“Сез Азиядәндер мөгәен? Эспаньоладанмы әллә?” — диде миңа җитмеш яшьләр тирәсендәге күршебез, исәнлек-саулык сорашкач, мине тиз генә җибәрәсе килмичә, бер-бер артлы сораулар яудырып. “Юуук ла... Русиядән без!” — мин әйтәм, авызымны колагыма чаклы ерып. “Ирегезне биредә яшәүче танышыбыз белән бутап эндәшкән идем кичә, ул “аңламыйм” дип ишарәләгәч, аптырашта калдым. Шулкадәр охшаган аңа, искиткеч... Сезне беренче күрүдә үк, Доминиканадан дип уйладым, чөнки йөзегез шуларга бик тартым һәм акцентыгыз да аларныкы...”
Мин аңа татар икәнемне берничек тә аңлата алмас идем: беренчедән, сүз запасым җитенкерәми, икенчедән, аның өчен Татарстан, безнең өчен аларның илле штаты арасыннан Оклахоманы белү белән бер! Шуңа күрә гомуми мәгьлүмат бирү: “Русиядән”, — дию белән чикләндем. Аңа да аңлашыла, үземә дә сулны уңга әйләндереп азапланасы түгел.
Миңа беркайчан да татар дип әйтүче булмады кәнишне, әмма Гаити утравы халкына охшаганмын дип гомергә дә уйламас идем! Ә менә биредә, Флорида штатында миннән доминиканка ясап маташалар. Әле ярый, рәхмәт, җирле халыкка - Апачи нәселенә охшатып, ушны алмадылар.
Мин болай да бик ак тәнле түгел, өстәвенә тропик кояш аеруча сайлап иркәләде, күрәсең, күзләр тагы да кысыла төшеп, тән каракучкылланып калды. “Сез Эфиопиядәнме?” — дисәләр дә, үпкәләрлек түгел инде хәзер!
Шунысы кызык, ирем Башкортстанда туып-үскән зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле татар булса да, аңа һәрвакыт русча эндәштеләр. Биредә әнә, Сэм абзый ягына охшатканнар ич әле! Мине исә, һәрдаим башкорт дип кабул итәләр иде. Базарда сату-алу иткән елларны, ерактан кычкырып, чеп-чи башкортча эндәшеп киләләр дә, мин татарча җавап биргәнгә: “Шәһәргә килеп эләккәч, үз телләрен оныталар болар! Кылтаймаһана, апай!” — дип, ачуланып китәләр. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем, күбесе мине шул яктан дип уйлап, һәрчак буталдылар. “Бәйрәмнәргә Туган якка кайтасыңдыр инде?” — дигәннәренә: “Мин моннан ич, Менделеевск районыннан! Иптәшем Башкорт ягыннан!” — диюгә, аптыраулы карашка күмелә идем. Университетта укыганда, Кызыл шәһәреннән тува кызы: “Туганнан туган апама охшатам, сезнең елмаюларыгызга чаклы бертөсле”, — дип, күп еллар аптыратты. Ташкентка баргач, үзбәкләр: “Оз кишибез!” — дип көлдерделәр. Үземнең төрек, кыпчак, казах, бурят, төрекмән, кыргыз, уйгыр, япон, кытайлар белән дә якын кардәш икәнемә һич шигем юк. Ике гасырдан артык күпме халыкны изеп, буйсындырып яшәгән монгол татарларының каны, бар милләтләр өчен дә лакмус кәгазе сыман булмадымы икән соң???
Себердә яшәгәндә хантлар тулай торагында кастелянша булып эшләдем. Мансилар килеп керәләр дә, мансича сөйли башлый үземә, хантлар үзләренекенә санап, “систра” дип килеп кочаклыйлар. Хәтта яңа гына эшкә урнашкан хохол вахтовик: “Вы местная, да?” — дигәч, шулкадәр ачуым чыкты һәм татарчалап: “Мин сезне кырым татары дип торам, гафу итегез инде, ялгышсам... Сезнең берәр кайчан метр да сиксән буйлы хант күргәнегез булдымы әллә?” — дидем. Ул нәрсә әйтергә дә белми, югалып калды.
Уйга чумып, аптырап көзгегә карыйм: нәсел-ыруымның тармаклы шәҗәрә агачында ялгыш кына да ят исемнәр юк. Унөч бабама кадәр бары тик татар исемнәре тезелеп тора. Татар булмыйча, каян килеп башкорт яки доминиканка булырга тиеш икән соң мин?!?
©Миләш
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5