Шушы көннәрдә Әбүзәр абзыйларга, хәл белергә дип, Зиннуров кереп чыкты. Чәйләр эчеп, табын янында озак кына сөйләшеп утырганнан соң, Әбүзәр абзый
Фатихәттәйнең бер мәзәк хикәясеннән күзләрен йомып, кулын күкрәгенә куеп рәхәтләнеп көлеп алды да:
— Буй белән су үлчәмиләр дип, Фатихәттәй дөрес әйтә бит, — диде. — Ә бездә буй белән су үлчәргә маташучылар юк түгел. Ә кайберәүләр, киресенчә, үзләрен үзләре
кимсетеп, «без — кечкенә кешеләр» дигән булып йөриләр. Гоголь, Чехов заманындагы кечкенә кешеләр юк инде хәзер. Безнең бүгенге иң рядовой кешебез дә дөньяны аңлау дәрәҗәсе ягыннан үткәннең иң алдынгы кешесенә тора. Кайчак сезнең агай-эне,
Хәйдәр, кеше күңеле караңгы дип язарга ярата. Минемчә, бу риваять бик борынгы. Кайчандыр исемсез шагыйрь, кеше күңелен аңлый алмыйча гаҗиз булып, шулай дип әйткән. Шуннан соң гасырлар үткән, халык революция ясаган, коммунизм төзү эшенә керешкән, ә безнең шагыйрьләр әле булса иске эпитетлардан арына алмыйлар.
Хәлбуки, кеше күңеле хезмәттә, көрәштә, бигрәк тә бөек идеаллар көрәшендә һаман
яктыра, нурлана бара. Сезне кеше рухының инженерлары дип атаганнар икән, иң элек кешенең менә шушы яхшы сыйфатларын халыкка күбрәк күрсәтегез, үрнәк алсын ул! Менә бер мисал, — дип, Әбүзәр абзый Гаделкәрим Чалдаев турында сөйли башлады да, хикәясен ярты сүздә бүлеп: — Мин абайламыйча кеше бакчасына керә
башлаганмын, — дип көлемсерәп, Зиннуровка Чалдаев белән якыннанрак танышырга тәкъдим итте.
Гаҗәп кеше, мин сезгә әйтим!
Әбүзәр абзый Чалдаевны бүген тикмәгә генә исенә төшермәде, әлбәттә. Кичә завод поликлиникасында очрашкач, Чалдаев, Яңгура хәзер миңа кул да бирми, кәрлә, фәлән- төгән дип кенә җибәрә, дип сөйләде. Ул моңа әллә ни хурланмады да, җәберсенмәде дә кебек. Әмма гаделлек мәсьәләсендә шактый четерекле кеше булган Әбүзәр абзый
моны колак кырыеннан шудырып кына калмады. Туры кеше буларак, үзенең кемне күбрәк яратуын да яшермәде.
Табиблар турындагы әсәренә материал җыеп йөрүче Зиннуровка исә бу бер табыш булды. Ул, вакытны сузмыйча, Чалдаевның бөтен тормышын өйрәнә башлады.
Бергә эшләүче табиблар һәм сестралар Чалдаевка авырулардан бик күп хатлар килүен сөйләделәр. Табигый, ул кешелек документларын Зиннуровның үз күзе белән укыйсы, андагы йөрәк җылысын да, йөрәк салкынын да үзе тоеп карыйсы килде.
Ярар, таба алсам китерермен, — диде Чалдаев, Зиннуровның үтенечен тыңлаганнан соң.
Ә икенче көнне ул эшкә ничектер бик уйчан килде, йөзе дә агарган иде шикелле, күзләре дә кызарган кебек. Кичә Зиннуровка хатлар караштырган чакта — хатлар
меңләп иде — аның бөтен гомере күз алдыннан үтте. Ул үзенең табиблык гомерендә ун меңнән артык операция ясады. Бу төндә шул авыруларның бик күбесе аның
утыртма лампа яктырткан кечкенә өстәле тирәсенә җыелдылар. Хәтере яхшы булганлыктан, ул күбесенең килеш-килбәтләрен хәтерли иде. Иң өстә яткан конвертларның берсен алды.
«Кадерле Гаделкәрим абый. Бу хатны сезгә Әгерҗедән Шәрифә исемле бер хатын яза. Мин ашказаны авыртып җәфаланам. Докторлар әллә нинди генә гастрит диләр.
Әгерҗе хирургы операциягә ятарга куша... Безнең яклар сезне бик яхшы хәтерлиләр. Күршебездә генә сез операция ясап терелткән бер кеше дә яши... сезне гел мактый.
Кадерле Гаделкәрим абый, зинһар мине үз хастаханәгезгә алдырып операция ясый күрегез инде...»
Ахырда Чалдаев үз кулы белән кыска гына итеп язып куйган: «Чакырттым, операция ясадым, терелеп чыгып китте. 22. Х. 57 ел».
Бу түгәрәк йөзле, сипкелле һәм бик юаш хатын иде. Икенче конвертны ачты.
«Чалдаев абый!
Мин үзем Әлмәт районында бер авылда яшим... 19 яшемдә беренче теләгемә ирештем, тракторчы булдым. Ләкин мондый матур тормыш миңа озак елмаймады, явыз чир
мине аяктан екты... җиденче ел инде шул чир белән интегәм. Больницаларда да күп
яттым, ләкин алга үзгәреш күренмәде. Припадкаларым гел кабатланып тора. Бигрәк тә төннәрен йокларга ирек бирми. Тәүлегенә ун-унбиш мәртәбә кабатлана...
Чалдаев абый, сез миңа хат язып берәр киңәш бирә алмассызмы икән? Яки үзегез эшли торган хастаханәгә дәваларга ала алмассызмы? Көннәрне саный-саный хат көтәм.
Назир».
Конверт өстендә кыска гына язу: «Җавап яздым. Киңәш бирдем. 27. II. 59 ел». Өченче алсу конвертны Чалдаев кулында озаграк тотты.
«Исәнмесез, хөрмәтле Гаделкәрим Абдуллович! Куйбышев шәһәреннән кайнар сәлам. Сез минем канлы күз яшем белән язган беренче хатымны, билгеле, оныткансыздыр да.
Мин сөйгән егетем Александр Г, ны терелтүне сорап язган идем. Ул чакта безнең
икебезгә дә якты дөнья беткән кебек күренгән иде. Ул үлсә, мин үземә үзем кул салган булыр идем, чөнки мин аны яратам. Хәзер Сашенька тәмам сәламәтләнеп өйгә кайтты.
Без әле бәхетебезгә ышанып та бетә алмыйбыз. Сезгә чын күңелебездән рәхмәт
укыйбыз. Яшәсен совет табибы Гаделкәрим Абдуллович Чалдаев! Дан һәм хөрмәт аңа! Люда Д. 16. V. 61 ел»,
Чалдаев тәмәке кабызды, торып форточканы ачты, йөзенә салкын бәрелде. Мотор гөрелтесе ишетелде — ул аэродром янында гына тора иде. Әнә караңгы күктә яшел, кызыл өч ут күренә. Ниндидер самолет Казаннан китеп бара. Гүя ул Чалдаев
сәламәтләндергән авыруларны алып китә...
Ә иртән, Зиннуровны хастаханәдә очраткач, «хатларны таба алмадым, хатын ремонт вакытында әллә кая гына тыккан», диде дә беренче палатага кереп китте. Биредә Витя исемле бер малай ята иде. Чалдаев аның янына барып утырды. Витяны урология бүлегенә Йошкар-Оладан китерделәр. Операция яхшы үтүгә карамастан, малай һаман читлектәге кош шикелле моңаеп ята. Җитмәсә, русча да, татарча да начар сөйләшә,
палатада үз тиңнәре дә юк, бар да өлкән кешеләр. Бигрәк тә якшәмбе көннәрдә,
бүтәннәргә дуслары, кардәшләре күчтәнәчләр алып килгән чакларда, аңа ямансу була.
Чалдаев, малайны кызганып, кайчак аңа күчтәнәч-мазар алып килгәли иде. Малай әйберләргә кагылмый, шатланганлыгын бары тик күк күзләреннән генә күрергә
мөмкин иде.
Витя — бүген именинник, Гаделкәрим Абдуллович, — диде авыруларның берсе табибка, — Аның турында газетага язганнар, Витя, күрсәт әле газетаны.
Витя, мендәре астыннан газета чыгарып, дүртенче биттәге бик вак хәрефләр белән җыелган ун юллык мәкаләне күрсәтте. Мәкаләдә мари малае Витя Суворовның
бәхетсезлеккә очравы, ятимлеге, ялгызлыгы һәм боегуы турында әйтелгән иде. Чалдаев укыды да көлемсерәп куйды.
Витяның шатлыгы берничә көнгә генә барды. Якшәмбе көн хәл белә килүчеләр
палатага керә башлагач, Витя одеялын башыннан ябын, стенага таба борылып ятты да тынып калды. Шул чак аның караваты янына өлкән яшьләрдәге сестра — Витяның
бердәнбер яраткан кешесе — Зоя апасы килеп:
Витенька, уян тизрәк, сиңа бер галәмәт кунак килгән! — диде дә ике кулын чабып алды.
Витя авылдан әбисе килгән дип уйлады,
Юк, юк, Витенька, син торма. Мин аларны монда алып киләм. Ләкин үпкәләмә,
җаным, барысын да кертә алмыйм, алар бик күп, палатага сыеп бетәрлек түгел, — дип, Зоя апасы тиз генә түбәнгә төшеп китте.
Витя йөрәге леп-леп типкән хәлдә көтеп ятты. Кемнәр икән. Менә ишектә өч суворовчы күренде. Берсе карават янына ук килеп басты да:
Кадерле Витя Суворов! Безнең бөтен суворовчылар мәктәбе — синең дусларың! — диде. Арттарак басып торган ике суворовчы да аның янына килеп бөек рус полководецының төсле буяу белән ясалган рәсемен караватка куйдылар. Алар әллә нихәтле күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Витя күзләрен зур итеп ачып бу таныш булмаган малайларга исе китеп карап торды. Бүләкләренә кагылмады, болар миңа түгелдер, шаярталар гынадыр дип уйлады ахрысы. Ләкин суворовчылар шундый
ягымлы елмаялар, берсе, мари малаена охшый төшкәне, күз кысып, малайларча әйтеп куйды:
Витя, суворовчылар шыңшымый, суворовчылар батыр егетләр. Син дә, малай, бирешмә. Киләсе якшәмбедә тагын килербез, яме.
Суворовчылар киткәч, Витя бик озак кузгалмыйча ятты, ләкин авыруларның кайсыдыр Суворов рәсемен карарга дип рөхсәтсез ала башлагач, ул аны ике кулы белән
эләктереп алып күкрәгенә кысты.
Икенче якшәмбедә Витя янына суворовчылар гына түгел, «Таң» кондитер фабрикасы кызлары да килде. Алар аңа конфетлар китерделәр. Аннары аның янына пионерлар, пенсионерлар, мәктәп балалары һәм укытучылар килеп йөри башладылар.
Малайның хәле күзгә күренеп яхшыра башлады. Ул инде көлә, уйный һәм чабып йөри иде.
Витенька, синең ничә дустың бар? — дип сорады беркөнне Чалдаев аңардан. Ун мең! — дип шатланып җавап бирде малай.
Менә онытма, Витенька, — Чалдаев аның башыннан сыйпады, — бер дусты булган
малай бермә-бер тизрәк терелә, ике дусты булганы икеләтә тизрәк, мең дусты булганы мең тапкыр тизрәк терелә. Ә синең ун мең дустың бар! Димәк, син барыннан да тизрәк тереләсең.
Күп тә үтмәде, газетада яңа мәкалә басылып чыкты. Ул «Ун юл нонпарель һәм Витя Суворовның ун мең дусты» дип атала иде.
Беренче мәкаләне — ун юллык нонпарельне Чалдаев авыруларга үзе әйтеп яздырды, икенче мәкалә турында ул газетаны кулына алгач кына белде һәм бик уңайсызланып калды. Чөнки анда Витядан битәр Чалдаев турында язылган иде. Обходтан соң шунда ук өенә кайтып китте.
Бу мәкаләне Зиннуров язган иде. Чалдаевның аны ошатмавын, хәтта хәтере калуын белгәч, бик нык гаҗәпләнде, кат-кат гафу үтенде.
Хәзер соң инде, — диде Гаделкәрим. — Каләм белән язганны балта белән юнып алып булмый. Моннан соң минем турыда болай күпертеп язмагыз, мин колдун түгел,
кешеләрне әфсүн белән терелтмим. Кистем дә ярдым — бу хирург эше түгел. Тегүчегә дә бер кискәнче җиде үлчәргә кушалар, ә хирург җитмеш җиде тапкыр уйларга тиеш!
Берүк Чалдаев үпкә салып йөри торган кеше түгел икән. Зиннуровка да артык кырын карамады. Шуннан файдаланып бер көнне Зиннуров аңардан:
Гаделкәрим абый, бер сәер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? Ни өчен авырулар сезне бу кадәр яраталар? — дип сорады.
Моңа мин болай гына җавап бирә алам, — дип көлемсерәде Чалдаев. — Бер тапкыр бөек Ньютоннан: «Күк җисемнәре хәрәкәте кануннарын ничек ача алдыгыз?» — дип сораганнар. «Бик ансат ачтым, — дип җавап биргән Ньютон, — Чөнки алар турында мин көне-төне уйлап йөрдем». Канәгатьләндерәме сезне шушы Хуҗа Насретдин
җавабы?
Артыгы белән, — дип елмайды Зиннуров.
Ләкин бу матбугат өчен түгел, — дип бармак янады Чалдаев, — Югыйсә безнең дуслык бетәчәк.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3