Профессор кабинетында күренекле терапевтлар — профессор Фаизов, профессор Николаев һәм башкалар җыелганнар иде. Әбүзәр абзыйны да алар дәвалый иде. Шуңа күрә аның монда килеп керүенә гаҗәпләнеп кисәтә башлаганнар иде, ул:
Авыру янына рәхим итегез, — диде. Үзе иң алдан халат чабуларын җилфердәтеп атлады. Гөлшәһидә аны култыклап алып:
Әткәй, зинһар ашыкмагыз, — дип пышылдады.
Николай Максимович керфекләрен хәлсез генә күтәреп, керүчеләргә бер карап алды да тагын күзен йомды. Хәле авыр иде аның.
Сез мине ишетәсезме, Николай Максимович? Мин монда, кадерлем... Бирешмәгез, — диде Әбүзәр абзый, аңа таба иелеп.
Профессорлар латинча үзара сөйләшеп фикер алыштылар, авыруның йөрәген тыңладылар. Аннары тагын берничә минутка кабинетка керделәр.
Авыруның бер тәүлек гомере калган... күп булса, — дип өстәде профессор Фаизов. — Без бары тик аның газапларын гына киметә алабыз.
Профессор Николаев та Фаизов сүзен җөпләде, һаман ишекле-түрле йөренеп торган Әбүзәр абзый гына аларга кушылмады.
Бу йөрәк миңа таныш, ул күп нәрсәләргә түзде, бу сынауны да узар дип уйлыйм, һәрхәлдә, аңа булышырга, кыен чакта аны ялгыз калдырмаска кирәк, — һәм профессор Таһиров үзенең киңәшләрен бирә башлады.
Коллегалары киткәч тә, Әбүзәр абзый Гөлшәһидәнең кайт дигән сүзен тыңламады. Яңадан авыру янына керде.
Николай Максимович элеккечә күзләрен йомып ята иде. Аңарда бернинди дә үзгәреш юк иде кебек, ләкин профессорның тәҗрибәле күзләре башкалар күрмәгәнне күрә иде.
Яшәячәк, — диде ул һәм, чыгарга дип кире борылганда, кинәт ава башлады. Гөлшәһидә аны тотып өлгерде һәм берьюлы авырая башлавын тойды.
Маһирә Хәбировна! — дип кычкырып җибәрде ул.
Маһирә ханым да күреп алды. Диләфрүз дә. Өчәүләп профессорны шундагы буш караватка яткырдылар.
Диләфрүз тиз генә шприц алып килде, кислород мендәре палатада ук бар иде. Әмма
Әбүзәр абзыйга берни дә кирәкми иде инде. Ул үлгән иде. 15
Карт артист елый.
Кырык елдан артыкка сузылган сәхнә тормышында аңа төрле рольләрдә бик күп «күз
яше» түгәргә туры килде. Кем булып кына еламады ул! Сөйгән яры ятларга калган яшь егет булып та, малын җаныннан артык күргән карун сәүдәгәр булып та, хуҗалары
ташлагач, иясез эт хәлендә калган карт лакей булып та, сугыш кырында якын дустын күмүче батыр солдат булып та, күз яше эрегән тимер кебек көйдереп ала торган карт эшче булып та елады ул. Әмма сәхнәдән тыш, үз йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча, ул бер генә тапкыр елаган иде. Бу хәл моннан утыз еллар элек, беренче хатыны
үлгәннән соң булды. Менә хәзер, җиденче ун белән барганда, карт артист йөрәге өзгәләнүгә түзә алмыйча икенче тапкыр елый.
Тышта әле яңа гына таң беленеп килә. Кыюсыз яктылык палата эчен тонык кына
яктырткан. Авырулар, саташа-саташа, ыңгыраша-ыңгыраша арып, иртәнге сәгатьтәге кыска вакытлы тынычлыкка талганнар. Төрле көйгә, төрле тавышларга «тегермән
тартканнары» ишетелә. Кайсыдыр иреннәрен чупылдатып-чупылдатып ала. Ачык ишек турысында төнге сестраның ак халаты күренә дә юк була.
Икенче инфарктны да җиңеп аякка баскан Николай Максимович бүген өенә кайтып китәргә тиеш. Аяк егәрләре бераз ныгыгач, сәхнәгә чыгарга да исәбе юк түгел әле
аның, — пенсия турында ишетергә дә теләмәде, инвалидлыкны кире какты. «Күрмәгән нәрсә түгел, күргән, без инфарктның нәрсә икәнен беләбез», диде ул пенсия
кәгазьләрен тутырыйкмы дип сораган Маһирә ханымга. Беренче инфаркттан соң ул байтак уйнады, үзенең җитез хәрәкәтләре, җиңел йөрешләре белән ул бик күпләрнең исләрен китәрде. Бер тапкыр Маһирә ханым аның сәхнәдәге кылануларын күргәч бик каты кыздырды. Ләкин артист аяктан егылмаса, аны кем авыруга саный. Әле егылгач та ышанып бетмиләр, бу юри генә кылана торгандыр дип уйлыйлар. Шулай булгач, нигә икенчесеннән соң да уйнамаска? Башкалар инфаркттан соң теләсә нишләсеннәр, пенсиягә китәләр икән, китсеннәр, дача алып су буенда гына яшиләр икән, яши
бирсеннәр. Бүтәннәр, температуралары 38 булса, өйдән дә чыкмыйлар, артист 38 белән яшь гашыйк ролен уйный.
Сөенергә генә кирәк чакта ник елый соң бу карт артист?
Таң вакытындагы күз яшьләре — изге күз яшьләре диләр. Юк-бар өчен генә еламый инде кеше бу сәгатьтә. Чыдый алмаслык әрнү генә елата аны бу чакта. Әйе, нәкъ менә шундый чыдый алмаслык әрнү, зәмһәрир суык артистның йөрәген кисә иде бүген.
Николай Максимович елый-елый Әбүзәр абзый турында уйлый иде. Хәле иң хәтәр вакытта Әбүзәр Гиреевич килеп, «мин монда... бирешмәгез», дип әйтмәсә, Николай Максимович, ихтимал, инде беткән дә булыр иде. Юк, сихәтле дару гына түгел, ә
профессорга булган чиксез ышану да аны үлем авызыннан тартып алды. Ә профессор үзе... Аның инде дөньяда юклыгына, авырулар янына моннан соң инде беркайчан да килмәвенә һич ышанасы килми иде. Бу ниндидер башка сыймаслык бернәрсәсыман, бу ниндидер зур гаделсезлексыман. Ничек инде ул алай? Шулхәтле авыруларны гомере буе үлемнән коткарып килсен дә үзе үлсен ди.
Мөгаен, Гөлшәһидә белән Маһирә ханым Николай Максимовичның хәле авыр дип барып әйткәндә, Әбүзәр абзыйның үз хәле дә шәп булмагандыр. Ләкин ул үзе белән
исәпләшмичә, яткан җиреннән торып, хастаханәгә килгән, авыруны коткарып калырга булышкан, ә үзе, бәйгедән җиңеп кайткан ат кебек, йөрәге ярылып, баскан урынында егылган...
Таһировның батырлыгы яшен кебек бер яшьнәп, бер күкрәп кенә ялтырап узмады,
аның батырлыгы гомер буе дәвам итте һәм көндәлек ыгы-зыгы арасында артык күзгә дә бәрелмәде.
Йөрәге сыкранган чагында акылы Николай Максимовичка башканы әйтә иде: Әбүзәр Гиреевич кебек кешеләр тормыштан бер эзсез генә югалмый, җирдә аларның җуелмас эзләре кала, алар җисмән бетсәләр дә, эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары, рухи гүзәллекләре белән башкалар күңеленә күчәләр һәм алар белән бергә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Дөрес, моны акыл күзе белән генә күрәсең. Ләкин... моны маңгай күзе
белән дә күрерлек итәргә мөмкин. Монда сәнгать ярдәмгә килергә тиеш. Сәнгатьнең бөек көче бар. Ул үлгәннәрне яңадан терелтә, яңадан яшәтә ала. Бу аның I гына кодрәтеннән килә.
Нәкъ менә шушы таң сызылган гүзәл бер минутта Николай Максимовичның
күңелендә халык өчен туган, халык өчен яшәгән, бөтен гомерен актык тамчысына кадәр халыкка биргән асыл ирнең, чын табибның якты образы инде мәңге яшәр өчен
сәнгатьтә туа башлады. Дөрес, Любимов шушындый әсәрне кем язасын да әлегә анык кына белми. Бәлки аны кайчандыр шушында яткан, Әбүзәр абзый терелткән Хәйдәр Зиннуров язар, бәлки башка бер кеше. Әгәр инде берсе дә язмаса, Николай
Максимович үзе тотыныр. Ул да булдыра алмаса, халык тудырыр. Ничек кенә булмасын, андый әсәр һичшиксез туачак. Моңа карт артистның иманы камил.
Күптән инде яктырган, күптән инде кояш чыккан, палата эчләре балкып тора.
Авырулар да уянганнар. Төнлә эшләгән санитаркалар, сестралар өйләренә кайтып киттеләр. Бүтәннәре килеп, тәрәзәләрне ачтылар, идәннәрне юдылар, үзләре торып йөри алмый торган авыруларны юындырдылар. Аннары өлкән сестра Диләфрүз күренде. Ул, башын кыңгыр салып, һәр палата ишеге төбендә бераз басып торды да, керфекләрен сирпеп, үзенең нурлы күзләре белән палаталардагы барлык авыруларга елмайды.
Исәнмесез, ничек йокладыгыз? — дип сорады.
Беренче тапкыр бугай, Николай Максимович бүген аны шаяртмады. Сәгать уннарда Гөлшәһидә килде. Бераздан Маһирә ханым да палатага килеп керде. Кайтучы
авыруларны алар Гөлшәһидә белән бергә карарга тиешләр иде.
Нишлибез, Гөлшәһидә, Николай Максимовичны? Чыгарабызмы, әллә тагын бер атнага калдырабызмы? — дип сорады ул, артистның караваты янына утырып.
Бүген кичкә үк театрга чапмаска сүз бирсә генә чыгарабыз, — дип елмайды Гөлшәһидә. Николай Максимовичның терелүенә ул әйтеп бетергесез шат иде.
Эх сез, минем яхшыларым, — диде артист, икесенең иңбашларына ике кулын салып.
— Сез елмаясыз, сезгә күңелле. Сез тагын бер тапкыр карт исәрне үлем авызыннан
тартып алдыгыз. Сез үз бурычыгызны үтәдегез. Ә мин үз бурычымны кайчан үтәрмен? Мин бит түләп бетерә алмаслык бурычлы кеше сезнең алда. Диләфрүз баярак нигә күзләрең кызарган дип сорады. Еладым мин бүген... Бик ямансу булганга... — Николай Максимович тагын бармак буыны белән күз яшен тәгәрәтеп төшерде. — Юк бит инде ул, юк!.. Аның алдында мин бигрәк тә бурычлы.
Әбүзәр абзыйны искә төшерү Маһирә ханым белән Гөлшәһидә күңелендә дә йөрәкне
сыза торган үткен сагыш уятты. Ләкин бу тойгыга бирелергә ярамый иде. Аннары көне буе җан әрнеп йөриячәк.
Николай Максимович, — диде Маһирә ханым, — сезгә борчылырга ярамый. Бары тик яхшы нәрсәләр турында гына уйларга тырышыгыз. Театрга баруны хәзергә тыябыз.
Сәхнә турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Сез анда үзегезне онытып чабып йөри башлыйсыз.
Николай Максимович әзрәк тынычланды, бетмәс-төкәнмәс шат күңеллелеге яңадан калкып өскә чыкты һәм ул инде беркадәр җиңелрәк тонга күчте:
Урамда йөгереп йөрмә дисәгез, анысы минем ихтыярда, хәтта йөз адым атлаган саен туктап бер минут ял итегез дисәгез, аңа да риза. Әмма сәхнәдә... Нинди юләр драматург инфарктлы артистка исәп тотып әсәр язсын ди. Акробатик номерлар
кертмәсә, шунысына рәхмәт.
Башкалар сизмәделәр бугай, әмма Николай Максимович үзе көчәнеп шаяртуның көлке түгеллеген бик ачык сизде һәм, шундый көннәргә калдыммыни дип уйлап,
күңелсезләнде. Табиблар тагын әллә нихәтле киңәшләр биреп, — ул киңәшләрнең барысын төгәл үтәсәң, ак сакаллы карт булыр идең, — чыгып киткәч, ул, ике кулын баш астына куеп, бер сәгать чамасы беркем белән дә сөйләшмичә уйланып ятты.
Аннары Диләфрүз килеп сөенеч әйтте:
Сезне алырга килделәр. Әйдәгез, киемнәрегезне алмаштырыгыз.
Гадәттә, иң якын, иң яраткан кеше юлга чыгып китсә, өй әче бушап, күңелсезләнеп калгандай була, һичбер чир белән исәпләшмәүче, Тукай әйтмешли, газраил белән тартышканда да елмаерга, елмайтырга үзендә көч таба алучы тынгысыз карт артист китеп баргач та, хастаханәдә беразга бушлык сизелде, күңелсез булып китте.
Аны озатканнан соң Гөлшәһидә өскә менеп, тәрәзә яңагына килеп сөялде дә тышка карап тора башлады. Яңадан көз, яңадан бакчада сары яфраклар коела. Күк йөзе зәп- зәңгәр, тик анда-санда гына ак болытлар күренгәли. Әмма бу ак болытлар күкнең саф зәңгәрлеген генә көчәйтәләр. Койманың бу ягында, утын әрдәнәләре ышыгында,
гамьсез Байгыш һаман кояшта кызынып ята, ул тагын да симерә төшкән, рәтләп йөри дә алмый, ә койманың теге ягында чәчәк аткан гөлҗимеш куагының очы күренә.
Башка агачлар яфракларын, алмагачлар алмаларын койган вакытта да гөлҗимешнең бернигә карамый чәчәк атып утыруы күңелгә якты нур өсти, ниндидер яшерен өмет тудыра, яшәүгә ышаныч арттыра иде шикелле.
Кинәт Гөлшәһидәнең карынында нәрсәдер типкәндәй булды. Ул сискәнеп китеп
тынып калды. Берничә минуттан тагын типте, тагын... Гөлшәһидәнең йөзенә алсулык йөгерде, күңеле сөенеч белән тулды:
— Бала!...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5