Авылдан шәһәргә барып, май сатып кайтабыз дип, чыгып киткән өч кызны, ике көнләп көткәч, алары кайтмагач, ни булды икән, әллә урладылармы дип, зимагурлыкта йөреп кайткан Әбделшакирны авылдашлары эзләргә озаткан. Бөтен авыл белән килеп үтенгәч, риза булган инде тегесе. Урысча да беләсең, кирзауай итегең дә, сәгатең дә бар, син генә тапсаң, табарсың кызларны дип, зур өметләр багълап озатып калган авыл халкы.
- Нахира, мне - Захира, Нафига нады! - дип, кычкырыбрак йөргән инде базар янында да, урамнарда да зимагур.
Нәһирә, миңа - Заһирә, Нәфига кирәк, дип татарча кычкырса, берәү дә аңламас дигән инде.
Тик татарча аңламаган урыс кешеләре, үз акылыңдамы дигәндәй, артларына борылып-борылып карап үтәләр икән моны.
- Что случилось? - дип сораганнарга, шул исемнәрне әйтүдән ерак китәлмәгән эзтабар, башкача берни аңлаталмый икән.
- Нафига нады! Захира, Нахира нады... - дигән сүзләрен ишетеп, сәерсенеп, тизрәк аның яныннан үтеп китү ягын карыйлар, ди, тагын.
Берәр авылның исәре, юродиевыедыр инде бу дип, кайберәүләре тиен акча, кемдер кулына күмәч тә тоттырган.
Шулай йөреп, тәмам хәлдән тайган зимагур. Тегеләрнең эзенә төшеп булмас, дип нишләргә белми җилкәсен кашып, аптырашта калган.
Татар авылында знакумнары булган берәү, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп алган да:
- Пойди-ка, ты, сходи к Марье. Там три девушки остановились. - дип, үзенең артыннан барырга куша.
- Сез миңа әллә нинди марҗа бирәсез. Үзеңә булсын марҗаң, димәкче булса да, әлеге урыс кешесенең артыннан ияргән тагын үзе.
Барып керсәләр, елашып беткән өч кыз утыра икән Марья түти өендә.
Алардан базарда өчесенең дә сатарга дигән маен алдап алып качканлыкларын, кайтырга бер тиен акчалары булмаганлыгын, бу түтинең эшен эшләп, юллык акча юнәтергә уйлап тоткарланганнарын ишетеп:
- Әй Нафига, Захира, Нахира... зачим кирәк булды инде монда килергә... - дип, башын чайкап торып, шелтәләмәкче булган кызларны эзтабар зимагур яңа танышы алдында урысча сөйләнеп, янәсе.
Шуннан тегеләрне үзе белән ияртеп алып кайтып киткән авылларына, имеш.
Авыл халкы зурлап каршылаган зимагурны. Йөргән кеше, йөргән кеше шул, урысча да белә, кирзауай итеге дә бар, сәгатьле дә җитмәсә, ул гына булдыра торган эш иде шул бу дип, телләрен шартлатып, рәхмәтләрен белдергәннәр, ди.
* зимагур - зимагор — элек авылдан городка кышкылыкка эш эзләп чыгып киткән кешене шулай атаганнар. Зима-город = зимагор. Халыкта зимагур дип кенә әйтелгән. Чәчү, печән, урып-җыюлар беткәч, кышкылыкта бераз акча эшлим дип, озын берлек эзләп чыгып китүчеләр. Уңган, булдыклы кешеләр.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 21
Бу сүзне
Рәхмәт