Хикәя .Дәвамы .
Сания хастаханәдә үткәрелгән барлык дәвалану курсын да алып бетергәч , хастаханәдән чыгып бүлмәләренә кайтты .Аны каршы алырга Хәлим эштә көн туры килде,ә Саниянең аны көтеп торыр чарасы калмаган иде инде .Ул дәү булмаса да үзләренең бүлмәсен сагынып өлгергән иде инде .Кайтып керү белән бүлмәне күзәтте , берәр үзгәреш күрәсе килдеме , әллә иреннән көнләшеп куйдымы шунда , үзе дә аңламаган бер халәттә булып алды ул бүлмәгә кайтып кергәч .Тик бернинди үзгәреш тә , иренә бәйләнер сәбәп тә тапмады .Бар җирдә чисталык , пөхтәлек хөкемсөрә иде .Аның күңеле күтәрелеп китте .Чәй эчәсе килеп китте .Аннан ул чәйникне кайнатырга куеп , суыткычтан нәрсә дә булса алып ашарга теләп суыткычны ачты .Тик анда ире берни дә пешермәгән , коры - сарыдан башка берни юк иде .Сания ит алып җебетергә куйды .Ире кайтуына тәмле итеп аш пешереп куясы , тагын берәр тәмлерәк нәрсә пешереп ирен сөендерәсе килде аның .Бу хастаханәдә ятып ,бер - берсеннән аерылып торгач кына аңлады Сания ...ярата башлаган икән ич ул үзенең Хәлимен .Гел бергә буганда гына аңламаган ич ул моны .Язмыш сынавы гына диеп кабул иткән иде бит ул үзен урлап кияүгә алып кайтканда .Әти - әнисенә авыр сүз ишеттермәсеннәр диеп кенә ризалашып торып калган иде Хәлим йортында килен - хатын булып .
Менә хәзер тормышы бөтенләй башкачарак булып күзалланды Сания каршында .Аны гына ярату түгел , ул да ярата икән ич үзенең ирен Хәлимен .Шулай матур уйларга бирелеп , үткән көннәрен күңеленнән барлый - барлый , ире кайтуга тәмле аш өлгертте , чәй эчәргә тәмле катлама ясап пешереп алды .
Шулай көннең үткәнен сизмәде дә .Менә ире үз - үзенә сөйләшә - сөйләшә , яраткан хәләл җефетен мактый - мактый керде ишектән кайта - кайтышка .Ничек сагынганымны белсәң икән син минем диеп , гелдәгечә ике битеннән яратып тотып, иреннәреннән йомшак кына итеп үбеп алды .
Әйдә кулларыңны юып ал да , ашап алырбыз , мин бүлә торам диеп Сания тәлинкәләргә аш бүлә башлады .Аш дөрестән дә бик тәмле иде .Ашаганнан соң чәй эчеп алгач , табак - савытны юып алды Сания , ә Хәлим сокланып хатынын күзәтте .
Көне буе йөреп арыганлыгын тойды Сания , тик шулай да ятар алдыннан саф һавада йөреп керергә кирәклеген исенә төшереп иренә дәште .
Бераз йөреп керик тә , ятып ял итәрбез диде ул, ире дә бер кире сүз дәшмиенчә ,җиңелчә спорт костюмын гына киеп чыгарга кузгалдылар .
Алар берара әкрен генә йөргәннән соң , бераз йөгерергә дә кирәк диеп , бер тыкырык арасы җирне йөгереп урап килеп , өй янында ял итәргә ясап куелган эскәмиягә килеп утырдылар .
Бераз бер берсенә сыенышып ял иткәннән соң бүлмәләренә кереп , урын - җирне җәеп йокларга ятарга җыендылар .
Телевизордан татарча концерт бара иде , бераз тыңлап ятканнан соң Сания йоклап китте .
Иртән торып эшкә килгәч аны хастаханәнең баш табибы Бари Бариевич үзенең бүлмәсенә чакырып кертте .Беләсеңме сеңелем профсоюзда санаториягә ике юллама бар , без ул юлламаларны сезгә бирергә булдык .Хәлим дә бик тырыш ир - егет булып чыкты , беркайчан эшендә чатанлыклар тудырганы юк , үзең дә бар күңел җылыңны һәм алган төпле югары белемең белән ,күпме авыруларны дәвалыйсың .Шуңа күрә профсоюз белән килешеп ул ял санаториясенә ике юлламаны сезгә бирергә дигән тәкьдим булды .Сез ни диярсез бу юллама турында ...диеп сорауын кабатлады .
Сания ни актан , ни карадан сүз әйтә алмады бу көтелмәгән тәкьдимгә һәм миңа ирем белән киңәшергә кирәк , мөмкин булса мин җавабын иртәгә бирер идем диде ул баш табибка карап .Беләм сез безнең гаиләгә бәхет кенә телисез , гаиләбездә нәниебез булуы ,барыбызның да уртак шатлыгы булыр иде алла боерса диеп ,үз уйларын телдән әйткәнен тоймый да калды Сания .
Моны аңлавыгыз мине бик сөендерә ,барыгыз сеңелем уйлашыгыз һәм мин сездән иртәгә уңай җавап кына көтәм диеп Санияне чыгарып җибәрде баш табиб Бари Бариевич .
Терапия бүлегенә кайтып ,үз өстәле артына утыргач та тынычлана алмады әле Сания .Ул башка табиблардан бүлектә ятучы авыруларның язылган авыру тарихларын сорап алды , бер кат кайсы палатада кем һәм нинди авыру
белән ятуы белән кызыксынды .Аннан соң гына үзләре белән танышып чыгармын дигән уйлар белән, авыру тарихларын укырга кереште .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 49