Тапмыйлар көтүче. Укытучылар белән буа буарлык, юристларны җыеп чүпкә алып барып түгәрлек, икътисадчылар авыл идарәсендә дә дистәләп утыра, артистлар дөньяны басты, ә менә көтүче – юк.
Элек һәр икенче бала үзенең савынчы йә көтүче булырын белә иде. Укытучылар да моны исенә төшереп кенә тора иде.. Хәзер – кайда ул? Балаларны президент йә бизнесмен булуга гына әзерлиләр. Бизнесмен йә президент була алмыйлар икән, өйдә яталар. Көтүче генә булырлар иде, бу һөнәрнең нечкәлекләрен белмиләр.
Ә көтүче ул безнең ата-бабаларыбыздан калган шундый серле һәм үзенчәлекле һөнәр. Аңа беркайда лда уҡытмыйлар. Аңа өйрәтмиләр. Ул бары тик күңел талабы аша гына үзләштерелә һәм кабул ителә торган шөгыль. Һәм бары тик җилкәле, сабыр һәм ару-ялку белмәсләр генә бу борынгы кәсепне дәвам итә ала икән. Һәм тагы да баштагысына урап кайтам: авылга көтүче кирәк.
Сәйдә ГАРИПОВА.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23
Тамақлары һыйлы әммә белмим күпме түләгәннәрзер .
Тамақ ялына көтү көтмәгәннәрзер инде тип уйлайым
Сез меня балагызнын, котуче булырын теляр идегезме?
Кайда кюрдегез сез буа буарлык укытучылар?