Бәрия белән Айгөлнең бертуганнардай дус, тату, бердәм булып йөрүләре күпләрне шаккаттыра иде. Мәктәптә укыганда ук алар ярыша-ярыша, берсеннән-берсе уздырып, белем иленең иң югары баскычына күтәрелде. Икесенең дә кызыл аттестат алып чыгып, педагогия институтында 5 ел буе бер калактан ашап, бер төсле киенеп-ясанып йөрүләренә авылдашлары инде күптән ияләнде. Туйларын да бер көнне ясады кызлар. Физкультура институтында белем алучы студент егетләр белән стройотрядта эшләгәндә танышып китүләре, бу дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән чара сыман булды. Чаллы гимназияләры бу белемле, тырыш, тәртипле яшь укытучыларны колач җәеп каршылады. Гаилә, эш мәшәкатьләре белән мәшгуль булсалар да, ял көннәрендә очрашмый калмады алар.
Бәриянең 1 сентябрьдә кыз табуын, барысы да иптәшенең, җан дустының туган көненә әйтеп бетермәслек, искиткеч зур бүләк сыман кабул итте. Еллар сынаган җимерелмәс дуслыкны ныгытуга, язмыш әйтерсең лә мөхер сукты; аларны тагы да ныграк бер-берсенә тартты, якынайтты. Айгөл үз апасының ике малаен ничек якын күреп, сөеп яратса, Кадрияне дә шулай чөеп, уйнатып, әүмәкләшеп мәш килә иде. "Ике көн күрми торсам, акылдан шашам кебек, нинди сөйкемле сабый, сөбханалла..." - дип килгән саен әйтми калмады. "Үзеңә дә шундый иптәш кыз кирәк, гөлкәем. Озакка сузасыз бит, бергә үсәрләр иде менә! Безнең кебек мәңге аерылмас дуслар булырлар иде!" - дип кенә әйтә килде Бәрия.
Язмыш бит, Айгөл нилектәндер бик озак авырга узалмады. Таныш врачларның берсен калдырмый йөреп чыккач: "Икегез дә сау-сәламәт, ашыкмагыз, сабыр булыгыз, әле бит бары 7 ел узган, 17 түгел..." - дип тынычландырсалар да, тормышлары китек сыман иде яшьләрнең. Бәрияләргә барып керсәләр өй эче кояштай балкый; чәчкәләргә кунган күбәләктәй сап-сары зур бант таккан Кәдрия әле берсенең алдына, әле икенчесенә менеп кунаклый һәм шигырьләр, әкиятләр сөйли, сандугач баласыдай күкрәкләренә сыенып, бакчада өйрәнгән җырларын кычкырып суза. Өйләренә кайтып керүгә, бай итеп җиһазландырылган бүлмәләрдән, өсләренә караңгылык сара.
Кадриянең беренче сыйныфка төшүе ике гаиләгә дә зур куаныч булды. Ничек кенә әле! Икенче әнисе кебек күреп йөргән, Айгөл апасына 30 яшь ич бүген, ә үзенә -7. Ничә бәйрәм - берьюлы! Күпме вакытларын бергә уздырды ич алар мәктәпкә җыенып, әзерләнеп, бизәнеп. "Җитте инде, кафеларда, рестораннарда, төрле күңел ачу үзәкләрендә йөрергә, бүген туган көннәрне дә, мәктәптә төшүне дә үзебездә уздырабыз, Аллаһ бирса! Сездән бары тик ризалык кирәк. Кадриягә бүләгем шул булыр - өстәлне үзебез әзерлибез, кичке алтыларга килерсез, кадерлеләрем, яме! Минем сезгә зур сюрпризым да бар әле! Юк-юк, ялынмагыз да, сорамагыз да, барысын да килгәч белерсез..." - дип канатланып тырылдады Айгөл.
Аларга барып кергәндә, бүлмәләр инде кунаклар белән тулган, талгын гына музыка уйный иде.
-Абау, иркәм, син нинди матур бүген! Күлмәгең, түфлиләрең искиткеч! - дип кочып алды Айгөл кызчыкны.
-Апам, кадерлем, бу кашкарыйларны үзем сайладым! Туган көнең котлы булсын! - дип кулындагы гөлләмәне апасына сузды да, иелеп үзен кочаклап торган Айгөлне "әп" итеп алды ул.
Балалар өчен әзерләнгән бүлмәдә Кадрияне зур бүләк көтә иде. Апасы елмаеп, аның кулына планшет тоттыруга, ул хәтта бераз аптырап, алырга кыймыйча торды. Күпме хыялланды шуның турында!Ялынып, ялварып, әти-әнисенең теңкәсенә тиеп бетте ич ул. Ә монда, көтмәгәндә, яраткан апасы аның чынга ашмас теләген үтәде. -Кадерлем минем, йомшаккаем, менә Әнәс абыең белән икебездән бүләк сиңа; Туган көнең һәм беренче сыйныфка төшүең белән котлыйбыз. Һәрвакыттагыча акыллы, тыйнак, ярдәмчел, итагатьле булып кал!" - дип икеләнеп торган кызны куенына кысты.
-Планшет бирмәсәгез дә, бик яратам мин сезне... Зур рәхмәт сезгә! - диюгә барысы тиң шаркылдап көләргә тотындылар.
Озын, зифа буйлы Айгөлнең йөзеннән елмаю чаткылары бер генә мизгелгә дә югалмаганын күреп, Бәрия:
-Син искиткеч шат бүген, бәгырь кисәгем! Укыганда экзаменнарны яхшы биреп чыккан вакыттагы сыман очанасың, сәбәбе дә бардыр кебек әле... - дигәнгә, дусты астан гына серле елмаеп куйды һәм Әнәс бүләк иткән калын алтын муенсасы белән мактангандай, бертуктамый аны капшап:
-Сәбәпсез салкын сыра салып сыр сырлап сыйламыйлар... - диде, үзләренең студент чакта шулай сөйләшүләрен исенә төшереп һәм бөтен өйне яңгыратып шаркылдарга тотынды. Дусты да югалып калмыйча:
-Чәкчәкләп чәйләп чыгарга чамалаган чак, чибәрем. Чыгырымнан чыкканчы чөмереп, чынаяк читендәге чебенне чеметергә чамалыйм... - дип тезде.
Сый-хөрмәттән, котлаулар, кызык-мызыклардан, биюләрдән тәмам талчыккан кунаклар әкерен генә таралыша башлады. Бәрияләрнең җыенып ятканын күреп, дусты юлларына аркылы төшеп диярлек:
-Беркая җибәрмим, куна каласыз, әле сөйләшәсе, серләшәсе сүзләр бар... - дип, аларны этеп-төртеп диярлек янәдән залга, өстәл артына кертеп утыртты.
Барысын да озатып кергәч, Айгөл дусларының каршына килеп басты һәм Әнәсне кочаклап:
-Иң якыннарым, иң яратканнарым - сез минем. Бүген зур серебезне чишәбез үзегезгә. Тиздән без әти-әни булачакбыз, Аллаһ бирса, Кадриягә иптәшкә сеңел бүләк итәргә исәпләдек әле менә...
-Нихаять,.. нинди шатлык, нинди яңалык! - дип кысып-кысып кочаклады Бәрия дустын. - Әйтәм ич, һәрбер күзәнәгеңә кадәр балкыйсың! Котлыйбыз, дускаем, котлыйбыз исәрем!
-Минем бераз ачыклык кертәсе килә бу мәсәләгә! - диде, котлашуларны тыныч кына күзәтеп, диван читендә планшет тотып утырган Кадрия. - Айгөл апа, сезнең корсак көнгерәнеке сыман булырга тиеш ич инде, сеңлемне тиздән алып кайтасы булгач.
Дүртесе тиң бертавыштан кычкырып көләргә тотынган дуслар, бик озак тынычлана алмый шаркылдады.
-Әле тагын 6 ай көтәсе бит, акыллым минем. Бикләнеп ашап ята инде сеңлең әлегә. Без үзебез дә түземсезлек белән аның тизрәк үсүен көтеп яшибез... - диде Айгөл апасы, Кадрияне кочагына кысып.
-Бик яхшы икән! Әле вакыт бар алайса планшетта рәхәтләнеп уйнарга. Ул туса сорап интектерәчәк бит инде...
-Көяләнмә, балакаем, без аңа да алырбыз планшет. Аның үзенеке булыр. Синекенә тимәс. Рәхәтләнеп, тынычлап куллан, яме, - дип Кадриянең борчуларын таратырга тырышты Айгөл апасы.
Дуслар әле бик озак элеккеге студент чакларын, беренче тапкыр танышуларын, үзешчән сәнгатьтә катнашып призлы урыннар яулаганарын искә алып утырдылар. Бетмәс-төкәнмәс хатирәләр! Бер атна буе тәүлекләп утырганда да бетә торган түгел истәлекле вакыйгалар, кызыклы хәлләр...
Иртән мәңге тавышын күтәреп сөйләшмәгән Айгөлнең аш бүлмәсендә кычкырып-кычкырып Әнәсенә нидер аңлатканын ишетеп уянды Бәрия. Өзек-өзек килеп ирешкән сүзләр тезмәсеннән эсселе-суыклы булып китте:
-Кадрия алган әлбәттә... кич буе "апа, муенсаң бигрәк ялтырый, үскәч мин дә шундыйны алам әле, нәкъ синеке төслене" дип янда бөтерелде. Бала ич ул... кызыккандыр...
-Тукта, юкны сөйләмәсәнә... ничә ел йөрешәбез, берәр нәрсәңне сорамыйча алганы булдымы, әәәә, чибәрем?!
-Бу бит бөтенләй башка нәрсә! Ак алтын ич ул! Күпме хыялланып, тагасым килеп йөргән, күңелемә хуш килгән бүләгең. Үзең әйтәсең ич, каяндыр заказ белән кайтарттым дип. Бездә юк бит андый бижутерия...
-Берүк,.. ялгыш кына алса да,.. балага каты кагыла күрмә. Эзләргә кирәк башта. Каптырмасы нәфис ясалган ич, бәлки йоклаганда ычкынып төшкәндер?
-Ике сәгатьтән артык актардык бит инде урын-җирне, карамаган почмак калмады...
Бәрия әкерен генә аш бүлмәсенә чыкты һәм:
-Хәерле иртәләр, ни югалттыгыз, әллә кичәге көннеме? - дип шаяртырга тырышса да, тавышы калтырау катыш сәерсенүле яңгырады аның.
-Бүләк муенсамны табалмыйм... - диде Айгөл кытыршы гына итеп.
-Кичтән салып яткансыңдыр ич? Кая куйганыңны хәтерләмисеңмени? Чәйдән каты әйбер эчмәдек тә, югыйсә...
-Ваннага керер алдыннан салып куйган да кебек тоелам... Әнәс әнә, йоклаганда муеныңда иде ди... белмим инде...
-Хәерле иртәләр, туганнарым! - дип, кояштай елмаеп кычкырып килеп чыккан Кадриянең көр тавышыннан барсы да "дерт" итеп куйды.
Әнисенең:
-Багалмам, Айгөл апаң муенсасын табалмый, алай-болай берәр җирдә очратмадыңмы, җаныем? - дигәненә ул:
-Югалттың әллә, Апам? Кызганыч!Миңа да бик ошаган иде... Шундый затлы бүләкне шкатулкада гына тотарга кирәк булган, югалмас иде... - дип сөйләнде кызый, апасының кайгысын уртаклашып.
-Ә син аны табып алай-болай кесәңә, я рюкзагыңа салмадың микән соң? - диде апасы, сынаулы караш ташлап.
Кызый зур зәңгәр күзләрен тутырып Айгөлгә карап торды да, күлмәк кесәләрен әйләндереп күрсәтте, аннан тиз генә йокы бүлмәсенә кереп чәчкәле зур рюкзагын сөйрәп чыкты һәм аның янына килеп, эчендә булган барлык кирәк-ярагын, шалтыр-шолтыр китереп апасының аяк астына бушатты.
-Мин беркайчан да кеше әйберенә тигәнем юк. Тапсам, шундук бирер идем...
©Миләш
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 25