Ашыкканнар ашка пешкән,
Фани дөнья калыр ул.
Уйламыйча гамәл кылма,
Кабаланма, сабыр бул!
Кирәк чакта корычтай тор,
Кайчагында камыр бул.
Хаклык ята урталыкта,
Ирешерсең, сабыр бул!
Агачларны тотып торган,
Кәүсә түгел, тамыр ул.
Ныгыр өчен вакыт кирәк,
Терәк кирәк, сабыр бул.
Сабыр төбе-сары алтын,
Тырыш малны табыр ул.
Җайлап тапкан хәләл бәхет,
Бетмәс, мәңге калыр ул.
Сабыр итмә кайгы эзләп
Йөргәннәрне күргәндә.
Ашыга төш чирлеләргә,
Үлем төсе кергәндә.
Ашык янгын күрә калсаң,
Кешеләргә ярдәм ит.
Тик кызганда нерваларың,
Суынганын бераз көт.
Ялгышканда йөрәгеңдә
Хата сызлап калыр бит.
Тыныч тормыш булсын, дисәң
Телең тешлә, сабыр ит!
Кылдан нечкә бу сабырлык,
Яшәешне тота шул.
Тик с
Показать ещё