Туйда горько дип кычкырсалар, зинһар азгыннар кебек үбешеп тормагыз, ирем, каенатаң ягынган бик дини, гаеп итүчән кунаклар кайта диде. Ул аны приказ биреп түгел, ә гозер итеп әйтте. Мин бу хакта булачак иремә, улын кисәттем. Риза булды кебек. Ярар туй бара, теге каенана әйткән кунаклар да кайтты. Ике яктан да безнең эчүчеләр юк, аракы кулланмадык та. Барыбер күңелле булды, эчмәсәләр дә. Эчеп кенә кызык ясарга димәгән бит..Туй ахырында иремнең дус егетләре шаяртып, горько дип кычкырып җибәрмәсеннәрме! Кычкыралар да кычкыралар. Ирем биргән вәгъдәсен онытты, минем муенымнан тартып алып үбә башлады. Аягына да каты итеп басып карыйм, чеметеп тә карыйм, исе дә китмәде. Кеше алдында сугышып булмый бит инде. Ниһаять, мине җибәргәч, сразу каенананың йөщенә карадым. Ул кара янган иде, безнең карашлар очрашты. Туй беткәндә иремә әйттем минәйтәм син бит сүз бирдең, ник алай эшләдең ди. "Хәзер менә! Дус егетләр алдында үбешә дә белмисең, хатыныңнан куркып торасың, дип әйттермим әле" ди. Туйлар узгач, каенана үземә генә әйтте. "Туганнар үбешү турында битемә әйтте инде, син тыясың бар иде, туй вакытында булса да түзәргә иде, үбешкән-кочаклашкан булыр идегез. Беренче көннән үк сүземне аяк астына салып таптадың" диде. Шуннан бирле безнең арада ниндидер бер киеренкелек калды. Улы гаепле бит, әйтсәм дә, шуны да аңламады. Андый вакытта ир түгел, хатын решать итә ди.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 58
Үбешсеннәр рәхәтләнеп!