Хикәя .Дәвамы .
Сания эшләрен бетереп өйгә кайтырга чыкканда гына бер авыруны китерделәр .Ул яңадан борылып кереп , тиз генә чишенеп халатын киеп , авыру янына ашыкты .Аның еш - еш сулыш алуыннан хәле бик шәптән түгеллеге күренеп тора .Сания аның тимпературасын үлчәргә градусник бирде ,аннан авыруның ничек башланганын сораштыра башлады .Градусникны алып карады , 38 ,8 .Бу бик югары инде , Сания авыруның тамагын караганнан соң тыңлап карарга диеп аппаратын алды .Аның бу авыруның үпкәсе кабарып пневмания түгелме икән дигән шиге бар иде .Үпкәдән гыжлау ишетелгәч ,үзенең ялгышмаганын тагын бер кабат раслау өчен , авыруны рендгент бүлмәсенә алып барырга кушты .Куйган диагноз дөрес иде , авыруда ике яклы пневмания булуы ачыкланды .Аны кичекмәстән палатага салырга һәм кирәк була калса кислородка тоташтырыр өчен барлык чараларга да әзер булырга кирәклеген ,төнгелеккә килгән шәфкать туташына әйтеп , кулларын юды да ,киенеп кайтырга чыкты .
Инде Хәлим дә аның кайтмавына борчыла башлап урамга , хатынын каршыларга барырга чыккан иде .Алар икесе очырашкач бераз урамда йөрделәр .Сания эш күп булды бүген , арытты , керик дигәч бүлмәләренә кайттылар .Ашап - эчеп алгач ,кабат сүзләре балага барып төртелде .Анализ нәтиҗәләре ни күрсәтер дигән уй тынгылык бирмәде икесенә дә .
Шулай уйларга батып , иртән эшкә чабып ,икесе дә атна үткәнен сизми дә калдылар .Менә алар бүген Гаилә клиникасына барырга тиешләр .Ни булыр ? Нәтиҗә ниләр күрсәтер , бер дулкынлану белән алар клиникага килделәр .Икесе коридорның ике ягына китте .
Хәлим килгәндә кабинетта бер ир - ат бар иде инде .Табиб аның белән кызып - кызып ни турындадыр сөйләшә иде , тик бу авыру турында булырга ошамаган , чөнки табиб кисәк - кисәк кычкыргалап ала иде .
Менә алар сөйләшүләрен түгәрәкләп теге ир кеше чыгып китеп ишекне ябарга өлгермәде , табиб Хәлимгә керегез диеп дәште .Аннан фамилиясен сорап , өеп куйган авыру тарихлары арасыннан аныкын табып алды .Утырыгыз диеп урын тәкьдим итте .Кәгазьләр арасыннан анализлар язылган кәгазьләрне карап чыкты да , нидер яза башлады .Язып бетергәч Хәлимгә күтәрелеп карады да ...кәгазьне аңа сузды .Сезнең сәләмәтлегегез бар да тәртиптә ,менә анализ нәтиҗәләре , хатыныгызны шатландыра аласыз диде .Сезнең бала булмаска бернинди тайпылышыгыз да юк , бар да тәртиптә диеп озатып калды .
Сания хатын - кызлар карый торган кабинетка килгәндә , анда табиблардан башка кеше юк иде .Аңа керергә куштылар да , кергәч үк урын тәкьдим иттеләр .Шәфкать туташы әкерен генә чыгып китте .Табиб шуннан соң гына ,Саниягә сораулар бирә башлады .Сез үзегез дә табибә буганга монда боргаланып торуның нәтиҗәсез икәнен беләм диеп башлады ул сүзен .Сезнең беренче кияүгә чыккан төнегезгә әйләнеп кайтыйк әле , ничек узды ул сезнең ? Көч куллану яисә курку булмадымы ? Сезнең аналыгыгыз балалык чорында туктап калган диде .Сезгә дәвалау курслары үтәргә кирәк булачак .Үзегезне кулга алып ,дәвалану өчен кирәк булган физкультура курсларына да тотынырга кирәк булыр диеп киңәшләрен бирә башлады .Тик сез куркып калырга тиеш түгел .Ныклап дәвалануга тотынганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак диеп Саниягә ныклы киңәшләрен бирде .
Кирәк була калса диңгезләргә дә юллама алырга туры килер .
Тик күңелегезне төшермәгез , бар да яхшы булыр диеп өметләнәбез диеп озатып калды .
Саниянең башына таяк белән орган кебек булды бу сөйләшү .Ул иренә ни дип тә җавап бирә алмады .Бүлмәләренә кайткач кына бушанып елап җибәрде .
Менә шул вакытта исенә төште дә инде аның , беренче очырашкан кичне Хәлимнең шашып кочагына алуы һәм үзенең бик нык куркып кычкырып җибәрүе .Шул кичнең нәтиҗәсен менә ул бүген ничә еллардан соң татый икән бит .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 44