Хикәя .Дәвамы .
Ире Хәлим берни аңламыйча ,Санияне юатырга кереште .Ни булды соң җаным ? Нишләп болай мөкиббән китеп , ярсып җылап торасың әле .Миңа да әйтә аласыңдыр бит , ни булды диеп Саниянең ике битеннән тотып күзләренә карады .Хәлимнең бу гадәте алар танышканнан бирле ияреп килә инде .Ул хатынына шулай карарга ярата , эштән кайткан - киткән чакларда да , шулай яратып үбеп алырга гадәтләнгән .Чир китә , гадәт китми диләр бит әле .Хәлимнең дә бу нәкь тә шулай .
Аннан ул сулык - сулык итеп сулыш алган хатынын күкрәгенә кысып юатырга тотынды .Я инде ни нәрсә диделәр , анализларыңда ничек анда , икебезгә уртага салып сөйләшергә , аңлашырга кирәк бит инде җаным .Нинди генә очырак булса да мин синең белән бит.
Ничек яратканымны да ,синнән башка миңа беркем дә кирәк түгел икәнен дә син бит бик яхшы беләсең инде .
Минем анализларым да , үземнең саулыгым да бик яхшы ...була безнең сабыебыз алла боерса , тик син борчылма гына диеп, кабат хатынына карады ул .
Сания дә үзен борчыган һәм табиб әйткәннәрне , түкми - чәчми иренә сөйләп бирде .
Ииии җаным , каш җимерелеп күз чыкмаган ич әле .Сиңа бөтенләй бала алып кайта алмыйсың дигән диагноз куймаганнар бит әле .Менә бүгеннән үк барлык табиб кушкан күнегүләрне башлап җибәрербез , ә син мине куркытып , үзеңне борчуга салып җылап утырасың , әйдә чәйләрне куеп ашап алыйк та , урамда саф һавада йөреп керербез диеп кухняга чыгып китте .
Саниягә дөрестән дә бераз хәл кереп киткәндәй тоелды .Ул да суыткычтан табасы белән , кыздырылган итле бәрәңгене алып , ире Хәлим артыннар кухняга чыкты .Кухняда кеше - кара күренмәгәч Сания иренә табаны калдырды да бүлмәгә кереп китте һәм өстәл әзерли башлады .Менә табасы белән чәйник күтәреп ире дә керде .Инде Сания шактый гына тынычланырга өлгергән иде , алар ашап - эчеп , өстәлләрне җыештыргач урамда йөрергә чыгып киттеләр .
Сания үзе дә югары белемле терапевт буларак , саф һаваның организм өчен бит файдалы икәнен дә , әз - мәз генә йөгерү күнекмәләрен дә өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килеп , иренә дә әйдә йөгереп киләбез диеп тәкьдим итте дә , үзе салмак кына йөгерә дә башлады .Хәлимнең дә хатынына карап күңеле булып , аның артыннан чабып китте .Менә алар тигезләштеләр һәм сөйләшә - сөйләшә бер квартал арасы чабып үттеләр дә , бүгенгә беренче көнгә җитеп торыр диеп , бер берсенә сыенышып , әкрен адымнар белән кайтыр якка кузгалдылар .Алар кайтып җиткәнче шактый гына эңгер - меңгер эленде урамга .Алар бүлмәләренә кереп ,аяк - кулларын юдылар да , ятарга урын - җирне җәеп , йокларга яттылар .
Белмим бүгенге күп дулкынлануданмы ,әллә урамда чабып - йөгереп кайтып арытканмы , алар яткач та сөйләшер сүзләре бетмәде , тик шулай да озак та тормый , Сания ире Хәлимнең куенына сыенып йоклап та киттеләр .
Сания белән Хәлимгә дә бүген көндезге сменага иде эшкә .Алар икесе дә торып эшкә җыена башладылар .Иртән әллә ни ашыйсы килмәгәнлектән ,күмәч , май , сыр белән чәй генә эчеп алдылар да икесе бергә эшкә киттеләр .
Эшкә килгәч тә Сания үзләренең хастаханәләрендә эшләүче хатын - кызлар табибы белән киңәшергә ,тегеннән биргән язуларын аңа да күрсәтеп карарга булды .Үзенең авырулары белән карап эшләрен бетергәч ул Рәйхана апасы янына керде .Тулы гына гәүдәле , ачык йөзле бу ханым , барлык авыруларны да якты йөзе , тәмле сүзе белән каршы алып ,тикшереп , кирәк булса хастаханәгә юллама биреп , дәвалаучы яхшы белгеч иде .Ул коллегасын да елмаеп каршы алды , Саниянең сөйләгәннәрен диккать белән тыңлап бетергәннән соң гына , кәгазьдәге язуларга күз йөртеп чыкты .Аннары Саниягә карап ,син нәрсәгә шулай балтаң суга төшкәндәй өнсез калдың .Әле монда син уйлаганча ук начар әйбер күрмим мин ...була ул мондый хәлләр , вакытында дәвалану алган очыракта берне түгел биш бала алып кайтырсың алла боерса диде көлеп .
Сиңа кичекмәстән гинекология бүлегенә ятарга кирәк һәм менә хәзер үк .Без синең белән бүгеннән үк дәвалану курсларын башларбыз , сез ризадыр бит диеп кәгазь алып , больницага ятарга диеп язып ,Саниягә тоттырды .
Сания иренә әйтергә диеп хастаханә артында гына урнашкан Ашыгыч ярдәм бүлегенә китте .Анда Хәлимне чакыру буенча китте диделәр аңа , ул үзен хастаханәгә саласыларын әйтергә кушып кире хастаханәгә кереп китте ,
аннары баш табибка кереп хәлне аңлатканнан соң , гинекология бүлегенә ятып дәвалану алыр өчен шунда керде .Аның инде ятарга тиешлеген монда хәбәр иткәннәр иде , шуңа аерым ике генә кешелек палатага кереп ятарга куштылар .Озак та көтәргә туры килмәде Саниягә ,Рәйхана ханым килеп тә керде .Аннан үзе белән карау - каралу бүлмәсенә керергә кушып чыгып китте .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 40