" рубрикасы
Фотога төшүнең дә "әднәкә"се бар
Корыган, сынган, ауган агачлар һәм җимерек биналар, куркыныч урыннар фонында фотога төшмәү хәерле. Үзең һәм күмәкләп төшкәндә дә әлеге җимерек, сынык, юкка чыгу энергиясенә дучар һәм ия булган предмет, күренешләрнең тискәре-юкка чыгуга юнәлгән энергиясе кеше белән бергә фотода кала. Ягъни мизгелдә-кадрда тасвирланып кала. Әлбәттә, бу начар йогынты гына биреп торачак икәнен онытмыйк. Шуңа күрә, фотога төшкәндә артыңда нинди фон булачагын, синең белән бергә нинди предмет, күренешләр төшәчәген исебездән чыгармыйк.
Картиналар сатып алганда да егылган, ауган, сынган агачлар, җимерек харәбәләр сурәтләнгән сәнгать әсәрләрен өебезгә, яшәгән урыннарыбызга элмәү хәерле.
Кайгылы, сугыш, җимерелү темалылары да хуҗасына сәламәтлек тә, озын гомер дә, бәхет тә китермәс.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2