😀😀
..... Супермаркетны көчкә йөреп чыктым әле, башлар әйләнде, хәлләрем бетте. Кесәмне капшыйм машина ачкычын эзләп. Бәтәч икән ! Ачкычым юк кесәмдә, йөрәкләрем жу итеп китте. Кайда югалтырга мужытмын?
Кире супермаркетка кереп йөргән җирләремне әйбәтләп карап чыктым :памидур, бәрәңге киштәләрен җентекләп карадым, бөтен полкаларны тикшердем - бер җирдә дә юк ачкычым, җир тишегенә кереп китмәгәндер бит инде ?
Кинәт кенә башыма китереп суккандай булды, мин бит аны машина эчендә ключ зажиганиягә тыгып калдырган булырга мөмкинмен ! Алай булса бит машинаны угонять итәргә мужытлар ! Йөрәкләрем жу итеп китте. Тиз генә машина стоянкасына йөгердем, машинадан җилләр искән!
Тиз генә полициягә звонить иттем барысын да аңлатып : нинди машина, кайда калдырганымны, номерной знагын һ. б. Ачкычымны машина эчендә калдырганымны признавать иттем.
Эшнең иң авыры калды... Ничек итеп бу турыда хатынга хәбәр итәргә? Бөтен батырлыгымны җыеп хатынга шылтыраттым... Мәчтүрәәә... ( тавышым калтырап кына чыкты ) машинаны урлаганнар... Ачкычны машина эчендә ключ зажиганиедә онытып калдырганмын !...
Бик озакка гына авыр тынлык урынлашты... Ә аннары хатын кычкырып җибәрде :
,, Иии, АҢГЫРА ХАЙВАН!!!
Мин бит сине супермаркетка төшереп калдырдым да, үзем парикмахерскаяга ашыктым! "
Шатлыгымның чиге булмады! Кыенсынып кына булса да хатынга әйттем :
Бәй, син мине алырга киләсеңдер бит инде ?
Хатын әпәт кычкырып җибәрде :
,, Аңгыра хайван , мин сине ничек килеп алыйм ди? Полиция участогында утырам! Хәзер менә полициягә доказать итәргә кирәк машинаны урламаганымны !!! "
😂😂😂😂😂
Интернет киңлекләреннән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 34
Каршы алды мине шатланып
Үземне дә әле бизәп куйды
Утырабыз бергә уйланып.
Иртән үк йөгереп миңа килә
Даруларны бердә жәлләми
Кайдан таба икән авыруны..?
Бәйләп куйды мине җибәрми.
Кичен генә бераз аннан качам
Төшләремдә йөрим яшьлектә
Бала чакта булам дуслар белән
Йөгерәмен яшел чирәмдә.
Иртә таңнан мине эзләп таба
Җибәрәсе килми үзеннән
Менә шулай хәзер яшим дуслар
Үткәннәрне уйлап яшьлектән .
Ачуланмыйм бердә картлыгыма
Күп дусларым күрми киттеләр
Аның белән матур итеп яшим
Тигезлектә үтсен гомерләр.
Җил давыллар безгә исмәсеннәр
Яныбызда булсын балалар
Аллаһыга рәхмәт әйтеп яшик
Киткәннәргә укып догалар.
01.10.2023.
Нурислам Фазуллин.