Хикәя .Дәвамы .
Сания палаталар буйлап йөреп , авырулар белән танышып сөйләшкәннән соң ,ординаторскийга кереп ,үз өстәле артына утырды .Аннан үзе дәваларга тиешле авыруларның авыру тарихларына өстәмәләр кертеп язарга утырды .Бер караганда әллә ни авыр да түгел кебек үзе , ә бит алар табиблар кулында күпме кеше язмышлары ята .Сания дә, миңа һич тә ялгышырга ярамый , яхшылап карап кына , дөрес бәяләргә була авыруның нинди формада икәнен диеп фикер йөртте .Дөрес дәвалаганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп , авыруны аякка бастырып булуын инде эшләү дәверендә аңлаган иде ул .Менә шуңа күрә дә , ашыкмыйча һәр җөмләне күз йөртеп кенә түгел ,ә төптән аңлап өйрәнде ул үзе юк вакытта кергән авыруларның тарихларын .Бүгенге ,ялдан соң беренче эш көне бик арытты аны .Эш көне тәмамлангач та өенә кайтырга ашыкмады әле ул .Кабаттан кайбер авырулар янына кереп хәлләрен сорашты , киңәшләрен бирде .Яшь булуына да карамастан аны эшендә дә яраталар ,шул ук вакытта аңа авырулар да ышаныч белән карыйлар иде .Бу бит инде табиб өчен зур сөенеч икәнен Сания дә җаны - тәне белән аңлый һәм чын күңелен биреп ,эшен яратып эшли .Үзен кызыксындырган
авырулар белән сөйләшеп чыкканнан соң гына җыенып кайтырга чыкты Сания .
Инде ире Хәлим кайткан , тәмле итеп йомырка тәбәсе кыздырып йөри иде .Ул хатынының талчыккан йөзен күреп йомшак кына итеп аңа дәште .Әйдә җаныем юынып ал да ашап алырбыз ,күрәм эшең бик тыгыз булган ахырысы ,аруың йөзеңә чыккан диде .Сания дә ипләп кенә рәхмәтен әйтеп ,өс - башларын алыштырып , юынып алганнан соң өстәл артына утырды .Тәмле пешерә шул аның тормыш иптәше ,юк кына әйбер бит инде югыйсә йомырка тәбәсе ,шулай да бик тәмле иде ул .Хәлим елмаеп ,яратып хатынының тәмле итеп ашавын кызыксынып карап торды ,ә бит ничек ярата ул үзенең Саниясен .Хәлимнең күз алдына Санияне беренче күргән,күңел күзе белән күргән ,Сабантуена яулык җыйган көне килде .Шуннан бирле аның бер генә хатын - кызга да күз салганы юк икән бит.Чын мәхаббәт дигәннәре шушы буладыр инде ул ,чын ярату .Шуларны уйлый - уйлый ашады Хәлим бүгенге кичке ашын .Сания дә сизде инде иренең күз карашын ,тик әйтеп күңелен төшерәсе генә килмәде ,шулай да ашап купкач ,өстәлләрне җыештырып телевизор карага утырганда гына көлемсерәп сорап куйды .Нинди чебен тешләде сине бүген җаныем ,миннән күзеңне дә алмыйсың ,әллә кояш каралткан бит -йөзләрем ямьсезләнеп киткәнме ,әллә башка сәбәпләрең бармы диде .
Сания дә Хәлим дә Саниянең каратут баса башлаган битен кояштан алган загар гына диеп аңласалар да , инде үзенең барлыгын белгертүче бәләкәч билгеләре дә бар иде монда .
Сания үзендә ниндидер ят үзгәрешләр сизгәләсә дә ,әле күптәнме генә ,,баш юганын'' искә төшереп тагын ямансылап куя иде .Ул таң атса да ,кич ятса да Ходай Тәгаләдән үзләренә бала бирүен сорап гел белгәннәрен укыды .
Телевизор карап бераз хәл алганнан соң ,ятар алдыннан һава сулап керергә диеп урамга чыктылар ,көндәгечә бераз йөгереп тә килделәр .Бер - берсен тулыландыралар иде алар шулай һава суларга чыкканда да .Каршыга очыраган танышлары исәнләшеп ,хәлләрен сорашып алдылар ,ялларының ничек үтүе белән кызыксынучылар да табылды урамда йөргәндә .
Аннан алар бүлмәләренә кайтып инде ятарбыз дигәч кенә ,Саниянең чәй эчәсе килеп китте ,кайнар яңа ясалган заварка белән сөтле чәй .Ул чәйникне алып кухняга чыкты һәм кереп тормыйча гына көтеп торып кайнатып алып керде .Яңа чәй пешереп алгач Хәлимне дә өстәлгә дәште ,йокы алдыннан ашау ашказанына зыянлы диеп санасалар да ,икесе бергә утырып чәй эчтеләр ,тик шуннан соң гына йокларга яттылар .Яткач та сөйләшеп сүзләре бетмәс күк тоелган иде ,йокы һәм арганлык үзенекен итте бүлмә тынып калды .
Көннәр үтә дә тора бит инде ул .Өйдән эшкә ,эштән өйгә .Сания дә үзендә ничектер сәер үзгәрешләрне ешрак тойгалый башлады .Хатын - кыз табибына барырга да күңеле курыкты ,ә дөрес тоемламасам дигән икеләнү барлыкка килде
шулай да үзенең мин - минлеген җиңеп Сания хатын - кыз табибына күренергә керде .Рәйхана Булатовна Санияне бик диккать белән караганнан соң ,чынлап та яралгының барлыгына ышангач кына Саниягә әйтергә булды .Ул аңа бөтен анализларын бирергә тиешлеген аңлатты , әлегә берни дә әйтә алмыйм ,үзең табибә бит барын да аңлыйсың диеп ,бөтенләй дә юк та димиенчә озатып калды .
Саниянең инде барыбер дә күңеле урынында түгел , була аның сабые алла боерса була ,күпме тырышлыклар бушка юкка чыгарга тиеш түгел бит инде диеп фикер йөртте ул үзенчә .Шулай үз - үзе белән эченнән сөйләшә - сөйләшә үзе эшли торган терапия бүлегенә килде ,тик берәүгә дә берни дә белгертергә теләмәде әлегә .Шулай ук иренә дә берни сиздерәсе , үзе дә анык кына белмәгәнне аңа да сөйлисе итмәде әлегә .
Дәвамы бар
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 36