Хикәя .Дәвамы .
Көткән көннәр дә ,көтмәгәннәре дә ,бер - бер артлы үтеп кенә тора бит ул тормыш булгач .Сәгатьләр дә туктап тормый ,келт тә келт секундларын саный ,секундлары минутларын ,минутлары сәгатьләрен ,сәгатьләре суткаларын дигәндәй ,өйдә торсаң да ,эштә булсаң да туктап тормый тормыш ,ә үз агымына үтә бирә ...диеп уйлангалап үткәрә көннәрен Сания .Аның өйдә дә эшләре юк түгел үзе .Хатын кызга эш бетәме инде ул ? Юк һич тә бетми .Уасы - юасы ,ашарга пешерәсе ,җыештырасы шулай үтә дә китә көннәре.Ирен эшкә озатасы ,каршы аласы бусы сөенечле мәшәкать кенә лә аның дияргә ярата ул Хәлимен эштән каршы алганда .
Менә инде котылыр көннәре дә якынлашып килә .Саниянең йөрүләре дә салмакланды ,күберәк ятып торасы килә башлады .Шифаханәгә күренергә баргач аңа инде шифаханәгә ятарга килергә кирәк диде Рәйхана Булатовна .Кул белән куйган әйбер түгел ,кайчан ишек кагасын беребез дә белмибез ,шуңа иртәгә ятарга әзерләнеп килерсең ,беренче көмәнең сакланганны Ходай саклармын дигән диеп ,бүгенгә кайтып бала алып чыгарга әзерләсе әйберләреңне барлап калдыр диеп озатып калды .
Сания инде барлык бала алып чыгарга кирәкле әйберләрне алып куйган иде ,кайткач тагын бер кат барлап күздән кичереп чыкты да бер бала чүпрәгенә төреп алып куйды .Аннары кичтән пешергән кыстыбыйны җылытып алып чәй эчеп ,урамга чыгып китте .Инде иренең дә эштән кайтыр вакыты җитеп килә ,бергәләп кибеттән кирәк - яракларны да алырбыз диеп уйлады ул .Ишек төбендәге куелган утыргычка утырып торды да ,Хәлим кайканын күргәч каршысына китте .Алар кибеткә кереп үзенә шифаханәгә алып барырга да ,өйдә иренә калдырырга да бераз ризыклар алдылар .Саниянең соңгы көннәрен йөргәнгә күрә Хәлимне көндезге сменага гына куйганнар иде бу айда .Хатынын төнлә үзен генә калдырмаска инде .Үзе табибә булганлыктан да ,икесе дә бер шифаханәдә эшләгәнгә шулай инде ул .Бер - берсенең хәленә керә белә хезмәттәшләре .
Сания иртән торып ,юынып чәйләрен куеп җибәрде .Иренә ашарга хәстәрләп бирде һәм кичтән әзерләп куйган сумкасын кабат бер кат барлап алганнан соң ,үзе дә чәй эчәргә утырды .Ашап өстәлләрне җыештырып алгач Санияне ире Хәлим шифаханәгә алып китте .Аны хатын - кызлар бүлегенә илткәннән соң үз эшенә ашыкты .Кайтканда кагылырмын әнисе диеп ияләнгән гадәте буенча ике битеннән үбеп алды да йөгереп диярлек кызу адымнар белән китеп барды .
Сария коридорга кергәч кайсы палатага барасы икән диеп ,берәрсе күренмәсме диеп коридордан әкрен генә Рәйхана Булатова бүлмәсенә таба атлады .Ул инде бер кешелек бүлмәгә яткырырсыз диеп шәфкать туташларына фәрман биргән булган .Санияне коридорда күрү белән шәфкать туташы аңа каршы килеп ,кулындагы сумкасын алды һәм кайсы палатага ятасын әйтеп сөйләшә - сөйләшә алга атлады .Менә алар палатада ,чиста - пөхтә итеп җәеп куелган ап - ак караватка утырырга да уңайсыз диеп сыпырып куйды Сания .Җәяү килгәнлектән бераз арытып та җибәргән ахырысы ,аның ятып торасы килде .Хәзер бәдрәфкә генә барып килим дә ятармын дип ,Сания коридорның икенче башында урнашкан бәдрәфкә китте .Андагы хлорка белән юылган идән исеннән күңеле болганып чак кына егылмый калды ул .Йомышын йомышлаганнан соң хәле киткәндәй тоелды һәм Сания егылып китүдән куркып стена кырыеннан диярлек коридорның икенче башында ук булган үзенең палатасына китте .Әле иртән килгәндә генә бернинди авырту тоймаган иде бит ,шушы бәдрәф исеннән соң ,үзен начар хис итә башлады Сания .Күкрәкләре дә шешенеп киткәндәй тоелды аңа .Бил тирәләре болай да авырткалап алгалый иде вакыт - вакыт тагын шулай авырта башлады .Әллә тулгагым башланамы икән дигән уй йөгереп үтте аның башыннан .Әле бит вакыты җитмәгәндер ,хатә кем белгән инде аны ,кул белән куйган әйбер түгел бит ,үренеп кенә ала алмыйсың диеп уйлады ул аннары .Алай да сорап карыйм әле шәфкать туташыннан диеп торып басты .Басу белән эчендә нидер өзелде кебек һәм герләп җып - җылы су аяклары буйлап агып төшеп идәнгә җәелде .Сания бөтенесен беләм кебек иде китаптан укыганда ,ә чынлыкта менә бит ничек тә була икән дип куркып та калды ул .Һәм әкерен генә ишектән башын тыгып коридорга карады .Анда беркем юк ,һәм шылт иткән тавыш та ишетелми .Сания каты кычкырмый гына шәфкать туташына дәште .Ярый әле аларның ял бүлмәләре ерак түгел .Аны ишетеп чыгып та җитте һәм урыныгызга ята торыгыз мин хәзер диеп Рәйхана Булатовна бүлмәсенә чапты .Бәхетенә ул да урынында иде ,кәгазьләр караштырып утырган җиреннән тиз генә Сания яткан палатага килде .И аппагым менә бит ,ярый әле вакытында килгәнсең ,алайса ирең машинасында бәбиләп яткан булыр идең диде гөр - гөр килеп.
Шәфкать туташына бәбиләр алдыннан яткыра торган палатаны әзерләргә кушты ,ә үзе караватта яткан көенчә Саниянең бала табарга күпмегә әзер икәнен тикшерә калды .
Ой аппагым диде ул кабат Саниягә көлемсерәп карап ,инде сез әзер икән бит ,әйдәле миңа тотын да җайлап кына атла ,монда көтәсе калмаган инде алла боерса тиздән котылырсың дия - дия сөйләнеп Санияне бала таптыру бүлмәсенә алып китте .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 51