Автобуслы сәяхәт бәяны🤔😍)))Матур булды бүген көне. Эссене яратмыйм мин, нәкъ менә шундый җиләс кояшлы көнне яратам. Тем более, машинасыз, бер автобустан икенче автобуска күчеп сәяхәт иткәндә 😊👍. Эсседә шыгрым тулы автобуста кемнеңдер култык астына туры килеп, тир исе иснәп барганчы... Киттем мин бүген өйдән чыгып иртәнге җидедә (Чистайга кадәр ирем озатты), Казанга таба микроавтобус җигеп. Газельдә, безнеңчә. Габишев урамына юл тоттым. Әле 12 нче яртыга гына, шуңа үземә максат куйдым: "Ирина, дим, машинада гына йөреп Казан буенда, навигатордан гына табып, башкала урамнарының рәтен-чиратын оныта башладың, башың да не соображает. Давай, кызык булсын әле, автобусларда йөреп кайт, метросы да ярый, тик башыңны эшләтеп йөре, бернинди телефонсыз, ГИСларсыз. Телең белән, элеккечә, Советлар Союзындагыча👍. Язык до Киева доведёт",- дип.
Төшеп калдым РКБның надземкасы төбендә. Көтәм 33ле, 45ле автобус. Генерал Сафиуллин урамына. 55ле ике тапкыр узып киткәч кенә күз төште тактага: 55ле тукталышы гына икән. Кызыма шалтыратам, сиңа шунда- шунда басарга кирәк, ди. Шалт исемә төште: әллә ничә кат йөргәнем бар, утырып киткәнем бар ул тукталыштан - онытылган! Ашыкма, Ирина, вәт шулай төшер исеңә, башыңдагы сары матдәңне селкет, дим. "Солнечный город" ягыннан килүче 45легә утырып киттем, төштем Сафиуллин тукталышында. Менеп киттем яңа чиркәү яныннан Габишевага табан. Билгеләнгән ноктама барып җиттем. Кайтуны кайгыртып, сәгать өчкә газельга шалтыратып, урын алдым. Эшем иртә төгәлләнде. Кызып китеп, сәгать бергә күчерттердем газельны😊👍. Иртә кайтам, имеш. Янәшәдә үк тукталыш, ашыгып чыгып утырдым 90 нчы автобуска, "площадь Тукая" дигән язуны күреп. Билетка акча суздым, кондуктор әби, можномы шулай гына, дигән булып, билет ертып тормады. Можно булмыйча инде, рәхәт тормыштан йөрми торгандыр. Ярар. 4 тукталыш бардым, тәрәздән карап. Что-то не то... Бер дә күрмәгән урамнар... Частный домнар... Каршыда утырган ике бабусяга:"Я, по-моему, не в ту сторону еду, мне на площадь Тукая надо",- дим. "Ой миленькая, слезай, два часа будешь мотаться, в Куюки автобус",- диюләре булды, очып төшеп калдым. Утырам "Центральная" дигән урамның бер тукталышында. Бер такси килеп туктады. Куда, ди. Тукайга, дим. 540, ди. Сәгатькә карадым да, әле өлгерәм, дим, бер сәгать бар. "Езжайте", - дим. 42 сумга барып булганда, 540 сумны ник чыгарып салыйм әле!? Килде 90лы. Киттек. Пробка Ершов якларында. Газельга яңадан шалтыратып::"Я, скорее всего, опоздаю, извините, возле "Корстон"а сижу на пробке",- дим, күчерттем сәгать икегә))) Ууууууу... Әллә кайлардан урап, Вишневский, Достоевский, Бутлеров, Чехов базарлары ягыннан, ниһаять, Кольцога килеп җиттем. Тамак ач. 50 минут бар. "Чәй йорты" нда ашладым. Макдональдс-"Вкусно и точка"ны узып китәлмим- кердем. "С собой" чизбургерлар алдым, чират торып. Бауман урамы, мөгаен, хәтерләми торгандыр, почти 60 яшьлек авыл карчыгының шундый тизлектә чабып узганын🙈🙈🙈. Артрозлар онытылды😂)))Газельга барып җиткәндә, пульс минутына 200не типкәндер... "Кайтып җиткәч, өстәл артына утырып, иркенләп сөтле чәеңне эчкән булыр идең, юньсез",- дип, үземне сүгә-сүгә чаптым.
Иии, өеңнән машинага чыгып утырып йөреп кайтудан да рәхәте юк икәәәәән, дигән нәтиҗәгә килдем, аяксыз калып, кайтып аугач... 5 правалы кеше безнең гаиләдә. Ирем чәчүдә, улым ерак рейста, улым-киявем эштә, кызым-киленем эштә, кызым бала белән ❤️. Тагын бер кат үземне сүгеп аттым. Юньсез, правага укымадың, дип🤔. Өч тапкыр автобус вакытын күчерттердем. Булмый икән бит машинасыз...Эш вакытында уйнап йөргәч...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2