ПИОНЕР КОСТЁРЫ
(Яшьлек хатирәләре)
Институтны тәмамлап, үзебезнең якка юллама алып кайттым. Әнекәйгә әйтеп куйдым: «Үзебезнең авыл мәктәбендә эшләмим, кайда җибәрәләр, шунда барам», – дип. Мәгариф бүлеге мөдире Болмазы мәктәбен тәкъдим итте дә, шул ук көнне директоры Людмила Камаловна алып та китте мине.
Юл фәлән юк икән, катер белән Караидел елгасы буйлап барасы. Ике яклап урман арасыннан бара торгач, Болмазы авылына килеп тә җиттек. Яр буена ямь яшел келәм җәеп каршы алды мине авыл, уртасыннан сукмак уза. Мин туктап, сокланып карап торам. Авыл бик зур түгел, әзрәк тауга таба урнашкан. Бәрәңге бакчалары артыннан кара урман белән капланган текә тау башлана, күк белән тоташкан диярсең. Анда калын-калын нарат, чыршы, имән, каен агачлары үсеп утыра. Авыл бөтен яклап урман эчендә иде, Иделнең аргы ягында да урман.
Авылга кергәч тә калын бүрәнәдән эшләнгән мәдәният йорты, аннан кибет, медпункт һәм юан-юан бүрәнәләрдән салынган зур яңа мәктәп. Директор мине бик әйбәт әбигә урнаштырды, мәктәпкә йөрергә дә якын. Шулай итеп, бер күрмәгән, бер белмәгән авылда эшли башладым. Укытучылар барысы да диярлек яшьләр, бик күңелле эшләдек. Ата-аналар леспромхозда эшли: кышын урманда агач кисәләр, язын аны елга буйлап агызалар. Авылда пилорама бар иде. Балалар белән экскурсиягә барган идек. Нинди генә агачтан нинди генә такта чыкмый иде анда, исем киткән иде минем. Баш әйләндергеч агач исе...
Дәресләр һәм бишенче сыйныфта класс җитәкчелегеннән тыш, директор мине өлкән пионервожатый итеп тә куйды. Авыл балалары бик тырыш, уңган, эчкерсез, шат күңелле, ярдәмчел иделәр. Ата-аналары да ягымлы. Бар отрядларда сборлар үткәрә башладык: барабан кагып, быргы кычкыртып. Кем яхшырак булдыра дип, бәйге үткәрергә туры килде, чөнки барысы да барабанчы яки быргычы булырга тели иде.
Сборларга ветераннарны, алдынгы эшчеләрне дәшә идек. Җыр һәм строй смотры, «Зарница» уены үткәрдек: ата-аналар, сугыш ветераннары һәм авыл яшьләре катнаша иде. Кыш мәктәп балалары белән тауда чана, чаңгы шуып күңел ача идек. Кайчак иртән мәктәпкә барганда тиеннәр очрый иде, алар авыл уртасында үсеп утырган наратларда яши иде, без аларны балалар белән ашата идек, аларның зурлыгы, матурлыгы, андый тиеннәрне башка беркайчан да күргәнем булмады. Кайвакыт хәтта төлке яки куян күренеп китә: җил кебек чабышалар, кешеләрдән курыкмыйлар да иде.
Кыш көне Караиделгә бара торган юл боз өстеннән салына: җәяү дә, ат белән дә боз өстеннән йөри идек. Бервакыт дәресләр беткәч укучы балалар белән кайтырга чыктык. Авыл халкы: «Боз китә, боз китә!» – дип кычкырышып, барысы да яр ягына таба йөгерә. Без дә аларга иярдек. Минем беренче тапкыр боз киткәнен күрүем, шаккатып карап торам. Ерак тау башыннан килгән кебек гөбердәп, яман тавыш белән боз катыш су акканын күрдем. Анда тамыры өскә калыккан ямьсез агачлар, бүрәнәләр ага. Елга уртасында кара ат башы күренә дә югала, тагы килеп чыга, мескен хайван йөзгән кебек тоела. Аннан ике сыер күренде боз өстендә, ике-өч эт улый. Алары инде ничек эләккән анда, бик кызганыч булды, балалар жәлләп елый башладылар. Шулай бер-ике сәгатьтән әйбәт кенә бозлы су ага башлады, гөбердәгән тавыш та бетте. Менә сиңа табигать...
Аннан субботниклар башланды: мәктәп ишегалдын, урамнарны тәртипкә китерү. Бозлар китеп беткәч, яр буена балыкчылар сибелде. Икешәр капчык алып кайтабыз, дип сөйли иде миңа балалар. Бер көнне мине дә алып киттеләр төштән соң. Кармакка ипи генә куясың да, эләгә дә чыга. Бер чиләк тулды балык белән, ул эләккән саен тотасы килә икән.
Көннәр ачылып, матураеп китте. Яр буенда, сибеп чәчкәнмени, ямь яшел үлән шытып чыкты, авылга кадәр яшеллек. Ә тау битендә умырзая чәчәк ата башлады, аннан башка урман чәчәкләре, тау бите бетеп чәчәктә.
19 май – пионерлар көне. Кояшлы җылы көн иде. Ата-аналар яр буена кичтән үк агачларны куыш формасында өеп, костёр ягарга әзерләп куйдылар. Ул көнне без укымадык. Укучылар кызыл пилотка, кызыл галстуктан. Кызларда ак блузка, зәңгәр я кара юбка. Малайларда ак күлмәк, кара чалбар. Сәгать унбер. Директор, укытучылар, укучылар, ата-аналар җыелып, барабаннар кагып, быргы кычкыртып төштек яр буена. Костёрны сугыш ветераны яндырып җибәрде, ялт итеп тиз генә янып китте, бензин сибелгән булган икән, «Артек» костёры бер якта торсын. Күп сүзләр әйтелде, алдынгы укучыларга, мәктәпкә булышкан ата-аналарга грамоталар, бүләкләр бирелде. Бала-чага җырлап, биеп арып бетте. Ветераннарны мәктәпкә алып барып сыйлап, балалар белән өйләренә озатып куйдык. Бу мизгелләр күз алдында һаман да, сагындыра...
Бу көннән соң инде авылда җәйге тормыш башланды. Кичләрен яр буена авыл яшьләре җыелып, учак ягып, гармунда уйнап, биеп, җырлап күңел ача башладылар. Анысы инде бөтенләй башка тарих...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3