Хикәя .Дәвамы .
Матур гына башланып киткән яллары , шулай ук матур дәвам итте Санияләрнең .Билгеләнгән вакытка дәваланырга йөрделәр ,ә буш вакытларында диңгезнең тозлы суында коенып , диңгез ярында комлыкта кызынып ял иттеләр .Шәһәр карарга чыгып йөреп кайтырга да җай таптылар .Кибетләрдә дә йөреп кергәләделәр ,ә иң күңел юаткычы аларның өстәлдәшләре башкортлар иде .Аларның Җәмилә исемле кызлары белән шулкадәр дуслаштылар ,кызның да Сания апасы яныннан бер дә китәсе килмәде .Бер кибеткә чыкканда Хәлим Җәмиләгә яраклы бик матур күлмәк күрде һәм алар ул күлмәкне алып Җәмиләгә бүләк иттеләр .Әти - әниләре юк , юк диеп күлмәкне кире кагырга маташсалар да , бездән бергә ял иткәнебезне искә төшереп торырга бүләгебез булсын дигәч кабул итеп алдылар инде .Күп - күп изге теләкләрен теләделәр .Тиздән бик тиздән үзегезгә дә ,үз нарасыегызны кулыгызга алу насыйп булса иде диделәр алар , бүләк күлмәкне киеп бүлмә уртасында зыр -зыр бөтерелеп биеп йөрүче Җәмиләгә карап .
Иртәнге якта диңгезгә карап диңгез дулкыннарына серләрен сөйләргә , әкияттәге диңгезнең алтын балыгын күреп сөйләшергә хыялланган Хәлим белән Сания шулай ялларының үткәнен сизми дә калдылар кебек .Әз дә түгел бит инде югыйсә , барысы егерме дүрт көн .Ял , ял инде ул...шифаханәдә алган тәэсирләре белән башкорт дуслары белән дә уртаклашып яшәделәр бит алар .Җәмилә үзе генә дә ни тора .Ул ике гаиләгә бер кыз , уенчык курчак кебек булды .Ике бүлмә арасында йөреп шулкадәр ияләштеләр алар һәм кайткач та аралашып яшәрбез диеп адресларын алмаштылар .Хатлар язышып торырга сүз куештылар .Әгәр кызлары туса Җәмилә , ә малайлары булса Җәмил дигән исем куярбыз диде Сания бик тә ышанычлы итеп .Тик әле кайчан килер ул көннәр билгесез бит диеп тә өстәде соңыннан .Бик тиздән булыр балагыз алла боерса , диңгез һавасы шифалы да , файдалы да ул ,ә суының сихәтен әйтеп бетерелек тә түгел диде башкорт дуслары .
Шулай булырга язсын инде амин диде Сания ,тик әле ул үзе дә белми иде шул үзенең инде балага башлангыч орлыклары салынган икәнен .
Диңгезнең шифалы суы - һавасы белән бергә шифаханәдә алган дәвалау ысуллары барысы бергә ,дөньяга аваз саласы балага башлангыч булдылар .
Юкка гына әйтмәгәннәр икән бит , диңгезнең һавасы да , суы да ,җитмеш төрле авыруга дәва ул диеп .Чыннан да шулай икәнен әле өенә кайтып ,вакыты килеп җитеп , тикшеренүләр узып ,үзенең бәбигә узуын белгәннән соң гына аңлар Сания .
Шулай , яллары үтте дә китте , менә иртәгә кайтыр юлга кузгаласы ,кичтән үк әйберләрен җыйнаштырып куйдылар ,болай әллә ни юк кебек иде дә , ә җыя башлагач шактый гына булып чыкты күчтәнәчкә , бүләккә алган әйберләре .
Самолетка икесенә унар кило багаж , егерме кило һәм кулларына бишәр кило барысы утыз кило була .Иртән кибеткә барып тагын бер чемодан алырга кирәк буласы икән әле диде Хәлим .Шулай итмиенчә булмый да ...алган әйберләрне чемодансыз багажга биреп булмый бит.
Ике сумка бар анысы икесенә , ә чемодан берәү генә бит .Самолетлары өйләдән соң көндезге өчтә булырга тиеш , шуңынчы җыенып Адлерга аэропортка барырга кирәк .Менә бар әйбер дә әзер ,бүлмәне тапшырып , башкорт дуслары белән саубуллашып алар автобус тукталышына чыктылар .Озак көтәргә туры килмәде , яртылаш буш диярлек автобус килеп тә туктады .Алар әйберләрен куеп азапланганда тагын өч кеше килеп җитте ,алар да кереп утыргач автобус кузгалып китте .Монда юллар диңгез яры буйлап барган сирпантин шикелле , борылышларда гүя диңгезгә кереп китәрсең кебек тоела .
Бер яктан куркыныч та , ә икенче яктан кызык инде монда ялга гына килгән кешеләргә .
Менә алар Адлерга аэропортка килеп җиттеләр ,автобустан төшеп көтү залына керделәр .Билетлары алдан алынган булганга кассага барасы юк , әле регистрация башланырга да иртәрәк булганга күрә , утырырга урын эзләп икенче залга чыктылар .Монда да кеше күп иде ,тик шулай да ,икесе бергә утырырга урын табып ,шунда утырып көтә башладылар .
Ишетмичә калмыйк тагын диеп әкрен генә ялда алган тәэсирләрен сөйләшеп туймады алар .Сания бигерәк тә инде ,үзе хаман баласы булырга язса иде диеп теләде .Шулай теләкләрен тели - тели Хәлименә сыенганнан сыена төшеп тәмам куенына кереп бетә язган бит .Менә шулай бер - берсенә сыенышып утырып вакыт үткән дә киткән , Казанга очучы самолетка регистрация башлана диеп дәштеләр һәм тыныч кына утырган аэропорт залы умарта күче кебек гөжләргә тотынды .Казанга кайтырга тиешле кешеләр , чемоданнарын тапшырырга чиратка тезелә башладылар .Санияләр дә алар рәтенә килеп кушылдылар.Регистрация башланды ,әйберләрен багажга тапшырып регистрация үткәч ,алар инде самолетка утырыр өчен яшел зонага чыктылар һәм кулдагы сумкаларын куеп утырып торырга күзләре белән генә урын эзләделәр .Монда да халык күп иде ...шулай да буш урыннар да бар иде әле .Алар тәрәзә янындагы урынга барып утырдылар , моннан тезелешеп торган самолетларны карап утырырга була иде .Кайтып туктаган самолетка трап китереп куйдылар һәм халык әкрен генә чыгып траптан аска төшеп , үзләрен көтеп торган ,аэропорт эчендә йөри торган автобуска утыра башлады .Кызык икән бит ул юлчы тормышы дип уйлап куйды Сания .Берәүләр кайта , берәүләр китә , ә тормыш шулай үз тәгәрмәчендә әйләнә дә әйләнә икән .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Alăturați-vă OK pentru a vă abona la grup și a comenta postările.
Comentarii 26