Ниһаять, Яңгура кулын күзләреннән алды.
Миңа да суд ясамакчы буласызмы? — дип сорады.
Юк, Фазылҗан Җангирович, — диде Юматша. — Әгәр Сәлах әйткәннәр дөрес булса, сез үзегез үзегезгә суд ясарга тиешсез. Намуслы табиблар кануны буенча.
Юматша чыгын китте. Яңгура, өстенә түшәм ишелеп төшкән шикелле, креслога сеңеп утырды. Байтак вакыт ул аңына килә алмады.
Үземә үзем суд ясарга? — дип әкрен генә сорады ул. — Үз-үземә суд ясарга? Яңгура
атылырга яки агу эчәргә тиешме? Юк, мин профессор Коломнин[10] кебек ахмак түгел әле. Аннары мин кокаин да кулланмаган. — Кинәт ул урыныннан сикереп торды.
Кабаланып кәгазьләрен җыя башлады. Ә ул акны-караны күрмичә түбәнгә төшкәндә, киемнәр биреп торучы карт санитарка щетка белән аның пальтосын чистарта иде.
Машина чәчрәткән ахрысы, Фазылҗан Җангирович, тәмам пычранып беткәнсез.
Яңгура аның кулыннан пальтосын тартып алды һәм, рәхмәт тә әйтмичә, чыгып китте. Ә өенә кайткач, бүлмәсе буйлап, Сәлахны эт итеп сүгә-сүгә, кабаланып арлы-бирле йөрде дә закускасыз-нисез коньяк эчә башлады. Балдызы кайтып кергәндә, ул яхшы ук исергән иде инде.
Нинди бәйрәм, нинди туй, җизнәкәй? — дип сорады Илһамия, мыскыллы көлеп. Тормыш ямьле, менә шуңа бәйрәм, балдызкай.
Илһамия чыркылдап көлеп җибәрде:
Белмәгәнмен, юкәдә икән чикләвек. — һәм ул ялангач иңбашларын уйнатып алды,
Ә син минем алда болай ялтырама, — диде Яңгура, тонган күзләре белән балдызына карап. Билгеле, моңарчы да балдызына Яңгураның күзе төшми түгел, төшә торган иде. Үзе яшь, үзе ярыйсы чибәр, шуның өстенә яхшы ук назлана да белгән пешеп җиткән кыз Яңгураның нәфесен еш кузгата иде. Ләкин ул тыела белә иде. Ә аек чакта
күңелендә ни булса, исергәч телендә шул: — Хәзер яз, балдызкай, канның уйнаган чагы, белмәссең, әллә ниләр булып куюы бар, саклана төш, — диде һәм авызын ерып көлә башлады.
Сиңа белергә вакыт, җизнәкәй, — диде Илһамия, күзләрен уйнатып.
Балдыз сөю язык, диләр.
Акыллы җизниләр: «Язык казык башында», — дип җырлыйлар.
Иртән балдызы белән бер караватта уянгач, Яңгураның күзләре шакмак булды. Ул аңа коты очып карап торды. Күңелендә туган беренче тойгы балдызын буып үтерү һәм
гәүдәсен вак-вак кисәкләргә турау теләге иде. Аннары ул авыру кешеләргә генә хас тыелгысыз бер көлү белән көлә башлады. Илһамия йокламый ята икән. Керфекләрен аз гына ачып, җизнәсенә шаян гына елмайды...
9
Гөлшәһидә, Алексей Лукич һәм Әбүзәр абзый партиянең шәһәр комитеты бинасыннан чыктылар да, аның киң баскычында туктап, Ирек мәйданына карап тора башладылар. Иделдә боз кузгалыр алдыннан була торган җылы җилле, соры томанлы бер көн иде.
Яңгыр да яумый, кар да, ә тротуар ташларына дым тарткан. Алда бакча, бакча башында Ленин һәйкәле һәм Муса Җәлил исемендәге опера театрының мәһабәт
бинасы күренә, уңда — авиация институтының уку йорты, сулда — офицерлар йорты. Барысы да соры томан эчендә булганга, беркадәр тоныграк, йомшаграк һәм бик зур булып күренәләр. Гүя барысы да бергә тоташканнар, гүя барысы да баш түбәсе турысында аз гына аяза башлаган күккә таба ашып баралар.
Кара, нинди матур булган бу мәйдан, — диде профессор, — ә минем монда күптән булганым юк инде. Шәһәребез дә яшәрә бит, Алексей Лукич.
Әйе, әйе, — диде Алексей Лукич. — Мин әле үз колакларыма үзем ышанмыйча торам.
Дөресен әйткәндә, мин монда яңа шелтә алырга дип килгән идем. Ә безгә яңа канат вәгъдә итеп чыгардылар. Әллә нәрсә булды бу дөньяларга...
Инде барысы да хәл ителде дип тынычланмагыз, Алексей Лукич, — диде Гөлшәһидә шаян гына. — Монысы аның әле башы гына, иң ансат өлеше генә. Мин, Әбүзәр абзый, сездән дә үтенәм, Алексей Лукич, сездән дә сорыйм, эшкә керешкәнче, проектны вак- төягенә кадәр уйлашыйк. Больницаны хәзерге заман хастаханәсе итәр өчен кулыбызда булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланыйк. Соңыннан, төзү эшләре башлангач,
үзгәртүләре бик читен. Аннары тиз дә тотарга кирәк. Йоклап ятсак, карар карар килеш тә калуы ихтимал.
Сез, Гөлшәһидә Бәдриевна, бигрәк кызу чабасыз, тын алырга да бирмисез, — дип
елмайды бәхетле Алексей Лукич. — Онытмагыз, без Әбүзәр Гиреевич белән сезнең кебек яшь түгел, алай кызу йөгерә башласак, аякларыбызны сузарбыз.
Алар, баскычтан төшеп, бакча буйлап бара башладылар,
Тютеевны, Тютеевны күрдегезме? — диде Алексей Лукич, башың чайкап. — Ничек кыбырҗып утырды. Оятсыз да икән, тукмак борын. Җилнең кайсы якка таба исә
башлавын нинди тиз сизеп, нинди җәһәт яраклашырга тырышты. Бөтенесе, янәсе,
аның идеясе, аның инициативасы дип чак әйтми бит, каһәр. Ә «ялкынлы фотометрга» акчаны нинди җиңел тапты. Җор, җор!
Алексей Лукичның бүген бертуктаусыз сөйлисе килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Бу табигый да. Кеше озак вакытлар борчылып, куркып, шикләнеп бик зур
киеренкелектә яши, әрләшеп бетә яза, аннары киеренкелек үтә, барысы да көтелгәннән күп яхшы хәл ителә һәм... күңел буасы ерылгандай була.
Урамны аркылы чыккач, Алексей Лукич белән Гөлшәһидә трамвайга утырып хастаханәгә киттеләр, ә профессор өенә җәяүләп кенә кайтырга булды.
Саубуллашканда Гөлшәһидәгә ул тагын әйтте:
Якшәмбедә көтәбез. Иртәрәк килегез, укуларыгыз турында да сөйләшәсе бар. Югыйсә, күреп торам, Алексей Лукич сезне, администраторлык эшенә җигеп, прораб итеп
куймакчы була.
Бу сүзләр Гөлшәһидәне, уйга калдырды. Ул юл буе сөйләнеп килгән Алексей Лукичны җеп очын җуймаслык дәрәҗәдә генә тыңлады. Ә хастаханәгә кергәч, Алексей Лукич
аны кабинетына чакырды да тирәнтен борчылып әйтте:
Мин Әбүзәр Гиреевичның пошынуларын аңлыйм. Ул сезне тизрәк фән эшчесе итмәкче була. Ләкин сез бу авыр һәм җаваплы көннәрдә мине зинһар ташламагыз инде, Гөлшәһидә Бәдриевна, югыйсә мин харап булачакмын.
Бергә башладык, бергә очларбыз да, — диде Гөлшәһидә, Алексей Лукичның шулхәтле хөрмәт күрсәтүенә күңеле йомшап.
Ләкин Алексей Лукич тагын нидер әйтергә тели иде бугай, сүз таба алмыйча халат төймәсен бөтерде.
Күңелемне бер нәрсә тырный... Сезгә аның, әһәмияте дә юктыр бәлки, — диде ул, сүз эзли-эзли. — Үземә дә җиңелрәк булыр, эш өчен дә... Кыскасы, сез картны гафу
итегез... Төрлечә уйлаган чакларым булгандыр. Аңлыйсыз инде...
Горком бюросыннан соң Алексей Лукичның болай ачылып китүе Гөлшәһидәнең күңеленә янә бер сөенеч өстәде. Ул үз-үзенә ныграк ышана башлады, үзенең
кешеләргә кирәк булуын ныграк тойды. Шул сөенеч эчендә Әбүзәр абзый әйткән
якшәмбе дә килеп җитте. Әмма календарь битен әйләндергән чагында ул кинәт уйга
калды: мәҗлестәге күңелсез вакыйгадан соң Гөлшәһидәнең Мансурны күргәне юк иде. Берничә тапкыр телефоннан шөбһәләнгәнлеге тавышыннан ук сизелеп тора иде.
Гөлшәһидәнең үзенә дә җиңел түгел иде. Хатын-кыз күңеле никадәр нык, көчле булмасын, ул хатын-кыз күңеле инде. Аның көчсез минутлары ешрак була. Тамчы
тама-тама ташны тишкән шикелле, Яңгура да аның күңеленең кайсыдыр бер почмагын какшата башлаган иде. Хәзер Гөлшәһидә, әлбәттә, үкенә. Әмма үкенү белән генә күңел тынычланса иде! Тынычсыз күңел Мансур турында уйлаганда да кайчак ихтыярсыз рәвештә: «Ирләр алар барысы да бер очтан», дип шикләнеп куя торган иде. Әлбәттә, кыз кеше булса, бу уйлар аның башына да килмәс иде. Кыз чактагы сафлык, беренче
мәхәббәт бернинди шикләнүне дә белми, барысын да идеаль төстә кабул итә. Ә хатын кеше... Хатын мәхәббәте... ул бит башка. Ул инде хисләрдән битәр акыл белән эш итә, һәм Гөлшәһидә, мең дә беренче тапкыр дигәндәй, тагын бер үк сорауны үзенә бирә:
«Алданмыймы ул? Хыялы тудырган күләгәгә генә иярмиме? Әгәр Мансур да... монысы азаккы адым бит... Чигенергә дә куркыныч, алга атлавы да бик читен. Җитмәсә, бала да бар яле Гөлшәһидә аңа ана була алырмы?»
Якшәмбе бик матур булып туды: аяз, җылы. Өйдә бер генә минут та утырасы килми, күңел каядыр кырга, су буйларына тарта, сузып җырлыйсы да, кычкырып елыйсы да килә. Әллә нәрсә генә шунда, бу күңелне кайчак һич аңлар хәл юк. Кырмыска
канатланса үлә, ди халык. Әллә Гөлшәһидә дә җирдә генә йөрисе урында, булмастай нәрсәләр белән канатланып, харап булырмы икән?
Төштән соң Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйларга китте. Таһировлар бар да өйдә иде. Барысы да шундый ачык чырайлы иде, Гөлшәһидәнең барлык уй-шикләре ишек төбендә торып калгандай булдылар. Ул көнен ничек үткәнен дә сизмәде. Бик күңелле чәй эчтеләр, Фатихәттәйнең аш-сулары искиткеч иде. Бишәүләшеп озак кына гәпләшеп утырдылар, профессор рояль уйнады, Гөлшәһидәне җырлаттылар, Гөлчәчәкне биеттеләр,
телевизор карадылар. Аннары профессор Гөлшәһидә белән Мансурны үз кабинетына алып кереп Гөлшәһидәнең булачак диссертациясе темасы турында сүз башлады. Ул гаҗәп мавыктыргыч итеп сөйләде. Гөлшәһидәнең шунда ук бүтән барлык эшләрен ташлап диссертациягә керешәсе килде. Әбүзәр абзый аңа ике калын папка бирде:
Менә монда сиңа дигән материаллар, Гөлшәһидә. Алар сиңа бик кирәк булыр дип уйлыйм.
Гөлшәһидә гаҗәпләнеп ни әйтергә белмичә торды.
Рәхмәт, Әбүзәр Гиреевич. Сез... бик мәрхәмәтле, — диде ул, көч-хәл белән.
Мин сезне генә түгел, Гөлшәһидә, медицина апаны да бик яратам шул. Бер кеше дә дөньяны коча алмый, бер кеше дә бөтен эшне эшләп бетерә алмый. Мин эшләп өлгерә алмаганны сез эшләрсез, сез эшләп өлгерә алмаганнарны сездән соң киләсе яшьләр
башкарыр. Фәкать үзендә булганның барысын кешеләргә биреп калдырырга кирәк. Кабергә алып китүдән мәгънә юк.
Ә Гөлшәһидә киенеп кайтырга дип торганда, Гөлчәчәк аңа сарылды да: Гөлшәһидә апам, китмә, бездә тор, без икәү бакчага йөрербез, — диде.
Гөлчәчәкнең балаларча беркатлы самимилек белән әйткән бу сүзләрне Гөлшәһидәне оялтты да, кызартты да, сөендерде дә. Ул тиз генә бала алдына чүгеп битләреннән, күзләреннән үбә башлады.
Урамга чыккач та Гөлшәһидә шул тойгы тәэсиреннән арына алмады. Бу аның күңеленнән йөзенә, хәрәкәтләренә күчте, Мансур да моны сизеп алды:
Ни булды сиңа? — дип сорады.
Ә ни булган? — дип чаяланып кайтарып сорады Гөлшәһидә, һәрвакыт сабыр
хәрәкәтле, үзен яшеннән олырак ител тота торган җитди Гөлшәһидә түгел иде бүген ул.
Ничек дип әйтим... Сөенәсең, куанасың димме.
Гөлшәһидә көлеп җибәрде. Көлүе дә башка иде аның бүген, һәрхәлдә, болай яңгыравыклы итеп көлми иде ул урамда.
Әйе, сөенәм, куанам, шатланам! — диде ул, күтәренке тавыш белән: — Син әле ни булганын белмисең...
Дәү әтинең папкаларына шулкадәр шатланасыңмы? Тиле син, Мансур!
Мансур аны култыклап алды. Алар Болак урамына борылдылар. Күк гөмбәзе карачкыл зәңгәр бер төстә, йолдызлар бик күп. Шәһәргә күчеп килгәннән бирле Гөлшәһидәнең
мондый йолдызлы төнне күргәне юк иде әле.
Яңа корпуска кинәнгәнең күренеп тора, — диде Мансур, бүтән тагын нәрсәгә юрарга белмичә.
Аңа гынамы икән? Я әле, күзләремә кара, — диде Гөлшәһидә көлеп. — Юк, чын, Мансур, син тиле икән!
Сүзне ничек итеп әйтәсең бит. Бу юлы Гөлшәһидәнең «тиле» дигәннәре иң-иң зур ярату сүзе булып яңгырый иде. Мансур аның ялтырап торган күзләренә туры карап елмайды да:
Ә синең «Акъярым» көен ишеткәнең бармы? — дип сорады. — Беркөнне радиодан бер студентка җырлады. Менә тыңла. — һәм ул әкрен генә көйли башлады.
Гөлшәһидә, аңа күз кырые белән карап алып, үзе дә борын эченнән көйләп җибәрде.
Кабан күле өстендә ай урагы күренде. Су боз өстенә чыккан, җылбыр-җылбыр килеп тора.
Мансур, — диде Гөлшәһидә кинәт, — мин сиңа бер күңелсез хәл турында аңлатырга тиешмен. Син ишеткәнсеңдер инде...
Ишеттем... Ләкин зинһар аңлатып торма... Мин сиңа үземә ышанган кебек ышанам.
Телефоннан сөйләшкәндә син бик үпкәләгән идең бугай... Ике көймәнең койрыгын тотарга йөри дип тә уйлагансыңдыр әле... Бетерә сөйләшик, Мансур. Чын дөресен генә әйт миңа.
Мансур Гөлшәһидәнең эчке газабын сизде.
Чын дөресе шул, — диде ул, нык итеп, — мин чыннан да әзрәк үпкәләгән идем. Ләкин бу узгынчы хис булды. Үтте дә китте, эзе дә калмады. Тагын да ачыграк итеп
әйткәндә, бу үпкәләү дә түгел, сине тизрәк күрү теләге генә иде. Гөлшәһидә башын түбән иде.
Бу вакытта алар, якты утлары белән балкып торган яңа кабан күперен үтеп, Болакның икенче ягыннан Гөлшәһидәләргә таба урап баралар иде. Монда халык аз иде.
Мин синнән башка яши алмыйм, Гөлшәһидә. Менә минем әйтәсе килгән сүзем шул. —
Мансур туктады, беравык Гөлшәһидәгә карап торды һәм кинәт аның битеннән үбеп алды. — Хәзер, — диде авыр сулый-сулый, — әдәпсезлегем өчен яңагыма сук.
Гөлшәһидә әкрен генә перчаткасын салды һәм башын иеп басып торган Мансурның кытыршы яңагыннан... сыйпап алды.
Тиле син!
Өч тапкыр тиле дип әйткәч, чыннан да тилемендер инде...
Мансур аның кулын эләктереп үбәргә тотынды. Гөлшәһидә эндәшмичә һәм каршылык күрсәтмичә басып торды. Тик күзләре генә уйный иде аның. Әнә ике ачык авыз теге
яктан аларга карап торалар, әнә колга кебек озын бер кыз да, туктап, аларга чекрәеп карап тора башлады. Ниһаять, алар өчесе дә, артларына борылып карый-карый, китеп бардылар. Гөлшәһидә тыелгысыз бер ярсу белән Мансурның муеныннан кочып алып, иреннәреннән суырып үпте.
Вәгъдәме? — дип, тыны кысылып сорады Мансур.
Вәгъдә, — диде Гөлшәһидә, әкрен генә, —Кайткач, Гөлчәчәкне иркәләп сөй, яме..
Хатирә апалар йоклыйлар иде инде. Моңарчы Гөлшәһидәнең бервакытта да бу кадәр соң кайтканы булмады. Уңайсызланды.
Өс киемен салгач, аяк очларына гына басып, урам якка караган тәрәзә янына килде һәм гөлләр арасыннан тышка күз салды. Урам буш, анда беркем дә юк иде. Элекке көннәрдә Мансурның аерылышканнан соң да капка төбендә беркадәр басып
торганлыгын белгәнгә, бүген бер минут тормый кайтып китәргә кушты. Тыңлаган бит!
Ләкин бүген тыңламаса да ярыйсы икән. Гөлшәһидәнең аны тәрәзәдән генә булса да тагын бер тапкыр күрәсе килде.
Үз бүлмәсенә кергәч, Гөлшәһидә күлмәген салып халат киде дә папкаларны карарга
кереште. Ул шаккатты. Никадәр бай материал! Моны укыр, җыяр һәм системага салыр өчен генә дә күпме вакыт һәм көч түгәргә кирәк булган! Күңелендә профессорга рәхмәт тойгысы ташыды.
Байтак утырды ул шулай татлы хыял эчендә. Башка бер вакыт булса, таңга кадәр дә утырыр иде. Бүген исә... бүген исә аның тагын бер бик зур сөенече бар ич!.. Сөенеч килсә дә, кайгы килсә дә, берьюлы бик күп булып килә икән ул кайчакта. Бу кадәр
сөенечне Гөлшәһидәнең күңеле ничек сыйдырып бетерә торгандыр. Вәгъдәләштеләр бит! Хәзер инде чигенергә дә, икеләнергә дә урын калмаган...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5