Утырыгыз, — диде ул, урындык башындагы керле күлмәген алып икенче урындык башына аткач. Кайдандыр диван артыннан ярты бутылка коньяк һәм лимон кисәге тартып чыгарды.
Рәхим итегез, — диде ул, бер рюмканы кулына алып. — Сезнең саулыкка.
Юматша кыстатып тормады, эчеп җибәрде. Икенчесен сала башлагач, бутылканы читкә этәрде.
Сәлах, әйдә, ирләрчә бер туры гына сөйләшеп алыйк, — диде ул, тәмәке кабызып. — Эшләгән җиреңә барып, рәсми рәвештә дә сөйләшергә булыр иде. Ләкин икәүдән- икәү, минемчә, әйбәтрәк.
Сәлах батырлык өчен икенче рюмканы да каплады.
Пажалсты, — диде ул, мыскыллы елмаеп. — Хәзер, как говорится, мин игътибар үзәгендә. Минем турыда кемнең теле кычытса, шул сөйли.
Тик җитди булыйк, — дип кисәтте Юматша. — Мин телем ыкчытканга гына килмәдем. Әйтегез, бу язу сезнекеме? — Юматша өстәлгә сары кәгазь салды.
О-о! Сразы допрос. Нәрсә, хата киткәнме әллә? Анысы мине кызыксындырмый. Сезнекеме соң? Минем имзам торгач, минеке була.
Алайса, бусы да сезнеке инде, — дип, Юматша аның алдына икенче бер кәгазь кисәге куйды.
Записканы укыгач та, Сәлах аны ертып ташларга омтылды.
Ертмагыз, бу фәкать фотокопиясе. Оригиналы ышанычлы җирдә, — диде Юматша, көлемсерәп.
Минеке түгел бу язу, — диде Сәлах, әкрен генә.
Юк, сез инде үзегезнеке икәнен әйтеп бирдегез. Кеше язуын ертырга берәү дә омтылмый. Экспертиза да сезнеке икәнен раслады. Хәтта бер үк кара белән бер үк вакытта язылган. Тарихта датасы да күрсәтелгән.
Сез нәрсә? — диде Сәлах, сикереп торып. — Хатыныгыз кайчандыр минем белән гулять иткән өчен суд аркылы үч алмакчы буласызмы?
Утырыгыз, — диде Юматша, тыныч кына. — Диләфрүзнең исемен телгә аласы булмагыз. Алтынга пычрак ябышмый. Мине сезгә үч кайтару тойгысы түгел, ә менә шушы кәгазь кисәге китерде. Хәтерегезгә төшерим, сез бу записканы авыруга
операция ясалыр алдыннан биргәнсез. Сез — табиб. Сез андый җитди сынау алдыннан авыруга психик травма ясауның җинаять икәнен яхшы беләсез. Димәк, сез
Сәлимованы мораль яктан үтерүче... Туктагыз, ахыргача тыңлагыз. Табиб буларак, иң
кешелекле профессия кешесе буларак, сез мондый явызлыкны ничек эшли алдыгыз?
— Юматша аңа, тешләрен кысып, ачы нәфрәт белән карады.
Сәлахның кырылмаган йөзе тир белән капланды. Ул авыр сулап басып торды. Эндәшмәде.
Ничек сез шулхәтле түбән төштегез, иптәш табиб? Сез үзегез үз дипломыгызны ертып ташлагансыз бит.
Сәлах урыныннан сикереп торды.
Авыруны үзегез суйдыгыз да хәзер ялган кәгазьләр белән минем өскә аудармакчы буласызмы? — дип гасабиланып кычкырды. — Юк, аудармый торыгыз!
Юматша башын чайкады.
Мин сезне ир кеше дип уйлаган идем. Чүпрәк икәнсез сез. Это еще как сказать!
Сәлахның бәлагә таруын, намус судына тартылачагын һәм бары тик авыруга сабышып йөрүе аркасында гына, судның вакытлыча кичектерелеп торуын Яңгура да белә иде.
Сәлах аңа үзе килеп сөйләде, үзен коткаруны ялынып-ялварып үтенде. «Теләсәгез, булдыра аласыз бит», — диде. Әйе, әгәр теләсә, Яңгура моны гына булдыра ала иде. Ләкин Сәлах хәзер аңа сукыр бер тиенгә дә кирәкми иде, сыккан лимон кабыгы белән бер иде хәзер ул Яңгура өчен, һичбер иманы, принцибы булмаган, бөтен максаты вак кәсептән, ягъни акча төшерүдән, җае туры килгәндә, бер кичлек хатыннар белән кәеф- сафа корудан ары узмаган бу шакшы мәхлукны — Фазылҗан эченнән аны гел шулай атап килде — Яңгура үз юлыннан бөтенләй алып ташларга булды. Актык килүендә ул Сәлахны куып чыгарды, минем өемә яңадан аяк басасы булма, диде. Сәлах, кыйнап
сөрелгән эт шикелле, башын түбән иеп, сүзсез генә чыгып китте. Ләкин Яңгураның җаны тынычланмады, киресенчә, шомлана гына башлады. Бу эт тешләми калмас, бер тешләмәсә, бер тешләр, дип уйлады. Соңгы вакытта Яңгура гомумән күңелендә
сәбәпсез бер курку сизә башлаган иде. Җир тетрәү алдыннан, әле адәм колагы берни ишетми торган бер чакта, киек җәнлекләр, кайдадыр җир асты тирәнлегендә шаулаган гөрелтене сизеп, кара куркуга төшәләр һәм күзләре тонып кача башлыйлар ди. Вакыт- вакыт Яңгура да, нәкъ шул киек җәнлекләр кебек, кайдандыр бик ерактан дөбердәп килгән дәһшәтле тавышларны ишетә һәм, кара куркуга чумып, качу турында уйлый башлый иде. Мәҗлесне ташлап киткән чагында Гөлшәһидә әйткән сүзләр исенә төшкән саен, аның яңаклары кыза башлый. Хәзер инде ул, теләсә генә нинди юллар
белән булса да, Гөлшәһидәне үзенеке итү турында уйламый, ул хәтта бу хатынга
күңелендә яхшы хис булуга гаҗәпләнә, үзен иң зур ахмаклыкта гаепләргә әзер. Әйе, ул аңардан моны көтмәгән иде, каршы торачагын белсә дә, бөтен мәҗлес алдында хурлыкка калдыруын көтмәгән иде. Ә Яңгура бары тик каршысында нык көч торганын сизгәндә генә чигенә торган иде, үзеннән көчсезләрне ул күз дә йоммыйча таптап уза килде.
Зиһене сафланган минутларда Яңгура бер нәрсәне ачык аңлый иде: шулай да аның иң зур дошманы, җан сораучысы Гөлшәһидә түгел, ә Мансурлар, Юматшалар, Әбүзәрләр, Гаделкәримнәр. Чалдаев беренче булып аның гыйльми абруена шик төшерде. Мансур
исә аны клиникада көннән-көн арткы планга рәхимсез рәвештә этә. Инде Яңгура түгел,
Мансур Таһиров клиникада беренче хирург урынын алып бара. Шунысы тагын аянычлы: Яңгураның авызына гына карап торган сотрудниклары да хәзер кыен
минутларда аңа түгел, ә Мансурга күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Элек ул клиника миннән башка яши алмый дип уйлый иде, ә хәзер клиниканың аңардан башка да бик шәп яши алганлыгын күрә, аның элекке традицияләре әкрен-әкрен сүнә барып, яңалары туа килә. Димәк, Яңгура инде буш урынны биләү дәрәҗәсенә килеп җитә язган. Дөрес,
тыштан әле бүген дә аның исеме шөһрәт нурында, хөрмәт белән генә әйтелә. Ләкин кайчак кортлы алма да карап торырга кып-кызыл була бит, ә урталай ярсаң —
ташларга гына ярый. Мондый шартларда тәмам һәлакәткә очрамас өчен, ниндидер
сыгылма чаралар күрергә, мин-минлекне дә авызлыкларга кирәк иде. Озак уйлаганнан соң, Яңгура иң башлап Мансурга мөнәсәбәтен үзгәртергә карар итте. Ул Мансурның вакчыл түгеллеген, тырнак астыннан кер эзләмәвен, үч сакламавын, туры,
принципиаль икәнлеген күреп алган иде инде. Мондый кешене курыкмыйча якларга мөмкин. Һәм Яңгура аның соңгы, чыннан да кыю операциясен күтәреп мактап чыкты, матбугатта зур гына мәкалә оештырды. Бүтән очракларда аның үз исем-шәрифләрен беренче абзацта ук әйтәләр иде, бу юлы ул үзенең исемен актыктан гына әйттерде. (Кагыйдә буларак, мәкаләләр: «Җитәкчесе Фазылҗан Яңгура булган...» яки: «Атаклы хирургыбыз Фазылҗан Яңгура шәкерте...», дип башлана иде.) Моның белән генә чикләнмичә, беркөнне Мансурның үзен туктатып:
— Шәкертләр остазларыннан уздырмасалар, фән бервакытта да алга китмәс иде, — диде. — Үсешнең табигый кануны бу, диалектикасы. Моны күрмәгән яки аңламаган җитәкче я сукыр, я надан. Шәкертләр һәм остазлар проблемасын без генә башламаган, без генә тәмамламабыз да. Мәңгелек проблема ул, картлар җиңелә, яшьләр җиңә. Сез үзегезнең ассистент булырга хаклы икәнегезне яңадан күрсәттегез, Мансур.
Рәхмәт, — диде Мансур аңа каршы. — Ләкин шәкертләр һәм остазлар проблемасы, минемчә, уйлап чыгарылган нәрсә ул. Монда берәү дә җиңми һәм җиңелми. Монда туктаусыз үсеш кенә бара.
Яңгура шактый тынычланды, ләкин өйгә кайтканнан соң, күңелен тагын кара курку басты.
Келәмдә артсыз кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле бик озак йөренгәч, тәрәзә шторын кулы белән читкә этеп, тышка карап торды. Электр уты
яктысында бөтерелеп-бөтерелеп биешкән эре кар бөртекләре, ак күбәләкләрдәй, ап-
ачык күренә иде. «Килмешәкнекеләр» кушаматлы күршеләренең малаеннан балачакта ишеткән бер такмак күңеленә килде: «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба».
Ул сакау малай, тәңкә карлар ява башлаган саен, гел шул такмакны кабатлый торган иде: «Ябалак-ябалак кай ява, яман катыйн кыйз таба».
Урынга яткач та, шул такмак Яңгураның күңеленнән китмәде. Ул тагын торды, тагын кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле йөренде, тагын тәрәзә янына килеп тышка карады: буран һаман бурый иде. «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба», дип яңадан кабатлады Фазылҗан күңеленнән.
Йокы тәмам качкан, ә вакыт гүя мәңгелек агышыннан туктаган. Фазылҗан тагын ятты, тагын торды, тагын тәрәзәдән карады. Ә тел очында һаман шул бәйләнчек такмак
әйләнде. Кинәт икенче бүлмәдә хатын-кыз елаган тавыш ишетелә башлады. Төн
уртасында ишетелгән мондый шомлы тавыш болай да кара курку эчендә сыкранып яткан Яңгураның котын алды. Ул балдызының ишеген чыгып какты да:
— Үкермә әле, синнән башка да күңел каралган, — дип җикерде. — Ябалак-ябалак кар ява... — дип көйләде Яңгура, яңадан үз бүлмәсенә кайткач, һәм шунда беренче тапкыр:
«Ябалак-ябалак кар яуганда, ни өчен яман хатын кыз табарга тиеш?» — дип уйлады. Мөгаен, бу нинди булса ырым белән бәйләнешле иске бер такмактыр. Ә Яңгура, профессор башы белән, төн уртасында шуны мәҗнүн кебек кабатлап йөри. Аңа көлке булып китте. Ачуы да килде. Өстендәге халатын салып атты да караватына сузылып ятты, күзләрен йомды. Үч иткән кебек, күз алдында бураки бөтерелә башлады, ә
күңеленнән сукыр чебен кебек бәйләнчек әлеге тиле такмак китмәде.
Яңгураның йокысы йокы булмады. Төшендә дә, шул мәгънәсез такмакны җырлап,
адәм мәсхәрәсе булып йөрде. Аннары үзе яман хатынга әверелде. Аны этләр өере куа башлады. Ул чабарга тотынды. Чаба-чаба бер сазлыкка барып керде. Җирән суга
батты. Борын төбендә генә акайган күзле, алап авызлы яшел бакалар бакыра башладылар.
Шабыр тиргә батып уянды Яңгура. Торып су эчте. Тәрәзә янына барды. «Ява икән әле...» дип көрсенде. Икенче бүлмәгә колак салды. Балдызы тынычланган, тавышы- тыны ишетелми иде.
Нинди озын төн! Очы-кырые юк кебек. Ятып-ятып та йоклый алмый интеккәч, Яңгура, ут кабызып, кулына китап алды. Ләкин бер-ике бит укыды да китабын кире куйды.
Башка берни дә керми, укыйсы да килми иде аның. Бервакыт ул кинәт күзен ачты. Ишек төбендә ертык күлмәкле, яланаяклы Сәлах басып тора иде. Кулында пычагы да бар, Яңгура, куркып кычкырып, стенага таба елышты. Өрәк юк булды.
— Галлюцинация, — диде Яңгура үз-үзенә.
Больницага Яңгура көндезге сәгать уникеләр тирәсендә генә китте. Карны кар ашый, диләр. Кичә кич төн ката яуган кар бүген эреп беткән, элекке карларны да бетерә
язган. Тик күләгәле урыннарда гына ак таплар күренә. Урамнар чамасыз пычрак.
Больницага Яңгура элеккечә ышанычлы адымнар белән килеп керде. Әйтерсең, төнге саташулары булмаган да. Йөзе дә элеккечә тәкәббер һәм салкын. Тик кечкенә күзләре генә борчулы. Әмма аларны да күзлек пыялалары яшерә иде.
Баскычта аңа Самуил Абрамович очрады, кул биреп күрештеләр, аннары Яңгура:
«Нинди яңалыклар бар?» — дип сорады. Самуил Абрамович хастаханәгә яңа салынган бер авыруның: «Мине Фазылҗан Җангирович үзе карасын», дип үтенүен әйтте.
Яңгура берьюлы шиккә төште: берәрсе котыртмаганмы? Ләкин тыштан шөбһәсен
сиздермичә, диагнозын сорады. Самуил Абрамович әйткәч, алайса иртәгә кадәр генә түзәрлек икән, иртәгә карармын, диде.
Яңгура кабинетына юнәлде. Бераздан, рөхсәт сорап, аның янына Юматша керде.
Яңгура аңа карата да үзенең фикерен үзгәртергә дип тора иде. Юматша яшьләр
арасында сәләтле генә хирургларның берсе, әгәр бүтәннәргә койрык булып дорфалык күрсәткән икән, аны да Яңгура онытыр, яшь чакта кем генә сикереп сугарга яратмый.
Рәхим итегез, утырыгыз, — диде Яңгура. — Бик вакытлы килдегез әле. Нәкъ сезнең турыда уйлап утыра идем... Я, тыңлыйм, Юматша. — Һәм Яңгура, сиңа асла үпкәм юк дигән шикелле, елмайды.
Мине, Фазылҗан Җангирович, һаман да шул Сәлимова вакыйгасы борчый бит, — диде Юматша, әдәп белән генә.
Нинди Сәлимова? — диде Яңгура һәм, күзләрен кыса төшеп, егеткә ерактан карады. Сезнең операция өстәленнән торып киткән Сәлимова.
Яңгураның яңак калкымы тартышып куйды.
Нәрсә, әллә кабердән кайтканмы? — дип сорады.
Аннан кайтмыйлар, — диде Юматша, җитди генә итеп. — Ләкин исәннәрнең онытырга хаклары юк.
Яңгура, үзен тыныч тотарга теләп:
Карагыз әле, Юматша, былтыр янган әвеннең төтенен быел эзләп баш катыру нигә кирәк ул? — дип сорады. — Бигрәк тә сезгә? Вакытында ул турыда мәгънәсез шау-шу, минемчә, җитәрлек булды.
Әйе, шау-шу булды, ләкин хакыйкать ачылмый калды.
Бу мәсьәләне кузгатмавыгызны үтенәм, Юматша. Ул миңа болай да бик кыйбатка төште. Мин иң яхшы шәкертемне җуя яздым. Сез дә аңа гомерегез белән бурычлы. Аны да борчымыйк. Мине дә зинһар борчымагыз. Аннан башка да мәшәкатьләрем җитәрлек.
Бу сүзләрне әйткәндә Яңгураның уңайсызлануын, йөзенә кызыллык йөгерүен Юматша ачык күрде. «Әллә чыннан да ташларгамы? Кеше үтенә бит, күз яше белән диярлек үтенә бит... — дип уйлады ул. — Фазылҗан кебек мин-минлекле кешенең болай
инәлүе... Эченнән бәлки тагын да ныграк үкенә торгандыр әле... Аннары остазыңны хөрмәт итә белергә дә кирәк... Мансур да... Диләфрүз дә кирәкми дип торалар. Ләкин...
Әгәр бу үзенә җил тиюдән курыккан вак җанның бер риялануы гына булса? Ул чагында вөҗданыңа ни әйтерсең?» Юматша тешләрен кысты. Теш уртларын
авырттырганчы кысты. Аннары икеләнүләрен ташлагандай зур башын чайкап алды.
Сезне борчымыйча мөмкин түгел шул, Фазылҗан Җангирович. Менә шушы язуны гына укыгыз әле.
Юматша мәрхүмәнең китабы эченнән табылган язуның фотокопиясен өстәлгә куйды. Яңгура язуга тиз-тиз күз йөртте:
Сез инде бу ахмак язуны конференциядә сенсация өчен бер укыган идегез.
Әйе, укыган идем. Ләкин ул чакта... бу язуның сезнең кушу буенча язылуын белми идем.
Нәрсә! Как вы смеете! — Яңгура, ачудан кара көеп, йодрыгы белән өстәлгә шап итеп сукты. — Шундый ахмаклык эшләргә сез мине кем дип беләсез?..
Юматша аз гына да каушамады.
Фазылҗан Җангирович, зинһар кызмыйча сөйләшик. Җитди мәсьәлә бит. Ахмак мәсьәлә!
Бәлки. Әмма сезнең моңа катнашыгыз юк икән, юк дип әйтегез. Өстәл сугу белән генә беркемне дә ышандырып булмый. Минем шаһитым бар.
«Шаһит» дигән сүз Яңгураны куркытты булса кирәк. Ул үзе дә сизмәстән:
Кем? Кем? — дип кычкырды. — Нинди подлец миңа яла ягарга җөрьәт итә? — Ул тагын, күзлеген йолкып алып, үзенең кеп-кечкенә күзләрен Юматшага батырды. — Шантаж! Не позволю! Мин ул яла ягучының күзен төртеп тишәчәкмен.
Юматша, урыныннан кузгалмыйча, аңа тыныч кына карап торды. Фазылҗан Җангирович, шулай да уйлагыз әле.
Бутамагыз мине, — диде Яңгура, кыза барып.
Юматша ишеккә юнәлде. Ул ишекне ачуга, Сәлах килеп керде, йөзен сакал-мыек баскан. Аны күргәч, Фазылҗан барысын да аңлап алды.
Подлец! — дип кычкырды. Аннары аяк тибәргә тотынды. — Вон, вон!
Сәлах, маңгай астыннан карап, азрак чайкала төшеп басып торды. Иреннәре кыйшайды.
Мине бозау дип уйладыгызмы? Сез минем артка типкәч тә... Замолчите!
Сәлах бераз эндәшми торды, аннары:
Соң инде, — диде. — Сез мине менә шушы кешегә барып сөйләргә үзегез мәҗбүр иттегез.
Юк, мошенник! — Яңгура бармак янады, — Юк!
Әгәр шундый җинаять эшләгәнсең икән, җавабын да үзең бир! Кит! Югал күз алдымнан!
Яңгура аркан борылды.
Сәлах, мыскыллы көлемсерәп:
Фазылҗан Җангирович, бу бит, — ул тагын Юматшага кулы белән күрсәтте, — шул бер записканы гына белә.
Ә без синең белән күбрәкне беләбез. — Ул борылып ишеккә таба атлады һәм ишек төбендә туктап, иңбашы аша: — Эшләр зурга китсә, барлык карталарны ачып
салачакмын. Миңа, үзең беләсең, алла да бер, шайтан да бер.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкта тыштагы күгәрченнәр гөрләве,
чыпчыклар чыркылдашуы, балалар көлүе тагын да яңгырабрак ишетелде һәм мондагы күңелсез вакыйга бөтенләй мәгънәсез булып калды шикелле.
Дәвамы иртәгә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3