Гөлшәһидә толымнарын таратып җибәрде. Чәчен юасы бар иде аның. Ләкин
урыныннан торасы килмәде. Шулай толымнарын тараткан килеш тагын уйга чумды. Ул әле һаман рәхәт кичерә, Мансур турында, Гөлчәчәк турында, вәгъдәләшүләре турында уйлый иде. Кинәт Гөлшәһидә, ут кебек янган ике яңагын ике кулы белән кысып, мендәргә капланды.
Өйләнәсеңме, юкмы, юньсез баш?! — диде Фатихәттәй. Мансур эштән кайтып кергәч тә. — Кайчанга хәтле мин сиңа ишек ачып, аш пешереп торырга тиеш?
Ну игәүлисең дә инде, Фатихәттәй. Килен төшеп, үзеңне чаптыра башласа, соңыннан миңа үпкәләмәскә, — дип көлде Мансур.
Авыз ерма! — диде аңа каршы Фатихәттәй, — Патшага баш имәгән башым синең хатының алдында гына коелып төшмәс әле! Яхшы белән яхшы, дус белән дус, дошман белән дошман була беләбез! Хөррият заманын үзебез ясадык.
Әле революциягә кадәр, көннәрдән беркөнне Фатихәттәй, бүтән асрауларга ияреп, Воскресенскига демонстрация карарга барган булган. Әллә кайдан гына атлы казаклар килеп чыкканнар да демонстрациячеләрне камчылар белән кыйнарга керешкәннәр.
Берсе Фатихәттәйнең дә сырт буена сызган, — андый чакта сайлап тормыйлар бит. Шуннан соң чынында ни булганын тарихчылар белә. Ә Фатихәттәй үзе болай сөйли иде: янәсе, ул, ачуы килеп, җирдән таш алган да атлы казакның башына кундырган. Аңардан күреп башкалар да таш ата башлаганнар. Нәтиҗәдә хөррият булган.
Дәү әти өйдәме? — дип сорады Мансур.
Өйдә булмыйча. Ул синең кебек карт буйдак түгел.
Алайса әйдә, — диде Мансур, Фатихәттәйне җитәкләп. — Өчегезгә дә сүзем бар. Сүзең булса, бар, дәү әтиең белән дәү әниеңә сөйлә. Мин ни...
Юк инде, — диде Мансур елмаеп. — Мине синнән дә күп тиргәүче булмады. Инде вакыты килеп җиткәч, күләгәгә посма, Фатихәттәй.
Алар залга чыктылар. Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзый диванда сөйләшеп утыралар иде. Мансур Фатихәттәйне дә алар янына утыртты һәм үзенең киңәшәсе барлыгын, өйләнергә чамалап торуын әйтте. Ул кызарды, пеште, яулыгы белән маңгай тирен
сөртте.
Картлар өчесе дә тып-тын утырдылар. Фатихәттәй ничектер сыгылып калды. Кемгә? — дип кырыс кына сорады ул.
Беләсең инде...
Каян белик ди без. Казанда кызлар күп. Гөлшәһидә белән вәгъдәләштек.
Бары тик шуннан соң гына картларга җан кергәндәй булды, ә Фатихәттәйнең авызы колакларына җитте.
Кайчак тиле авыздан да акыллы сүз чыга икән, — диде.
Бала турында сөйләштегезме? Ни ди? — дип сорады Мәдинә ханым Мансурдан.
Бала турында? — диде Мансур, бераз аптырап, — Ул аның барлыгын белә ич.
Белү бер хәл, — диде Мәдинә ханым. — Шулай да бу турыда алдан сөйләшеп кую хәерлерәк. Әнә Илһамия башта ук баланы әбисенә олактырам дип әйткән ди бит.
Фатихәттәй ачуланып кулын селекте:
И, таптың кем белән чагыштырырга!
Гөлшәһидә акыллы, баланы рәнҗетмәс, — диде Әбүзәр абзый, сабыр гына.
Юк, туганый, — дип, Мәдинә ханым аңа каршы килде. — Бу мәсьәләдә ирләр белеп бетермәгән нәрсәләр бар. Хәтерлисеңме, Гарнитур Хәйрүш Равиләсе нинди акыллы кыз иде. Бала өстенә килгәч, соңыннан нишләп беттеләр. Судларга кадәр барып
җиттеләр бит. Ачык иттереп сөйләшмичә, мин үземнең фатихамны бирә алмыйм,
Мансур. Үзебез яшьрәк булсак, әйтеп тә тормас идем. Хәзер мин ярым сукыр, туганый да картайды, Фатихәттәй дә. Ә бала тәрбия сорый.
Уйга калдылар. Мәдинә ханым дөресен әйтә иде.
Күптән инде яшь бала тавышы ишетелмәгән, аның шуклыгын оныткан һәм үзенә
бертөрле тыныч та, салмак та олылар тормышы белән генә яшәгән бу гаиләгә Гөлчәчәк яңалык кертеп кенә калмады, бу гаиләнең тормышын асылда үз җаена көйләде, аның
аерылгысыз бер кешесе булып китте. Монда утыручылар, ахыр килеп, котылгысыз булган тәкъдирдә, Мансурның икенче квартирага күчүенә риза булсалар да,
Гөлчәчәкне үзләреннән җибәрмәячәкләр иде.
Ярый, Мансур дус, — диде Әбүзәр абзый, уңайсыз тынлыкны бозып. — Безне үз күреп, киңәшеп, рөхсәт сорап зурлавың өчен рәхмәт. Гөлшәһидәгә һичбер каршы сүзебез юк. Безнең гаиләгә керердәй акыллы кеше. Бала мәсьәләсендә үзара
аңлашырсыз.
Әбүзәр абзый урыныннан торып үз бүлмәсенә китә башлаган иде, Фатихәттәй туктатты.
Бәрәч! — диде ул, ике кулын чабып. — Шуның белән сабранҗаны япмакчы буласымы? Карап-карап торам да, үзегезгә ис-акылларым китә: соң сез бу дөнья кешеләреме? Курчак туе түгел ләбаса. Аңа әзерләнәсе бар. Шушы мунча кебек
каралып беткән квартирга килен төшермәкче буласызмы оялмыйча? Анда шкатур купкан, монда ярты стена төртсәң ишелергә тора, паркет такталары баскан саен, җир бакасы кебек, аяк астыннан, котны алып, сикереп-сикереп чыгалар. Почмак саен китап өелгән. Әле дә ярый Йөзмөхәммәт, урыны оҗмахта булгыры, әй түбәсе белән
батареяларны төзәтеп бирде. Югыйсә барыбыз да чыпчыклар кебек катып үлгән булыр идек.
Мансур бу бүлмәләргә гомерендә беренче кергән кеше кебек башын күтәреп карады. Фатихәттәй әйткәнчә үк булмаса да, түшәмнәр, стеналар чыннан да шактый каралган шул. Ләкин ремонт башласаң, ярты елсыз очына чыга алмассың — анысы бәхәссез. Аннары ремонт вакытында бу кадәр китапны кая чыгарып бетерәсең...
Әйтсәм әйтим инде, — диде Фатихәттәй, ирләрнең аптырап калуларын күргәч. — Бер квартирга ремонт ясата алмаган кияүгә, доктор дип кенә, мөкиббән китмәс идем әле. Кияү булса, ут булсын, ут булмаса, юк булсын.
— Шул! Ир егеткә ремонт түгел, кала салдыру нипочем! Монысын ишеткәч, ирләр шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Хәзерге заманда кала салу берни түгел, — диде Әбүзәр абзый, — әй ремонтлау — бөек проблема.
И, сөйләмәсәнә ачуымны китереп, — диде Фатихәттәй фырылдап. — Таш пулатлар
салдырган кеше сөйләсә дә, ичмасам. Ярый әле Гөлшәһидә килен хастаханәгезгә канат салдыра башлаган. Югыйсә йөрдегез гомер буе сыңар канат белән.
Хак сүзгә җавап юк, — диде профессор көлемсерәп. — Мин биреләм, Мансур. Син ничек уйлыйсың?
Әйе, Фатихәттәй мәсьәләне кабыргасы белән куйды, — диде Мансур, башын кашып.
Ремонты аның мачтерлар эше, әллә ни баш ватасы юк, — дип, Фатихәттәй яңа
мәсьәләне күтәрде. — Аш-суны кем әзерли, продуктымы кем таба? Мине ишәк итеп, базардан сумкы белән ташытмакчы буласызмы? Карагыз аны, хастаханәгездә, бәлкем, берәр кибет директоры ята торгандыр. Болай чакта сорамыйсыз да сорамыйсыз, туйда гөнаһсы юк аның. Туйда патшалар да ярдәм сораганнар. Алдан әйткәнем булсын, туй дип кенә ике кулыма ике сумкы тотып көн-төн базар юлын таптар хәлем юк. Әйттем дә кистем! — Фатихәттәй кул кырые белән өстәлгә дә сугып алды.
Бусы инде чыннан да патшаларча, Фатихәттәй, — дип елмайды Әбүзәр абзый. — Ультиматум.
Шул ук кичне Мансур Юматшаларга чапты һәм Фатихәттәй куйган «проблемалар» турында сөйләп бирде. Әлбәттә, ул көлеп сөйләде, ләкин шул көлү артында яшеренгән аптырау ап-ачык күренеп тора иде.
Минемчә, Фатихәттәй мәсьәләне бик урынлы, бик вакытлы күтәргән, чорт возьми! — диде Юматша, җанланып китеп. — Диләфрүз, син кайда, кил әле монда, — дип
кычкырды кухняга чыккан хатынына. Аз гына көтегез, пәрәмәчләрем яна.
Ташла пәрәмәчләреңне, монда зуррак нәрсә янарга тора әле, — дип көлде Юматша һәм Диләфрүз бер тәлинкә пәрәмәчне алларына китереп куйгач, аңа карап: — Беләсеңме,
җаный, боларның эшләре харап бит, — дип Мансурга ымлап алды. — Фатихәттәйнең ультиматумыннан шүрләп, Мансур өйләнмәскә булган.
Ник? — дип курыкты Диләфрүз, иренең шаяртуын төшенеп бетмичә.
Квартир ремонтлыйсы бар, аннары туйга азык-төлек кайгысы... Без кавышканда, шундый проблемалар туган идеме икән. Диләфрүз, хәтерләмисеңме, ә?
И, мактанмасана инде, — диде Диләфрүз, чак кына кызарып. Ул әле яңа гына иренең шаяртуын аңлап алды. — Мансур абый — синең гомереңне коткарып калган кеше.
Кулыңнан килә икән, авыр көнендә аңа булыш.
Күрдеңме, — диде Юматша, Мансурга күз кысып. — Безнең брат белән хәзер ничек кенә командовать итәләр. — Үзе хатынының акыллылыгыннан бик канәгать иде. — Ярар, дус, кысыр хәсрәттән башыңны кайгыга салма. Рәтләрбез. Туй кайчанрак була? Тамак кычыта, малай, югыйсә Диләфрүздән хәзер бер рюмка да алып булмый. Әҗәл даруы итеп сорасаң да бирми. Менә әле син килгәнгә генә кызылны чыгарып куйган. Мансур абый дип үлә инде.
Я, телеңә бик салынма, — диде Диләфрүз кызарып. — Чәнечке белән кадармын.
Бу ремонтны башласаң, туй киләсе елсыз булмастыр ахрысы, — диде Мансур, хафаланудан арына алмыйча.
И, киләсе елга кадәр саргайтыр идегез Гөлшәһидә апаны, — диде Диләфрүз, чәй агызып. — Сөйләшеп кенә утырмагыз, пәрәмәчне дә ашагыз әле, Мансур абый.
Рәхмәт, Диләфрүз. Кай арада болай ашка остарып киттең әле? Юматша тагын шаяртып куйды:
Син дә көттең, бик саргаймадың әле. И, ачуымны китермә әле, Юматша.
Мансур бу ике яшькә карап сөенә һәм теге вакытлары исенә төшеп эченнән уйлап та куя иде: юк, ул Диләфрүз белән бу кадәр табигый, бу кадәр самими яши алмас иде. Юматша белән Диләфрүз арасында ниндидер гармония бар.
Кухнядан шат күңелле балалар тавышы ишетелә башлады. Дилбәр апамның балалары кунакка килделәр, — диде Диләфрүз. Юматша шунда ук:
Алтын егетләр! — дип балаларны мактарга кереште. — Өлкәне инженер диярсең. Бөтен техника яңалыкларын белә. Кечкенәсе, Юрий Гагарин булам, ди.
Кайда торалар, әтиләрендәме? — дип сорады Мансур.
Юк, интернатта. Үги ана кулында булуга караганда, анда әйбәтрәк, Мансур абый. Тәрбия дә күрәләр, өс-башлары да бөтен. Атна саен безгә кунакка киләләр.
Әтиләренең барып караганы да юк.
Мансур сүзсез генә чәен болгатты. Аннары шулай аска караган килеш көлемсерәп:
Бездә дә бала проблемасы килеп чыкты бит әле, — дип, өй халкының фикерен сөйләп бирде.
Мансур абый, — диде кинәт Диләфрүз, кызара төшеп, — нигә сез ирләр гел шундый...
Ремонт, азык-төлек... Әйтерсең, дөнья шуларга терәлгән. Барыгыз, Гөлшәһидә апа белән аңлашыгыз. Гөлшәһидә апа бала турында сезгә әйтми булмагандыр инде. Тик игътибар гына итмәгәнсездер.
Мансур бераз уйланып утырды һәм:
Чын бит, әй, әйтте! — диде. — Акыллы син, Диләфрүз.
Шуннан соң Мансур, хуҗаларга рәхмәт укып, урыныннан торды.
Болак буйлап кайтып барганда, көтмәгәндә ана Гөлшәһидә үзе очрады. Юри
Мансурны күрер өчен чыккан идеме ул яки очраклы булдымы, анысы ачылмый калды. Әмма Гөлшәһидә шунда ук Мансурның уйчанлыгын күрде һәм сәбәбен сорады.
Мансур бутала-бутала аңа сөйләп бирде.
И, Мансур... — дип гаҗәпләнде Гөлшәһидә, — шуны да төшенмәгәч... Гөлчәчәкне нигә кыерсытыйм ди...
Урамнан «яшел күзле» такси узып бара иде. Мансур аны кул күтәреп туктатты да Гөлшәһидәгә:
Әйдә, утыр, киттек, — диде.
Кая? — дип аптырап сорады Гөлшәһидә. Безгә, картларга әйтәбез.
Мин болай гына... киенмичә генә чыккан идем, — дип йомшак кына каршы килде Гөлшәһидә.
Синең киемең түгел, үзең безгә кирәк. Рәхим ит, утыр.
Гөлшәһидә машинага кереп утырды да Мансурның кулыннан тотты. Берни әйтмәде. Ул каушаган иде.
Мансур, — диде аннары әкрен генә, — әйдә башта... үзебезнең элекке... таныш урынга... Фукс бакчасына барыйк... Истәлекле урындыгыбызда әзрәк утырып торырбыз.
Ачык тәрәзәдән йөзгә дымсу җил бәрә. Чың яз килеп җиткән, һава төтенләп тора, җылы. Мондый җылы төннәрдән соң Иделдә боз шаулап ага башлый.
11
Искегә тимә, исең китәр, диләр. Ремонтка җиңел кулдан гына тотынганнар иде, шаккаттылар: стеналарны, түшәмнәрне өр-яңадан диярлек штукатурларга, тәрәзә төпләрен алмаштырырга, паркетны яңартырга, электрны яңадан үткәрергә кирәк
булды. Иске китап шкафлары, моннан егерме-утыз еллар элек кагып-сугып кына ясалган стеллажлар стенага сөялгән килеш торсалар да, урыннарыннан кузгата
башлагач, ишелделәр дә төштеләр. Инде килеп, алебастр, акбур, цемент, буяу, клей,
паркет такталары һәм ремонт өчен кирәкле бүтән әйберләрне эзләп табуы үзе мең бәла булды. Шулай да чарасына керешкәч, вөҗүдкә чыкмый калмый инде. Мансур белән Юматша телләрен салындырганчы чапсалар чаптылар, әмма кирәк әйберләрне
булдырдылар. Ләкин өй әче мәхшәр шикелле иде: бөтен дөньяны китап баскан.
Мастерларның исләре китә. Алар башларын гына чайкыйлар: профессор булыр өчен ай-һай күпме китап укырга кирәк икән, диләр.
Мастерлар әйбәт кешеләр туры килде. Тырышып, эшне эш дип, иң мөһиме, сузмыйча эшләделәр. Мансур белән Юматша аларга гел булышып йөрделәр. Гөлшәһидә дә еш килде.
Әбүзәр абзыйга осталар арасында иң ошаганы «кызыл агаччы» карсак Лотфулла булды. Ул үзен мин «потомственный мастеровой» дип атады. Аның бабалары Балык бистәсендә атаклы көмешчеләр булганнар. Татар арасында бик үтемле булган йөзек, беләзек, чулпы, колак алкасы, каптырма ише әйберләр койганнар. Соңыннан
һөнәрләре дә алмашынган, үзләре дә төрле җирләргә: Казанга, Уфага, Алабугага
таралып беткәннәр. Лотфулланың бер бабасы Алабугада Стахеев дигән байның атаклы җиһазларын ясашкан икән. Ул җиһазларның кайберләре әле дә Алабугада бар, ди.
— Күрәсең, Әбүзәр абзый, һеммм! — дип, Лотфулла авызын йомды. — Зиннәтнең зиннәте, күзеңне ала алмыйсың! Бер гомер торганнар инде, ә үзләре бүген дә өр-яңа шикелле. Заманында Стахеев үзен Идел — Кама буеның он патшасы дип санаган диләр, ә хәзер исеме дә онытылган. Ә оста кулы ясаган әйберләр, агачтан гына булсалар да, һаман яшиләр әле. Әткәй мәрхүм әйтә торган иде: патша патша түгел, хезмәт — патша... Минем үземнең дә, Әбүзәр абзый, бабайлардан, әткәйләрдән килгән маһирлыгым бар. Мактануым түгел, шкафларны ясап китергәч, күрерсез әле менә.
Мин болай аерым кешеләргә эшләп йөрим. Сезгә килүемнең сәбәбе бар. Әнкәй мәрхүм миңа нәзер әйткән иде. Моннан әллә утыз, әллә кырык ел элек сез аны үлемнән
коткарып калган булгансыз. Заманында, дир иде әнкәй мәрхүмә, Әбүзәр докторны ризалата алмадым, инде синең кулыңнан эш килә, бер шкаф ясап бир үзенә истәлеккә, дир иде. Моңарчы дөнья мәшәкатен куа-куа миңа да ничектер туры килмәде шунда...
Ай ярымнар вакыт үткәч, ниһаять, эшнең очы бераз күренә башлады. Идән буяулары кибүгә, әйберләрне кире олы якка күчерделәр, ә осталар Мансур бүлмәсен, кухняны һәм Фатихәттәй бүлмәсен ремонтларга керештеләр. Монда мәшәкать азрак иде. Кухня, ванна бүлмәсе һәм туалет электән үк кафельләп эшләнгән иде, хәзер сипләргә генә туры килде.
Ниһаять, Лотфулла оста стеллажларны, китап шкафларын ташый башлады. Чыннан да кулы алтын икән агайның. Барысы да аның эшеннән бик канәгать булдылар. Әбүзәр
абзый балалар кебек сокланып, шкафларны төрле яклап карап чыкты, елмайды, башын чайкады, кулы белән сыпыргалады.
Сез канәгать булсагыз, миңа артык берни дә кирәкми, — диде Лотфулла, тыйнак кына.
— Акча өчен эшләгән эш түгел, әнкәй мәрхүмәнең васыятен үтәдем.
Буяуга манчылып беткән алъяпкыч бәйләгән, агара башлаган кыска чәчле башына ялпәк түбәтәй каплаган тәбәнәк кенә буйлы агай үз эшенә, — шкафлар инде
урыннарына куелган иде, — бер читкәрәк китеп сөенеп карап торды да:
— Ярар, игелеген күрегез, — диде һәм, шкаф янына килеп, — менә монда минем кләймәм, Әбүзәр абзый. Кояш сурәте. Гәрәнтия дигән сүз, әлегечә әйтсәк. Бер еллык, ике еллык түгел, гомерлек.
Бу вакытта инде июнь килеп җиткән иде. Тәрәзәләр ачык, бүлмәләрдә җиләс җил уйнаклап тора һәм актыккы буяу исләрен өрә иде.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5