(хикәя)
- Тор инде, тор. Әйдәле, җайлап кына аягыңа бас, - урында дүстәр булып сузылып яткан Сәвиягә, күршесе Хәтирә шулай дип эндәште.
- Юк, Хәтирә апа, торалмыйм, басалмыйм шул... Мин шулай ята торган кешеме ни... Инде атнадан артты... Мин бит аның кыйланышларыннан соң ике көннән дә артык ятмый идем, аягыма баса идем. Әллә нәрсә булды бит... - Сәвиянең күзләреннән агып чыккан яшьләре икесе ике якка тамчылап, ястыгына тәгәрәп төште.
- Ела әле, ела ичмасам. Нирвы инде ул синең, нирвы... Нирвы шулай итә. Ир азагымы ни, шул мәнсез чыгып китте дип, шулай булмыйлар инде, эйййй апай... Күз яшьләрең чыга башлагач, аруланырга таба ла ул, Алла бирсә. Таш булып каткан идең бит. Күрше торып белеп бетердем бит инде, утыз ел буе ир галәмәтең азып тавышланган саен, чыгып киткән саен кискән агач сыман ауасың. Әнә шул нирвы шулай итә шуул... Төкереп кенә бир әле шул мүкләк үгезгә. Телен аркылы тешнәп кайтып кергәч сөреп чыгарырга кирәк иде аны әллә кайчан. Ник кертәсең соң шуны? Инде ир белән хатын кебек яшәсәгез бер хәл. Егерме биш елдан закун белән араңны чакка өздең бит. Менә хәзер, ни бүлнискә бармыйм дисең. Ни ятасың да ятасың... Тамагыңа капкала әзрәк. Әнә кичә керткән шулпамны да эчмәгәнсең... Су гына уртлап, үлеп куйсаң? Инәйләр су белән генә кеше егерме бер көн генә тора, аннан соң үлә диләр ие. Үлмә инде, күршекәем, яшьсең бит әле, - күңеле тулып, күрше апасы алъяпкыч итәге белән күзләрен каплады.
- И апа, гарьләнеп, аның шулай җиңел-җилпе булганыннан гарьләнеп, котырынып чыгып киткән саен урынга авам бит. Монысында торалмам инде. Кешеләр теше-тырнагы белән тырышып дөнья көткәндә, бу урамнарга чыгып йөгерде шул гомер буена. Чыгып китәр вакыты җиткәч тавыш күтәреп, үпкәләгәндәй, урамга йөгерер булды. Мин ни баламны күтәреп калып, йорт-җиремне багып, эшемә йөреп яшәдем шулай. Чыгып кына китәлмәдем бит шушыннан... Малларым күземә мөлдерәп карап тора. Кош-кортым яннарына чыкканымны көтте. Ярый син бар, Хәтирә апа... - кибеп, шартлап ярылып беткән иреннәрен агарып беткән теле белән ялап куйды хәлсез Сәвия.
- Ике көн генә карый идем малларыңны, монысында ун көннән артыкка китте... Кара, малай, эшендә күреп әйттем бит, кайт, оятсыз, өеңә кайт дидем. Гомер буе сүрәлеп йөрисең, җүнле булсаң бер яңа өй салып кертер идең, сөмсез үгез кебек к* нтәйдән к*нтәйгә сүрәлеп йөрисең дидем. Туймас тамак мүкләк үгез оятсызланып: т*шеген жәлләгәч дөньясын үзе көтсен ди бит әле, хәшәрәт. Гел шул әйбер турында гына уйлап тормыйлар инде, аның үз вакыты була. Абзаңның тәмле теленнән эреп китә идем. Какмады, сукмады. Сыерга сугып кара инде, саудырамы соң аннан, тотындырмый да, йә тибеп очыра. Бу сөмсез ни сөйләшә белмәде... Алай теге әле шунда яткан түбән оч к*нтәенә сандугач булып сайрый ди, кешеләр ишеткән... Чирдер инде ул, кычытынган саен урамга чыгып йөгерү. - Хәтирә апа, аяк арасында буталып йөргән песекәйгә, шулай сөйләнә-сөйләнә алып кергән сөтен салып бирде.
- Иии апа, аны кешегә сөйләп аңлата торган түгел. Минем кырымда иблис рәвешенә керә, чәйнәп ташлар иде ул мине. Башкалар кырында аннан да тәртипле, яхшы кеше юк... Шуңа эндәшмим генә. Өйдәге эш, дөнья көтәргә акча сүзләре иблисне кара яндыра. Бу дөньяга бер-ике әйбер өчен генә туган ул...
- Ярар, апаем, әлегә үзеңне аякка бастырырга кирәк әле. Чукынып та китмәс ул сөйрәлчек үгез. Аякка бассаң, бер хәл итәрбез. Малларыңны сатып берәр кая башны алып чыгып китү ягыңны карарсың. Жәлләмә шушы черегән өеңне. Тыгылсын. Күргәне-күрмәгәне шул булсын. Алмадай көеңә гүргә керми генә тор әле, балакай. Әнә утырткан бәрәңгеләр дә чыкты. Бүген таңнан кәтмәнләштереп чыктым. Синең дә түтәлеңне суккалап чыктым. Алай чүбе күп түгел. Көннең и әйбәтлеге. Каен җиләкләрең чәчкә аткан. Сиреннәр түгелеп утыра. Шомырт чәчкә аткан вакытны түшәктә үткәрдең инде... Әйдә, чәеңне эч тә, мин хәәәзер кереп җитәм. Бернәрсә эшләп карыйбыз әле абзаң белән. Энем дә Казаннан кайтты. Аруланмассың микән, - дип, ничек йөгереп керсә, шулай шәп-шәп басып чыгып та китте.
Елап бераз эче бушаган Сәвиянең дә бакчага чыгасы килеп китте. Тик аякларына баса гына алмый шул. Әле бөтенләй, су да чак үтә иде тамагыннан. Нәрсә була соң ул минем белән. Артык игътибар да итмим бит инде мин аңа. Чөнки бернәрсә дә көтмим дә, өмет тә итмим. Чулпаным былтыр иренә ияреп Төркиягә китте. Нишлисең, бәхете генә булсын баламның. Укуларын да тырышып укыды. Балага гына узалмый тора. Аңа үземнең хәлләремне әйтеп, күңелкәен төшерәсем юк. Ни дисәң дә әтәсе бит. Бәләкәй чактагы акырышлар онытылгандыр инде. Баласы белән телефоннан да сөйләшмәгән әтәне дә барыбер кызы сагына. Быел кайталмабыз диде. Исән генә булсыннар... Уйлар диңгезендә йөзгән Сәвия, янындагы дымлы салфетканы алып, хәлсез куллары белән битен, маңгаен сөртте. Чәчләрен бармаклары белән тарагандай итте.
Сәвиянең мыраубикәсе тәрәзә төбенә менеп утырды да инде чәчкәсен коярга өлгергән шомырт агачының бер ботагыннан икенчесенә сикерешеп йөргән чыпчыкларны күзәтә башлады. Тәрәз төбендәге шушы шомыртының башларны әйләндерердәй хуш ис таратып чәчкә атуы да быел Сәвиянең күңелен күтәрмәде. Ул аның исен дә сизмәде бугай. Йоклады да йоклады. Йокымы ул, әллә тирәнтен билгесезлеккә төшеп китүеме... Берчә саташып шыбыр тиргә батып уянды, берчә өшеп, телләре авыз эчендә кибеп, аңкауына ябешеп уянып китә иде. Көн белән төнне аермаслык итеп, йоклады ул. Зүр әнисе булса, үлем йокысы дияр иде моны. Кеше, әҗәле якынлашса, йоклый да йоклый дип сөйләр иде ул. Уяналмаслык итеп, йокы сазлыгына бата, шул үлем йокысы булганлыгы хакында еш әйтә килде аңа анасының анасы үзе бу дөньядан китәр алдыннан. Сәвия дә арына алмас инде бу халәтеннән. Кыл кыймылдатырлык хәле дә юк аның. Шушы кулларын кузгалтып ул башка ризык та пешерәлмәс, керләр дә юалмас... Берни кызыксындырмый аны. Болай ике-өч көнгә сузылса да, әкренләп үз халәтенә кире кайта иде Сәвия. Тамагына да әкренләп үтә башлый иде. Тәм тоймаса да, ашаштыра башлый иде. Организмы, аңа үпкәләгәндәй, авызын турсайткан бала кебек, ашаудан тәмам калды. Дөньядан ваз кичте бугай... Ничә еллар буе, их берәр нәрсә ашыйсы килсен иде, бернәрсәнең дә тәме юк бит дип уйлап йөрде ул. Ашыйсы килгән әйберем булсын иде... Бүген иртән, Хәтирә апасы керер алдыннан гына, ничектер, әрем, ак әрем иснисе килеп китте китүен. Шуның суын әзрәк капсам, авыз тәмнәрем кире кайтмас иде микән дип тә уйлады... Миңа хәзер бар да бер, барысы да бер, дия иде акылы... Йокы сазлыгымы, патшалыгымы гына үзенә суыра бары... Торалмам микән ни инде бер дә... Шушы уйларны уйлап, күзләренә хәлсез керфекләрен төшергән иде генә, Хәтирә апасы ишектән килеп тә керде.
- Апаем, искечә май бетәргә ике атна бар әле. Без сине хәзер Әүлия чишмәсе янына май суы белән юындырырга, карлыган яфрагы белән кайнатып кыр чәе эчәргә, үлән парына яткызырга, май кырмыскаларыннан тешнәтергә алып барабыз. Әйтте диярсең, аякка бастырам мин сине, Аллаһу боерса. Кая иң матур яулыгыңны бәйләтим. Халатыңның берсен кидертәм, берсен үзебез белән алабыз, менә бу олы тастымалыңны да алам. Абзаң башка кирәк-яракларны машинага салды инде, - дип, шифоньердан әйберләр алыштырды.
- Анаң әйтми идеме ни соң, иң матур яулыгыңны ябынып йөр, иң матур күлмәгеңне ки дип, үлсәң менә болар барысы да өелеп кала бит, - диде дә, артыгын ычкындырдым бугай дип, кулы белән авызын каплады, үзе тагын - Мәет кебек ятма инде, апаем, ашасың килмәсә көчәп аша, ди торган иде инәкәем дә. Сине абижать иткәннәргә с*дем сибәләп дип әйт тә, иң тәмле чәеңне ясап эч, эт өреп торсын, без йөреп торыйк дип, каты басып йөрергә кирәк, дошманнарны шатландырып болай ятсаң... Хватит, бас, тор әйдә, - дип, күрше апа Сәвиянең юрганын ачып ташлады.
- Боларны җилләргә чыгарып эләм. Юрганыңны да, ястыгыңны да. Без кайтканчы, чирләреңне җил очырып алып та китәр. Әйдә, кичкә сыер саварга кайтып җитсәк, шул. - ихата белән өй арасында йөреп, Сәвиянең яулыгын бәйләрлек хәле дә юклыгын күреп-аңлап, авыру күршесе янына утырып, елап җибәрде апа кеше.
- Апаем, тор инде. Ичмасам, инәң дә үлде бит. Инәң булганда болай ук бирешми идең... Чынлап та басалмыйсыңмы ни, - күз яшьләрен сөртә-сөртә кәрәзле телефонын кесәсеннән чыгарып шылтырата башлады.
- Әйкәем, Зариф, керең әле, Самат энемне дә иярт. Сәвияне юрганга салып, юрганның ике башыннан күтәреп алып чыгып, машинаның арткы утыргычларына салмый булмас. Күрәләтә үтереп булмый Тәслимәттәкәемнең кызын. Керең яме, тиз генә, - дип, Сәриянең ай-ваена куймый, аңа йомшак халатын кидерде, чәчләрен тарап, яулыгын бәйләтеп куйды.
Кырык яшьләр чамасындагы, Хәтирәттәйнең төпчек энесе Самат белән абзый кеше кереп тә җитте.
Зариф абзый Сәвиянең чирле икәнен ишетеп торды бу көннәрдә, әмма болай ук булыр димәгән иде ул аны. Кырык биш яшьлек сылу хатынның саргаеп кипкәнен күреп, абзый тел шартлатып куйды. Ә энеләре, хатынга туры карарга кыенсынып, үзе дә сизмәстән:
- Тузганак, - дип куйды, - әйй, ни, йорт-ихатагызны тузганак чәчәк атып тутырган. Әнә шул чәчәкләрне бик файдалы диләр. Вареньесы белән чәй эчәләр икән. Компотын да берәү ясаган ди, - дип сөйләнеп, телен тешләп, кисәк тынып калды.
Бу ике ир, гүя, монда эшләр хөрт икән, дип, бер-берсенә мәгънәле карашып алды...
Машинаны басу юлыннан артык сикертмәскә тырышып, Самат җайлы гына итеп алып барды. Алда утырган Зариф абзый юлны өйрәткәләп бара. Һәм бәбәй кебек юрганына төрелгән, башын күтәрә биреп, Хәтирә апасының итәгенә куйган авыру Сәвия ятып бара... Күрше апаның йөзе хәрби план корган командирныкы кебек җитди, кискен мәсьәләне хәл иткәндәй, үзе тирән уйга чумган шулай...
Менә алар зур гына аланга килеп туктады. Бу эштә командир булып һәркемгә үзенең әмерләрен биреп йөргән Хәтирә апасы, Сәвиягә дә:
- Кая, юрганыңа салып кына сары йолдыз-тузганаклар арасына яткызып торыйк әле үзеңне. Эйй бүген пагудасы да килеште Алланың рәхмәте. Кара, сабан тургае ничек өзелеп-өзелеп сайрый...
Самат Әүлия чишмәсеннән су алып менеп, тергезгән учакка чәй кайнатырга чәйнүк утыртты. Зариф абзый көрәк алып җир казый башлады. Хәтирә апасы үләннәр җыйды. Сәвиянең әрем иснәсе килгәнлеген белгән диярсең, учлап, май әремнәре китереп тоттырды:
- Иснә апаем, танауыңны җыерып, киң итеп иснәргә тырыш. Көч кертә ул ак әрем. Калебең җир көче, бабайлар рухы сеңгән әрем исеннән яңарыр, сихәтләнер. Тел өстеңә салып суырып ят яфрагын. Ээхх башларны, зиһеннәрне ача бит искәйләре. Мә. Минем җиде төрле үләнем булды. Тагын каен яфраклары белән усак яфраклары сызырып алып киләм дә, эшебезне башлыйбыз. Су каптырып, чәй уртлатабыз әле башта, кайнап кына чыксын... - шулай сөйләнеп, агачлар үсеп утырган тарафкарак атлады күрше апа.
Сәвия ике кулын ике якка ташлап, сары бәпкә кебек тузганак башларының бәрхетен тойды. Рәхәт. Сандугачлар да өздереп сайрап, сабан тургай моңына кушылып авыруның колагын иркәләде. Мин кирәкмен икән әле, әнә күршеләрем, ата-анам кебек хәстәрләп, минем өчен өзгәләнеп йөриләр дип уйлап, Сәвиянең саргаеп киткән битенә елмаю чырае кунды... Чырай гына түгел, бал корты килеп утырды аның битенә. Тик чакмады аны бал корты. Тәпиләре, канатлары белән әле сул як битен, әле уңына кунып, томшыгын терәп, хатынкайның шулай йөзен кытыклады. Әллә үзенең догасын укыймы соң бу Аллаһу кошы? Өшкерәме соң әллә? Ник чакмый аны, гаҗәп... Бал кортының тәпиләре, канаты кытыклауданмы, киң итеп, рәхәтләнеп елмаясы килеп китте. Мине тузганак дип уйлыймы соң әллә бу корт, дип уйлап бетерүе булды, бер кочак какы кочаклаган Самат килеп басты Сәвия янына. Ул да хатынның саргайган йөзенә бал корты кунып, канатлары белән кытыклавына игътибар итеп, көлемсерәп басып торды да:
- Сәвия ханым, сезне бал корты тузганак чәчәге белән бутаган бит. Атлар, басар җир юк, яланны каплап алган тузганакның һәрберсендә бал корты. Мондыекны күргән юк иде әле... Инде маңгаегызга кунды. Чакса да зыян юк. Какы яратасызмы? - дип, бал кортын куркытып, очрып җибәрмим дип, пышылдауга күчте.
Сәвиягә ир-ат янында юрганына төренеп, тузганаклар өстендә аунап яту уңайсыз булса да:
- Мин, мин бәләкәйдән какының исен яратам. Ашарга да ярата идем, тик исен иснәп туялмый идем балачакта, - дип әйтеп, яргаланган иреннәрен кыймылдатып, бераз юешләп куйды...
Зариф абзые тиргә
батып чокырсыман нәрсәсен казып бетерде дә, Самат китереп өйгән чикләвек корыларын шул чокырына төшереп учак ягып җибәрде. Үзләре артык сөйләшеп бармый. Кайнап чыккан чәй янына казан, бидрәләр белән кайнарланырга суларны да Самат бая ук чишмәдән ташып, учакка утыртып куйган иде. Хәтирә апасы чишмә суына догаларын укып, Сәвиянең битләрен юды. Авызына кабып, бисмилласын кабатлый-кабатлый авыруның өстенә су бөректе.
- Име-томы шул булсын, минем телем түгел, Идел кичкән инәйләр теле. Минем кулым түгел, Гайшә, Фатима кулы,- дип, кул аркалары белән юрган өстендә яткан күршесенең йөзен, чәчен-башын сыпырды. Шул дога укып өшкергән Әүлия чишмәсенең суын чиләктән ала торды, укына-укына Сәвиягә өч тапкыр шуны йотарга кушты. Соңыннан кыргый карлыган ботагы һәм яфрагы салынган чәйне дә уртлатты.
Саматка апасы алдан әйтеп куйгандыр инде, алар янына бидрәгә кырмыскалар төяп килеп басты. Алары кызгылт, эреләр иде. Мыжгып торган кырмыскаларга карап Хәтирә апалары:
- Маладис, энем, шәпләрен алып килгәнсең. Аптырамаң, тешнәштерәләр дә алар, үзләренең ояларына кайтып йөгерәләр. Барың, Самат, җизнәң белән чокырга мин җыйган үләннәрне, яфракларны тутырып салың, суын без баргач салырбыз, - диде апа кеше.
- Аяк, кулларыңа учлап, учлап салам, яме. Ботыңнан куып торымын, өскә мендермичә. Менсәләр дә файдага гына. Тешнәсеннәр әле аякларыңны, кулларыңны... - дип, юрган өстен ачып, авыруның ике учына, аякларына учлап-учлап кырмыскалар салды. Чынлап та бу могҗизалы бөҗәкләр тәмле хуш исләрен таратып Сәвия өстенә таралдылар.
И рәхәт. Әллә кырмыскалар сихәтен тараттылар, әллә Сәвиянең авыруын кудылар. Тәнгә әкренләп энергия тулды. Аларны бөтенләй куасы да килмәде үзеннән. Серле массажистларның шифасы күзгә күренеп таралды, бит очларына кызыллык йөгерде. Шунда Хәтирә апасы:
- Үләннәр өстенә кайнар суны аударыгыз, пешекләнсеннәр, - дип кычкырды чокыр янындагыларга.
Язгы шифалы үзәннәрдән чокыр эчендә түшәк барлыкка килде. Сәвияне парлы үлән түшәге өстенә яткырып куйдылар. Апа кеше юрганы белән төреп, башын билендәге шәле белән бөркәндереп урап куйды. Озакламый эш тәмам дигәндәй, аннан үзләре чәй эчеп алдылар. Самат сап-сары тузнанак чәчәкләре салынган үлән суы илтеп Сәвиягә эчерде һәм:
- Хәзер тузганак ап-ак мамык булып кына очып йөриячәк. Сез, күрше, патша кызыдай искиткеч гүзәлсез икән. Сарылыгыгызны кырмыскалар алып китеп, җиргә күмде. Сагышларыгызны да. Биш ел элек минем иптәш яман чирдән китеп баргач, апа белән җизнәй мине дә шушылай аякка бастырдылар. Кайгымнан сарыга сабышкан идем. Итәшемнең авыруын гына кырмыскалар алып бетерә алмады. Майның үләннәре дә, кырмыскалары да тылсымлы ул. Минем кулдан тем более шифалы булачак бу тузганак компоты...- үз итеп, якын итеп елмайды Самат Сәвиягә.
- Хәзер җил тидертергә ярамый сиңа, апаем. Менә бу калын халатыңны киябез, башыңа матур тастымалыңны урыйбыз да әкрен генә торып басабыз, Сәвия...
Хәтирә апасының командалы тавышына буйсынып, бит очлары кызарып, йөзләре нурланып киткән Сәвия чынлап та аякларына торып басты. Тыннары киңәеп киткәндәй тоелды аңа. Күрше апасы бер уч тузганакларны аның кулына тоттырды да:
- Билеңнән оч тапкыр уратып ал, апаем. Сарылыгыңны, сагышларыңны сыпырып алсыннар, - дип, чәчәкләр тоттырды. Шуннан тузганакларны, әле генә авыру Сәвия яткан парланган үләнле чокырга ыргытты да:
- Күмеп куегыз, Зариф, Самат тиз генә, - дигән чираттагы боерыгын бирде.
Сәвия үз аягыда атлап, машинага барып утырды. Хәтирә апасы иркә карашы, хәстәрлекле тавышы белән:
- Зариф, кайткач мунча ягып җибәрербез май миллеге белән Сәвияне чабындырып, үзем мунча кертәм, юындырам. Май тавыгыннан шулпа кайнатырмын. Самат, тәрәзәңнән җил кермиме? - дип, Сәвиянең аркасыннан сөеп куйды, - чыкмыйсың әле үзегезгә, чыкмыйсың...
Сәвиянең үзенең дә өенә кайтасы килми иде. Онытылып, саташып яткан мәлләрен авыр төш итеп онытасы, яңача, икенче төрле, җиңел итеп, үзен яратып, кайгыртып яшисе килеп китте аның бу мәлдә һәм ул әни җылылыгы килеп торган Хәтирә апасына ныграк елышты. Аңа бик рәхәт иде бу минутта.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 54