Хикәя .Дәвамы .
Сания ,иртән уянгач та торып китәсе килмиенчә тәрәзәгә карап ятуында булды .Әллә эшкә барасы килмиенчә ,әллә әле дә шифаханәдәге ял тәэсиреннән айный алмый шунда ,үзе дә аңламаган бер халәттә иде ул бүгенге иртәдә .Нинди халәттә булса да торырга кирәк , ирен дә уятып бераз күзләренә карап ятканнан соң икесе дә дәррәү торып киттеләр .Хәлим юынгычта юынып алып чәй куярга чыгып китте ,ә Сания матур итеп урын - җирләрен җыеп куйды һәм шуннан соң гына юынгычка барып юынып алгач , чәй кайнаганчы бит - йөзләрен караштырды .Яхшы гына алган кояш каралыгы аны тагын да матуррак итеп күрсәтә иде .
Сания Сочида алган , яңа ак җирлеккә зәңгәр кыңгыраулар төшкән матур күлмәген киеп алгач тагын да чибәрләнеп китте .
Алар бергәләп чәйләп алганнан соң эшкә чыгып киттеләр .Ялдан соң беренче эш көннәре .Ничек каршы алыр хезмәттәшләре ? Хәлим инде ир кеше ни дисәң дә ,ә бит Сания хатын - кыз ,җитмәсә ялга гына түгел алар бит дәваланырга диеп бардылар .Шифаханәнең һәм диңгезнең җылы тозлы суы гына түгел ,ә диңгез ярындагы кызган комы гына да ни тора бит.Ара - тирә булган чуер ташлары да дәвалау ысулларына ия диеп аңлаттылар аларга массаж бүлмәсендә .Шул ташларның кызу вакытында аяк - кулларга , корсак - бил тирәсенә тезеп ятсаң хандрозларың да , башка сырхауларың да беткән очыраклар бик күп диделәр .
Хәлим белән Сания дә кояш астында комлыкта кызынып ятканда ,бер - берләренә тезеп бу процедураны да читтә калдырмадылар .
Менә хәзер эшкә килгәч, Сания хезмәттәшләренә алып кайткан күчтәнәчләрен , бүләкләрен бирде ,тәмле конфетны чәй өстәленә куйды .Аннары баш табибның биш минутлык иртәнге җыелышына керделәр .Төнгеләр төннең ничек үтүе турында отчет биреп , кайсы авыруның үзен ничегрәк тотуын тасвирлагач таралыштылар .
Сания эшләре башланганчы диеп баш табиб янына кереп китте .Ул Бари Бариевичка дүрт төрле каләмле авторучка алып кайткан иде бүләккә .Әле мондый авторучка монда беркемдә дә юк , бары тик баш табибта гына булачак .Сания бу бүләкне алганда ук ,бу бүләкне биргәндә үк Бари Бариевичның ничек сөенеп кабул итәсен күз алдына китергән иде ,нәкь тә шулай булды да .Ул авторучканың әле бер каләменә ,әле икенчесенә черт - черт итеп басып ,һәрберсен язгалап карап чыкты .Ул бу бүләктән бик тә канәгать калуын ,бу аның өчен бик зур бүләк булуын , чиксез рәхмәтләрем диде Саниягә .Аннан сәләмәтлеген сорап алды , бер бушырак вакытта сөйләшеп утырырбыз әле диеп озатып калды .
Сания табиблар бүлмәсенә кире килгәндә обходка керергә әзерләнеп беткәннәр иде инде ,ул аларга иярде генә дисәк тә була .Чөнки әле ул ,авыру тарихлары белән танышмаган ,кайсы палатада кем һәм нинди чир белән ятканын да белми иде бит.
Шуңа күрә дә ул тыңлап кына ,үзенә кирәкле мәгьлүматны кулындагы дәфтәргә язгалап кына барды .
Обход үткәч үз өлкәсенә караган авыру тарихларын сорап алып , алар белән танышып чыкты ,әле авыруларның үзләре белән сөйләшмиенчә берни дә язмаска карар итте ул .
Менә бергәләп өйлә чәенә утырдылар .Сания алып килгән күчтәнәчләрне мактый - мактый чәй эчтеләр ,ә аннары шишкасы белән булган эрбет чикләвегеннән авыз иттеләр .Анысы өч кешегә берәү генә булганлыктан ,бүлешеп черт - черт ватып ашарга керештеләр .Чынлап та бик тәмле иде яңа гына урыныннан шишкадан кубарылган вак кына эрбет чикләвекләре .
Сания кат - кат кайтып Кара диңгезнең нинди матур , чиста һәм дә бик тә тозлы булуын тасвирлады .Дәү - дәү дулкыннарның иртәнге якта ничек ярга кагуын гомер онытасым юк диде Сания .
Ул сөйләменә кире кайта - кайта ничек беренче кат самолетта очканнарын ,ничек курку катыш дулкынлануларын , тәрәзәдән аска караганда шәһәр авылларның өйләрнең шырпы кабы кебек кенә ,ә елга һәм юлларның җеп кебек кенә күренеп калуларын бәйнә - бәйнә сөйләде дә сөйләде .
Хезмәттәшләре дә бик бирелеп тыңлап утырдылар ,үзләренең дә Кара диңгезгә ,ялга барасы килеп хыялларга бирелеп алдылар .
Саниянең дә хыяллары, әле дә Кара диңгез буенда бит әле ,ул үзе сөйли һәм сөйләгәннәре гүя ки кино кадрлары кебек күз алдыннан үтеп бара .
Менә шулай фикерләрен уртаклашып ,чәйләрен эчеп алгач барысы да үз эшләренә чумдылар .Сания дә палаталар буйлап авырулар белән сөйләшеп чыгу максаты белән коридорга чыкты .
Дәвамы бар
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 43