кереп , борынны кытыклап йокымнан ук уятты бит диеп , хатынын юеш кулы белән ,ике кулы белән битеннән
тотып үбеп алды .Сания юеш кулың белән куркыттың бит диеп ирен читкәрәк этәрде .
Аннан алар тәмле итеп янәшә утырып , чөнки өстәл стенага терәп куелган иде , аш ашарга утырдылар , инде Хәлимнең дә эшкә китәр сәгате җитеп килә иде .Сания иренә ярты литрлы банкага ите белән бергә аш тутырды .Төнлә ял иткәндә ашап алалар иде алар .Ашыгыч чакырулар булмаса ятып йоклап та алгалый инде шофер кеше .Сания иренә аш белән ипи , чәй эчәренә берничә шикәр белән ак күмәч тә тыгып ,чүпрәктән теккән сетка - капчыкка салып иренә тоттырды .Тыныч эш теләп ишектән озатып калды .
Хәлим чыгып киткәч Саниягә ничектер күңелсез булып китте , аннан өстәлләрне җыештырып , аш ашаган савыт - сабаларны юып куйды да , түрдә утырган телевизорны кабызды .Анда яңалыклар бара иде .Аклы - каралы Рекорд телевизорында барлык әйбер ,күренешләр аклы - каралы гына булып күренә .Шулай да ярый инде , ялгызың вакытта иптәш бит ул ,диеп фикер йөртте Сания .
Күзе телевизор экранында булса да ,күңеле белән ,әле ул хаман да балалары булмавына борчыла иде , әкерен генә бәбигә калгач туласы корсагын да , нәние тугач имезермен алла боерса диеп ике күкрәген дә бисмилласын әйтеп , ходайга ялварып сыпырып куйды .
Аннан торып ,урынын җәеп йокларга әзерләнә башлады .Иртәгә кабат хастаханәгә эшкә , үзенең авырулары янына барасын исенә алып ,бисмилласын әйтеп ишекләрен бикләп , утларын сүндереп йокларга ятты Сания .
Ятуын ятты да бит , тик йоклап кына китә алмады , аның миен нигә соң безнең балабыз юк дигән сорау бораулый иде .Менә бер атнадан барысы да билгеле булыр , сез икегез дә сау - сәләмәт,ышанычыгызны югалтмагыз булыр нәниегез диелгән җавап алырлар алла боерса дигән татлы хыялларга чумып йокыга китте Сания .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 43