Фильтр
Все темы
Татарча вәгазьләр
добавлена 19 марта в 06:40
Татарча вәгазьләр
добавлена 16 февраля 2023 в 22:24
Татарча вәгазьләр
добавлена 3 ноября 2022 в 08:40

НӘРСӘ УЛ РИЯ?

Рия - ул бер гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше ризалыгын теләп, кеше күрсен яисә ишетсен өчен кылу. Бу кешенең максаты дан яулау һәм казаныш табу, ягъни ул бик яхшы һәм изге, ул имеш беркайчан да һәм беркемгә дә яманлык эшләми торган бер фәрештә шикелле кеше.
Рия ике төрле була:
1) Кешеләр күрсен өчен гыйбадәт кылу. Мисалы: Намазны мәчеткә килгәндә генә, яисә өенә берәр намаз укучы мөселман килсә генә «алар күрсеннәр өчен» дип укый торган кеше рия кылган була.
2) Кешеләр ишетсен өчен гыйбадәт кылу. Мисалы: Кеше ишетсен өчен китап язу, яисә мәчет салу, матур итеп төрле мәҗлесләрдә Коръән уку һәм күп вакытта зикер-тәсбихтә утыру шикеллеләр.
Беркөнне Рәсүлүллаһ г
Татарча вәгазьләр
добавлена 2 ноября 2022 в 15:08

ИЗГЕЛЕК КЫЛ ДА, СУГА САЛ

Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык кылып, бүгенге көнгәчә тәрбияләп, ризыкландырып һәм киендереп торучы Аллаһыга барча хәмед-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз, Аллаһының хак Расүле, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы Мөхәммәд бине Габдулла салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез булсын.
✅ Татар халкында шундый бер әйтем бар: «Изгелек кыл да, суга сал».
Бу әйтем: яхшылык эшлә дә – оныт, дигәнне аңлата. Чыннан да, еш кына кешеләр синнән ярдәм хакында сорамаган көе ярдәм итүең, синең шәхси, чын күңелдән эшләнгән гамәлең булырга мөмкин. Суга ыргыту төшенчәсе тормышның «мәңгелек елгасы»на ыргыту дигәнне дә аңлатадыр. Яхшы эш югалмас, яхшылык сезгә
Татарча вәгазьләр
добавлена 26 октября 2022 в 21:52

НӘРСӘ УЛ ӘМАНӘТ?

Аллаһы Тәгалә әманәтнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: “Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша” (Нисә сүрәсе, 58нче аять).
Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Ул үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазифаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.
Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле. Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышану булмаса, ул ә
манәт буларак бирелгән бурычларын үтәми башлый, аларны үтәүгә салкын карый.
Татарча вәгазьләр
добавлена 7 сентября 2022 в 08:40

ЧИШМӘ — АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ НИГЪМӘТЕ

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.
- Рамил хәзрәт, чишмәләрне чистарту элек-электән изге гамәл булып саналуга диндә дәлилләр бармы?
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, Икенче: файдалана торган изге эш һәм, өченч
Татарча вәгазьләр
добавлена 30 августа 2022 в 14:27

МӘЧЕТ – ТӘКЪВАЛАРНЫҢ ЙОРТЫ

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал” (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 18-нче аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар:
“Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан җир – мәчет, ә сөймәгәне – базарлар”.
“Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – ди
Татарча вәгазьләр
добавлена 15 августа 2022 в 11:09

ДӨНЬЯ – СЫНАУ УРЫНЫ

Галимнәребез: “Дөнья — ул бәла-казалар, фетнәләр, төрле сынаулар аша уза торган урын”, — дип әйтәләр. Авыру да килә, югалтулар да, кайгы-хәсрәтләр дә кичерәбез. Болар барысы да адәм баласының иманын төрле юллар белән тикшерү өчен, бу хәлдән ничек чыгар икән дип Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән сынаулар. Әюб (г.с.) турындагы кыйссаны һәрберегез дә белә. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене, шул исәптән үзенең яраткан колларын да, Пәйгамбәрләрне дә сынап караган һәм карый.
Әгәр дә сез күршеләрегезнең, якыннарыгызның байлыкта-муллыкта яшәгәнен күрәсез икән: “Без дә шулай яшәргә тиеш”, — дип уйламагыз. Чөнки акча да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау. Алар байлык белән, сез исә ба
Татарча вәгазьләр
добавлена 16 июля 2022 в 08:23

СӘЛАМӘТ БУЛЫР ӨЧЕН НӘРСӘЛӘРНЕ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Аллаhы Тәгалә чир яралтты икән, шуның белән бергә аның шифасын да яралтты”
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлиһии Мүхәммәд үә галәә әәлиһии үә әсхәбиһии әҗмәгиин.
Әссәләәмү галәйкүм үә рәхмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават-шәрифләребез булсын.
Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, бөеклеген, бөтен галәмне барлыкка китерүче Зат икәнен, Аның кодрәтле икәнен никадәр алданрак белсәк, ихлас белән чын
Татарча вәгазьләр
добавлена 26 июня 2022 в 08:42
Татарча вәгазьләр
добавлена 15 июня 2022 в 12:07

ФАТИХА СҮРӘСЕ – КОРЪӘННЕҢ АЧКЫЧЫ

Коръәни Кәримне ача торган беренче «Әл-Фатиха» сүрәсен халыкта «Әлхәм» дип тә йөртәләр. Аны, башкача, Коръәннең ачкычы дип тә әйтәләр. «Фатиха» сүрәсен укыдың, димәк, Коръәнне ачып кердең. Ә иңү тәртибендә ул беренче сүрә түгел. Коръәндә исә иң беренче урынны алган, һәм безнең һәр намазыбызда, фарыз намазларның ике ракәгатендә аны кушуыбыз — вәҗиб. Укысаң — саваплы, укымасаң — гөнаһ. Белә торып аны укымасак, намазыбыз намаздан китми. Шушындый күркәм, олуг бер сүрә ул. Шундый риваятьләр дә сөйлиләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: мең кешегә, кайбер риваятьләрдә, 4 мең динар садәка бирмичә көнегезне үткәрмәгез, дип тә әйткән, ди. Сэхабэлэр: шушының хәтл
Татарча вәгазьләр
добавлена 10 июня 2022 в 08:09

ҖОМГА ҺӘМ АНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ

Исламның мөэминнәргә ихсан иткән иң олы гыйбәдәт көне - Җомга көнедер. Хәдис: “Көннәрнең иң бөеге һәм иң олысы – һичшиксез, җомга көнедер. Җомга көненең Аллаһ Тәгалә каршысындагы бөеклеге Корбан һәм Ураза гаетләренекеләреннән дә олырак. Бу көннең биш фазыйләте бар: бу көнне Адәм яратылды, шул үк көнне ул җиргә төшерелде һәм шул ук җомга көнендә вафат та булды, бу көндә барлык догаларның кабул ителү сәгате бар, кыямәт кубуы җомга көнендә булыр. һавада, җирдә яки суда нинди генә җан иясе булмасын – һәрбересе җомга көненең олылыгыннан тетрәп калтырар”. Җомга – “Мөнбәр” дип аталган урында “Хөтбә” уку, ягъни зикер кылу һәм угет-нәсихаттә булуы ул. Җомга көнне, хөтбә уку
Татарча вәгазьләр
добавлена 6 июня 2022 в 15:05
Татарча вәгазьләр
добавлена 30 мая 2022 в 18:27

АКЧА ГЫНА ТҮГЕЛ, Ә ҺӘР ИЗГЕ ГАМӘЛ ДӘ СӘДАКА

Мөселман кешесе бик кечкенә булып тоелган яхшылыкны эшләүгә дә кимсенеп карарга тиеш түгел. Изгелекнең нинди генә зурлыкта булуына ,микъдарена карамастан, аны эшләргә ашыгырга кирәк. Пәйгамбәребез саллахү гәләйһи үәссәләм үзенең бер хәдисендә әйтте: “ كل مَعروف صدقة “ “Һәрбер изгелек сәдакә” — диде. Бухари риваяте. Хәдистән аңлашылганча, зур изгелекме яки кечкенәме, аның өчен сәдакага акча биргән кебек савап булачак. Бу хәдис безне яхшы гамәлләр кылганда вакланып тормаска, “әй, бу кеченә генә гамәл инде, моннан бер нинди файда булмас”, дип тормаска, ә киресенчә, бер изге гамәллне дә куллдан ычкындырмаска этәрә. Пәйгамбәребез саләлаһү гәләйһи үәс
Татарча вәгазьләр
добавлена 19 мая 2022 в 13:50

ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА НӘСЫЙХӘТ

Хөрмәтле укучылар, хөрмәтле укытучылар, газиз дин кардәшләрем, әссәламү галәйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ. Менә бүген сез мәктәпне тәмамлыйсыз. Әле кайчан гына 1нче сыйныфка кергән идегез, 11нче сыйныф әллә кайдагы ерак бер офык булып күренгәндер. Менә соңгы кыңгырау чыңлый, 11 ел сизелми дә үтеп киткән. Гомер дә үтмәс кебек, әмма беркөн карыйсың — инде картлык килгән. Аллаһ хозурында бөтен гомер өчен имтихан тотасы бар. Бу дөньяда син акча ярдәмендә югары уку йортына керә алам дип уйласаң да, ахирәт дөньясында хөкем гадел булачак, изге гамәлләрең генә сине җәннәтле итә ала. Тормышта нинди генә авыр мизгелләр булмасын, төшенкелеккә бирелмәгез, Алл
Татарча вәгазьләр
добавлена 19 мая 2022 в 13:46

ЗӘКЯТ ТҮЛӘҮДӘН КАЧМАГЫЗ!

Зәкят ул — Ислам диненең биш терәге булган багананың берсе, ул — мәҗбүри чыгым, фарыз гамәл санала. Әлбәттә, бөтен кеше өчен дә түгел, кемнең малы нисабка тула — шулар зәкят түли. Әгәр кеше 85 грамм алтын сатып алырлык акчага ия булса, ул зәкят түләрлек малга ия санала.Әгәр шул микъдардагы акчаң ел әйләнәсендә кимемичә саклана икән, димәк, син бай кеше саналасың һәм шул байлыгыңның 40 тан бер өлешен мескен- фәкыйрьләргә өләшергә тиеш буласың. Зәкят дигәч, сорау туа: бар байлар, бар фәкыйрьләр, ни өчен Аллаһы Тәгалә байлыкны бөтен кешегә дә тигез бүлеп бирмәгән? Берәүгә бик күп, берәүгә бик аз, сәбәп нидә? Еш кына без тормышыбыздан зарланабыз, теге әйбер җитми, бу нә
Татарча вәгазьләр
добавлена 18 мая 2022 в 10:50
Татарча вәгазьләр
добавлена 11 мая 2022 в 09:15

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗГӘ САЛАВАТ ӘЙТҮ ХИКМӘТЛӘРЕ ҺӘМ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Пәйгамбәребезгә салават әйтү хикмәтләре. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гәәләмин. Бу дөньяга да, безгә күренмәгән дөньяларга да тәрбия кылучы Раббым Аллаһы Тәгаләгә барча мактау-олылауларыбыз булсын! Әс-саләәтү үәс-сәләәмү гәлә хайри халкыйһи Мүхәммәд үә гәлә әһли бәйтиһил-кираам үә әсхәбиһил-гыйзам. Юктан бар итеп яратылганнарның иң хәерлесе, әфәндебез Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм, аның хөрмәтле әһле бәйтенә, барча сәхабәләренә салават-сәламнәребез барып җитсә иде! Җөмлә әһле иманга ике дөнья иминлеге, рәхмәт-бәрәкәтләр насыйп булса иде! Раббыбыз әманәткә биргән нәрсәләрне ияләренә кайтаруны, әманәт үтәүне таләп итә, әманәткә х
Татарча вәгазьләр
добавлена 11 мая 2022 в 09:08

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БАРЛЫККА КИТЕРГӘННӘРНЕҢ ХИКМӘТЕ (ВӘГАЗЬ)

Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак расүле, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Бер мизгелгә уйланып алыгыз әле: нинди гүзәл бу дөнья! Күпме матурлык анда! Карагыз әле, безнең Җир шарында нинди мәһабәт таулар, иксез-чиксез далалар яки урманнар, джунглилар, тирән һәм әле дә өйрәнелеп б
Татарча вәгазьләр
добавлена 11 мая 2022 в 08:56

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ РИЗАЛЫГЫН ӨМЕТ ИТЕП, ДӨНЬЯҢНЫ АЛЫП БАР, АХЫЙРӘТЕҢӘ ТЫРЫШ

Бисмилләһир Рахмәнир Рахим. Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгаләгә хәмед-сәнә, мактауларыбыз, Мөхәммәдкә салләлаһү гәләйһи вә сәлләм салават-шәрифләребез, сәламнәребез булса иде. Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә бердәнбер мактауга лаеклы Зат. Пәйгамбәребезгә салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салават шәрифләребез, сәламнәребез булсын. Мөбарәк булган шушы җомга көнне Аллаһы Тәгаләне олылап, Аның нидасын, ягъни Коръән Кәримдәге аятендә билгеләнгән: «Әй иман китергән бәндәләр! Җомга азанын ишетү белән бөтен дөнья эшләрегезне ташлап, Аллаһы Тәгаләне зикер кылырга, Аллаһы Тәгаләне искә алырга дип, гыйбадәткә ашыгыгыз», – дигән чакыруын ишетеп, бир