Хәер, путевка әллә ни кызганыч түгел, аның яңасын булдырып була. Әбүзәр абзыйны зуррак мәсьәлә борчыды: озынга сузмыйча шушы араларда кафедра җитәкчелеген икенче бер кеше кулына тапшырырга кирәк дип уйлады. Элегрәк мондый уй аның
башына килсә, ул үз-үзен тиргәп, бу — хезмәттән качу кебек түбән бер эш, дип әйтер иде. Картая башлагач та әле ул моңа бөтен җаны-тәне белән каршы торды. Ә менә
быел котылгысыз хәл белән исәпләшмичә мөмкин түгеллеген ачык төшенде. Булдыра алмый башлаганнан соң да урынга ябышып яту — бу, гади генә итеп әйткәндә, печән өстендәге эт хәленә калу — үзе дә ашамый, кешегә дә бирми. Юк, вакытында китә
белү — бу шулай ук егетлек. Егет булып яшәгән кеше егет булып китә дә белергә
тиеш. һәм Әбүзәр абзый, картлыгы һәм сәламәтлеге начарлану сәбәпле, кафедрага һәм сотрудникларының гыйльми тикшеренүләренә җитәкчелек итү, укыту һәм оештыру эшләрен алып бару үзенә кыенлашуын әйтеп, үзен бу эштән азат итүләрен сорап хат
язды. Кафедрага җитәкчелек итүне иң сәләтле шәкертләреннән берсе булган профессор Фаизовка тапшыруларын үтенде.
Институтның гыйльми советы, аның үтенечен урынлы табып, Таһировны почетлы
әгъза һәм гыйльми консультант итеп калдырып, кафедра җитәкчелегеннән азат итте. Бу көнне институтта бик зур тантана булды, профессорга нинди генә хөрмәт күрсәтмәделәр, нинди генә рәхмәтләр әйтмәделәр, әмма ул боегып утырды, ә өйгә кайткач түзмәде, елап җибәрде...
Холкында аның әллә ни үзгәреш сизелмәде, гүя авыруын ул чүпкә дә санамый иде, тик кайчакта гына:
Картайдым, быел нигәдер аеруча картайдым, — дип зарланып ала иде. Әмма күңеле аның нидер сизенә иде ахрысы. Ул я бик озак сөйләшмичә түшәмгә карап ята, я
бертуктаусыз сөйли, үткәннәрен еш искә төшерә, я гомер юлына йомгаклар ясарга керешә иде, Галина Петровнаны, Аксюша түтине бик еш телгә алды; алардан хатлар килеп тора, икесе дә сәламәтләр...
Бүген дә ул берүзе бик озак уйланып ятты, — яшьләр эштә, Гөлчәчәкне балалар бакчасы белән урманга озаттылар. Фатихәттәй үзенең бетмәс-төкәнмәс өй эшләре
артыннан йөри: әллә базарга, әллә кибеткә чыгып киткән. Бары тик Әбүзәр абзыйның гомерлек юлдашы Мәдинә ханым гына һәрвакыттагыча аның белән бергә. Бүген аның да башы авырта, олы якта диванга яткан.
Туганый, — дип дәште аңа Әбүзәр абзый, әкрен генә. — Син йоклыйсыңмы? Юк, туганый, йомышың бармы әллә?
Мәдинә ханым, әйберләргә бәрелмәс өчен бер кулын алга сузып, сак кына адымнар белән Әбүзәр абзый янына килде һәм кармалап урындыкка утырды.
Туганый, синең яшь чакларың исеңә төшәме? — дип сорады Әбүзәр абзый. — Әгәр хәзер безгә егерме бишләр булса, кая барыр идек? Дим буена, шулаймы? Чишмәгә.
Алар шулай ерак үткәннәрен искә төшерә-төшерә байтак вакыт сөйләшеп утырдылар. Аларга бернәрсә дә комачауламады. Өй эче тын, тик кайдадыр күршеләрдә пианино уйныйлар. Бала уйный ахрысы, гел бер гамманы кабатлый. Калын стена аркылы музыка тонык кына ишетелгәнгә, аз гына да борчымый. Тышта кояшлы көн, камыш
пәрдәләр төшерелгәнгә, өй эче ярым караңгы, тик берничә урында гына пәрдә ярыгыннан бүлмә эченә алтын сызыклар сузылган.
Фатихәттәй кайтты. Мәдинә апа аның янына чыкты, ә Әбүзәр абзый тагын берүзе уйланып калды. Ятып арыгач, торып, әзрәк йөренде дә сәгатькә күз төшерде: өч кенә икән әле, яшьләр тагын ике сәгатьсез кайтмас. Хәзер Әбүзәр абзый аларның эштән кайтуларын баладай нәүмизләнеп көтә иде. Яшьләр белән бергә бу тын өйгә зур тормыш сулышы килеп керә, ә ансыз Әбүзәр абзыйга бик читен, ул болай тик ятарга күнекмәгән.
Гөлшәһидә белән Мансур бергә кайттылар. Кайтулары белән үк туп-туры Әбүзәр абзый янына кереп хәлен сораштылар, яңалыкларны сөйләделәр.
Гөлшәһидә алып кайткан яңалыкларның иң зурысы һәм Әбүзәр абзый өчен иң шатлыклысы хастаханә бинасының уң канатына нигез сала башлау хәбәре булды.
Ә мин монда Байгыш ялкау кебек аунап ятам, — диде ул. — Димәк, башладылар?
Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә. Хәлем бераз яхшыру белән үк барып карыйм. Карлар яуганчы, стеналарын өеп бетерсәләр, эчке эшләрне кыш көне дә алып барып була.
Рәхмәт, Гөлшәһидә, рәхмәт, тырыштыгыз.
Барыбыз бергә инде, әткәй, — диде Гөлшәһидә, керфекләрен аска төшереп. — Сез хәзер Алексей Лукичны күрсә идегез! Егерме елга яшәргән диярсез, шундый дәрт белән эшли.
Зур эш кешене яшәртә, Гөлшәһидә, зур эш! Карагыз аны, — диде профессор, бармагы белән Мансурга һәм Гөлшәһидәгә күрсәтеп, — гомерегезне вак эшләргә әрәм итмәгез. Аннан да үкенечлерәк нәрсә дөньяда юк! Сәлахның ачы язмышын һич онытмагыз.
Намус суды алдыннан Саматов шәһәрдән юкка чыкты. Кая киткән, кая барып абынган
— берәү дә белми. Хәер, аны эзләүче дә булмады, чөнки ул кешеләргә кирәк түгел иде. Тик кирәкле кәгазьләр юнәтүдә аңа Фазылҗан Яңгура булышкан дип сөйләүчеләр генә булды.
Әткәй, мин сезгә чәчәкләр алып кайттым, — дип, Гөлшәһидә өстәлдәге буш вазаны күтәреп кухняга чыкты. Бераздан ул салкын суга утыртылган һәм өсләренә дә су бөркелгән чәчәкләр күтәреп кире әйләнеп керде. Бөтен бүлмә берьюлы хуш ис белән тулды.
Кайдан һәрвакыт шундый матур чәчәкләр алып кайтасыз? — дип сорады Әбүзәр абзый һәм чәчәкләрне ләззәтләнеп иснәргә кереште.
Минем бер таныш бакчачым бар — Мортаза бабай, — диде Гөлшәһидә, каенатасына шундый сөенеч ясаудан куанып. — Хәтерләмисезме икән, бездә бер ятып та чыккан иде.
Тыпыртай Мортазанымы? Хәтерлим, бик хәтерлим. Шулмыни әле ул алтын куллы бакчачы? — Әбүзәр абзый күзлеген киде дә, өстәл тирәли йөреп, чәчәкләрнең һәрберсен аерым-аерым карый башлады. — Мондый матур чәчәкләр сирәк була.
Карагызчы, никадәр камиллек! Мортаза бабай үзе үстергән сортлар ахрысы. Ай-һай!
— Әбүзәр абзый сынын турайтты, бер кулы белән өстәл читенә җиңелчә таянды, икенчесенең имән бармагы белән кемнәргәдер кисәтеп әйткәндәй: —Халык — художник ул, бөек художник! — диде. — Ул табигать биргән матурлыкка гына
канәгать түгел, ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате — чәчәкләрне дә яхшырта, матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк итә... Халык ул бөек шагыйрьләрен дә, художникларын да һәм меңләгән Лотфи, Шәйхук, Мортазаларын да тудыра. Без
барыбыз да халыктан чыккан һәм актык сулышыбызга кадәр халыкка хезмәт тә итәргә тиешбез... — Әбүзәр абзый китап шкафлары янына барды, башын кыйшайта төшеп
аларга янә бер сокланып карады, тамырлары беленеп торган кулы белән шома
такталарны сыйпады, үзенә хас елмаюы белән елмаеп башын кагып алды. Аннары бүлмә уртасында туктап, иреннәрен кысып йомып торды да уң кулын югары күтәрде:
Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә! —
дип шигырь әйтте һәм бик мәгънәле итеп тагын авызын йомды, бик үзенчәлекле итеп тагын башын кагып алды, — Кем әйткән моны?
Тукай, — диделәр Гөлшәһидә белән Мансур беравыздан.
Юк, халык интеллигенциясе әйткән моны, — дип төзәтте Әбүзәр абзый, — Тукай
язган гына. Мин яшь чакта татарның булачак зыялылары — ул чакта шундый сүз бар иде — бу шигырьне манифестлары итеп кабул иттеләр. Дөрес, мин үзем мәдрәсә шәкерте түгел идем, мин студент идем. Мин Пушкинны да, Лермонтовны да,
Некрасовны да, Белинский белән Добролюбовны да, Герцен белән Чернышевскийны да, Толстой, Чехов, Короленко, Горькийларны да белә идем. Минем иң яраткан шигырем — Пушкин әсәре:
Подымем стаканы, содвинем их разом!
Да здравствует Музы, да здравствует разум! Ты, солнце святое, гори!
Как эта лампада бледнеет Пред ясным восходом зари,
Так ложная мудрость мерцает и тлеет Пред солнцем бессмертным ума.
Да здравствует солнце, да скроется тьма! —
Әбүзәр абзый имән бармагын югары күтәреп тынып торды, аннары дәвам итте: — Рус культурасы белән якын таныш булганга, аның алдынгы идеяләре белән яшәгәнгә, мин Тукай шигыренең мәгънәсен дә кайбер шәкертләрдән тирәнрәк аңлый идем. Халыкка хезмәт итү минем иң татлы хыялым иде. Университетны тәмамлагач, терапия корифее
— профессор Алексей Николаевич Казем-Бек үзе миңа ординатурада калырга тәкъдим итте. Бөек Казем-Бек! Ә мин авылга җибәрүләрен үтендем. Чишмәгә. Башкорт
далаларында адашкан Чишмәгә! Минем күбрәк вакытым юлда, авылларда үтте. Бер аттан төшәргә өлгермисең, икенчесе көтеп тора. Син утыз-кырык чакрым юл үтеп кайткан, арыган, тузанга баткан, тамагың ач. Ләкин икенче бер якта шундый ук
ераклыкта сине яңа авыру көтә. Син яңадан атка утырасың — пошел! Атларның тояк асларыннан ут кына чәчри, дугада җиз кыңгырау гына чыңлый...
Әткәй, тройкада йөргән өчен Станкевич сезгә ни әйтте? — дип сорады Гөлшәһидә елмаеп.
Барчук булмагыз, игенчеләр барчукларны яратмый, диде. Ә сез моны каян беләсез?
Беләм инде, әткәй, сезнең Вәлиулла исемле яраткан кучерыгыз булганын да беләм. Сез Чишмәдән киткән чагында, ул сезне елап озатып калган.
Елады шул, — дип көрсенде профессор. — Әллә кадерләмәдекме, хәтерегезне калдырдыкмы әллә, нигә безне ташлап китәсез, диде.
Профессор башын иде, мөгаен, шушы күренешләр кабат аның күз алдыннан бөтен тиңдәшсез матурлыклары һәм сагышлары белән кабатланып үткәндер.
Беләсезме, дусларым, — диде ул бераздан, — минем күңелемдә күптән йөри торган бер хыялым бар: университет бусагасыннан башлап узылган юлларым буйлап бер
әйләнеп кайтасым килә. Дим буйларын, Чишмәне, пар атларда йөргән авылларны күрәсем килә... Быел булмады инде. Киләсе елга бергәләп барсак? Анда бит хәзер гаҗәп үзгәрешләр булгандыр.
Ул шкафтан хәтфә янчык алып килде дә шул янчыгын кулында әйләндерә-әйләндерә сүзен дәвам итте:
Моннан ярты гасыр чамасы элек, мин әле Чишмәдә эшләгәндә, бер хатынның, баласын үлемнән коткарып калган идем. Ул бик фәкыйрь хатын иде. Өстенә кигән күлмәге гел ямау гына иде. Мин аның йөзен күрмәдем, Ул, татар гадәте буенча, миннән йөз
яшереп сөйләште. Мин аның кара күзләрен генә күрдем. Ул күзләр бүген дә
хәтеремдә. Өч баласын им-томчылар кабергә озаткан, төпчеге өчен шашар хәлгә җитеп борчылган, им-томчыларның нәгъләт-каргышларына, бәддогаларына карамыйча,
баласын күтәреп хастаханәгә килергә үзендә көч тапкан ананың кайгы һәм курку белән тулы күзләре иде. Төпсез чоңгыл иде ул күзләр. Дәһшәт тә өмет кенә... — Әбүзәр
абзый авызын йомды һәм үзенең гадәттәге «һеееммм!» ымлыгыннан соң дәвам итте:
— Ул бичара хатынның ире бар идеме, юк идеме, белмим, бер дә күрмәдем.
Сәламәтләнгән баласын хастаханәдән алып киткәндә, ул миңа бик зур рәхмәтләр укыды, теләмәгән теләге калмады, бүләк бирә алмавы өчен әрнеде... Бер атнадан соң бу хатын тагын хастаханәгә килде. Ишек төбендә йөзен яулык чите белән каплап
басып тора. Мин аңардан: балагыз тагын авырый башладымы әллә? — дип сорадым. Баласы авырмый икән, йөгереп уйнап йөри, ләкин хатынның үзенең күңеле тыныч түгел. Нәзер әйткән булган. Вәгъдәсен үтәмәгәч, нәзере җир белән күк арасында
асылынып тора торгандыр дип курка икән, мескен. Шуннан бу миңа барлы-юклы әйберләрен сатып җыйган бакырларын сузды. Мин алмагач, ул бик курыкты, ап-ак агарынды, аз булганга алмый дип уйлады ахрысы. Мин аңа авыруларны түләүсез дәвалыйм, миңа бер тиен дә акча кирәкми дип әйттем. Ул моңа ышанмады.
Түләүсез берни дә эшләмиләр, — диде ул. — Китап муллага да сәдака бирергә куша. Сез мине фәкыйрьлегем өчен кызгансагыз да, тәңре кызганмас, әйткәнеңне эшләмәдең дияр. Мин гөнаһлы бәндә булып калырмын.
Мин әгәр аңардан бернәрсә дә алмасам, ул миңа рәнҗер, вөҗданы тынычланмас дип уйладым. Алайса Мәдинәгә Дим буеннан ак лалә чәчәкләре җыеп китерегез, дидем.
Ул, моңа бик гаҗәпләнеп, чәчәк бүләккә саналамы соң, дип сорады. Ул миңа
ышанмады, сез мине алдыйсыз, диде. Шуннан мин шүрлектән бер яшел тышлы китап алып: менә укыгыз, китапта шулай язган, дидем. Ул укый белмәвен әйтте. Шуннан
мин үзем укыган булдым. Ул чакта татар китапны изге күрә, китап сүзенә ышана иде.
Баласына күчтәнәч алырга дип үзем бер сум акча бирдем. Ул бичара ни әйтергә
белмәде. Урамга чыккач та, безнең капка төбендә аптырап басыл торды. Бер учына йомарлаган акчасына, бер безнең тәрәзәгә карый. Аннары урам буйлап әкрен генә китеп барды. Шуннан соң мин аны яңадан беркайчан да күрмәдем. Тик өй хуҗасы гына, кемдер таң белән безнең бусагабызга ак чәчәкләр салып китә, дип әйтте. Без Мәдинә белән шул хатындыр дип уйладык.
Әбүзәр абзый иреннәрен йомды, «һееммм!» дип кабатлады, аннары дәвам иттерде:
Бик күп еллар үткәч, табиб этикасы турында сөйләгән лекцияләремнең берсендә мин шушы мисалны китердем. Ә алтмыш еллык юбилеемны үткәргәндә, студентлар миңа шушы ак чәчәкне бүләк иттеләр, — Әбүзәр абзый янчыгын чишеп аннан бик матур пыяла савыт чыгарды. Пыяла савыт эчендә фил сөягеннән эшләнгән гаҗәеп нәфис ак чәчәк иде.
— Карагыз, нинди матур, — диде Әбүзәр абзый, сокланып карап. — Нәкъ чын чәчәк төсле, таҗында чык тамчысы да җемелдәп тора. Ә исе, — ул савытның төймәсен борып алып иснәде: — Дим тугайларының исе бар. Озаграк иснәсәң, башлар әйләнеп китә. Менә үзегез дә бер иснәп карагыз әле... Дөрес бит! — Һәм ул төймәне яхшылап кире борып куйды. — Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм. Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Хәшәп булмагыз. Вексельләр белән эш итмәгез!
Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек, картайгач, бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше табиб була күрсен. Бәлки, ул табиб Гөлчәчәк булыр, бәлки, башка берәү... — Әбүзәр абзый савытны Гөлшәһидәгә сузды. — Хәзерге яшьләргә бу сәер инде. Романтика, сентиментальность диярләр. Мин яшьтән романтик идем, гомеремне дә романтик булып үткәрдем. Чамалы гына булганда сентиментальносте да ярый ул, минемчә. Чамасын белеп алганда, елан агуыннан да кыйммәтле дару ясала бит.
Икенче көнне Әбүзәр абзый, Гөлшәһидә эштән кайткач:
— Бер генә көнгә булса да Гөлчәчәкне алып кайтмассызмы икән? Нигәдер бик сагындым шул шаянымны, — диде.
Ял көнне Гөлчәчәкне өйгә алып кайткач, картның сөенече эченә сыймады.
Шуннан соң атна-ун көн узгач, көндез, эш вакытында, Маһирә ханым белән Гөлшәһидә Әбүзәр абзый янына килделәр. Алар икесе дә борчулы иде.
Әткәй, без киңәшергә дип, — диде Гөлшәһидә, — Николай Максимовичны бик авыр хәлдә китереп салдылар. Тагын йөрәк...
Кардиограммасын алып килдегезме?
Менә, —диде Маһирә ханым, аңа тасманы сузып.
Әбүзәр абзый тасманы яктыга куеп карады да уйга калды.
Без консилиум җыярга кирәк дигән фикергә килдек, — диде Маһирә ханым. Кайчан?
Менә бер сәгатьтән, шуңарчы сезнең белән дә киңәшик дидек.
Әбүзәр абзый киенә башлады. Аны никадәр генә кузгалма дип үгетләсәләр дә, ул берәүне дә тыңламады.
Табиб авыру янында булырга тиеш, аның үзе турында уйларга хакы юк мондый чакта,
— диде.
Курыккан Гөлшәһидә Мәдинә ханымга инәлә башлады. Мәдинә апа иренең холкын яхшырак белә иде.
Мондый вакытта аны беркем дә туктата алмый, кызым, — диде. — Тик, карагыз, юлда машинаның тәрәзәсе япкан булсын, җил тимәсен.
Машинада барган чакта Әбүзәр абзый:
Карасана, бүген көне нинди әйбәт икән, ә сез мине өйдә бикләп тотмакчы буласыз, — дип җиңелчә шелтәләп тә алды.
Хастаханә капкасын ачып куйганнар иде. Машина асфальт юлга борылды. Әбүзәр абзый машина тәрәзәсеннән яшел таусыман күпереп торган карт агачларның куе ябалдашларына карап алды, аннары карашын бакча күләгәсендә утырышкан
авыруларга, уң канаттагы төзелешкә күчерде. Машина баскыч төбендә үк туктады. Әбүзәр абзый ярыйсы гына җиңел атлап хастаханәгә кереп китте. Инде байтак вакыт күрмәгән санитаркалар, сестралар, табиблар белән җылы гына исәнләшә-исәнләшә, каршы очраган Диләфрүзне аркасыннан сөеп өскә күтәрелде.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4