РАМАЗАН АЕ
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Изге Коръәндә безгә Аллаһы Тәгалә әйтә:
“ Йә мөэминнәр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз” — ди.
Мөэминнәр дигән сүзнең мәгънәсе – Аллаһның барлыгына һәм кыямәт көненең булачагына ышанган бәндәләр дигәнне аңлата. Бездән, ягъни мөселманнардан әүвәлгеләргә, димәк, христианнарга да яһүдиләргә (еврейлар) дә, ураза тоту тиешле булганы аңлашыла әлеге Коръән аятеннән. Димәк Муса пәйгамбәр, Гайсә пәйгамбәр дә ураза тотканнар һәм үзләренең кавемнәренә өйрәтеп калдырганнар.
Христианнарга ураза тотканда ни дә булса ашарга, яки су э
Бәрәкәтле рәҗәб ае акрынлап ахырына якынлаша. Бу айның 26-сыннан 27сенә каршы кичендә, кояш баегач, бөтен дөнья мөселманнары Миграҗ кичәсен каршы алалар.
❗Миграҗ 2023 елда кайчан?
2023 елда Миграж төне 17-18 февраль көннәре арасындагы кичәдә була. Бу төнне мөселманнар гыйбадәт кылырга тырышалар: Коръән укыйлар, догалар кылалар, Аллаһыдан гөнаһларны кичерүен сорыйлар, салаватлар әйтәләр һ. б.
✅Исламда Миграж кичәсе
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) 🌹 хәдисләренә караганда, ул кичне Расүлуллаһ, Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле булган рәвештә күкләргә ашып, элеккеге пәйгамбәрләрнең җаннары берлә сөйләшеп, фәрештәләрне һәм оҗмах, тамугны, тагын Аллаһы Тәгаләнең әллә нин
НӘРСӘ УЛ РИЯ?
Рия - ул бер гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше ризалыгын теләп, кеше күрсен яисә ишетсен өчен кылу. Бу кешенең максаты дан яулау һәм казаныш табу, ягъни ул бик яхшы һәм изге, ул имеш беркайчан да һәм беркемгә дә яманлык эшләми торган бер фәрештә шикелле кеше.
Рия ике төрле була:
1) Кешеләр күрсен өчен гыйбадәт кылу. Мисалы: Намазны мәчеткә килгәндә генә, яисә өенә берәр намаз укучы мөселман килсә генә «алар күрсеннәр өчен» дип укый торган кеше рия кылган була.
2) Кешеләр ишетсен өчен гыйбадәт кылу. Мисалы: Кеше ишетсен өчен китап язу, яисә мәчет салу, матур итеп төрле мәҗлесләрдә Коръән уку һәм күп вакытта зикер-тәсбихтә утыру шикеллеләр.
Беркөнне Рәсүлүллаһ г
ИЗГЕЛЕК КЫЛ ДА, СУГА САЛ
Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык кылып, бүгенге көнгәчә тәрбияләп, ризыкландырып һәм киендереп торучы Аллаһыга барча хәмед-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз, Аллаһының хак Расүле, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы Мөхәммәд бине Габдулла салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез булсын.
✅ Татар халкында шундый бер әйтем бар: «Изгелек кыл да, суга сал».
Бу әйтем: яхшылык эшлә дә – оныт, дигәнне аңлата. Чыннан да, еш кына кешеләр синнән ярдәм хакында сорамаган көе ярдәм итүең, синең шәхси, чын күңелдән эшләнгән гамәлең булырга мөмкин. Суга ыргыту төшенчәсе тормышның «мәңгелек елгасы»на ыргыту дигәнне дә аңлатадыр. Яхшы эш югалмас, яхшылык сезгә
НӘРСӘ УЛ ӘМАНӘТ?
Аллаһы Тәгалә әманәтнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: “Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша” (Нисә сүрәсе, 58нче аять).
Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Ул үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазифаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.
Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле. Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышану булмаса, ул ә
манәт буларак бирелгән бурычларын үтәми башлый, аларны үтәүгә салкын карый.
ЧИШМӘ — АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ НИГЪМӘТЕ
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.
- Рамил хәзрәт, чишмәләрне чистарту элек-электән изге гамәл булып саналуга диндә дәлилләр бармы?
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, Икенче: файдалана торган изге эш һәм, өченч
МӘЧЕТ – ТӘКЪВАЛАРНЫҢ ЙОРТЫ
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал” (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 18-нче аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар:
“Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан җир – мәчет, ә сөймәгәне – базарлар”.
“Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – ди
ДӨНЬЯ – СЫНАУ УРЫНЫ
Галимнәребез: “Дөнья — ул бәла-казалар, фетнәләр, төрле сынаулар аша уза торган урын”, — дип әйтәләр. Авыру да килә, югалтулар да, кайгы-хәсрәтләр дә кичерәбез. Болар барысы да адәм баласының иманын төрле юллар белән тикшерү өчен, бу хәлдән ничек чыгар икән дип Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән сынаулар. Әюб (г.с.) турындагы кыйссаны һәрберегез дә белә. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене, шул исәптән үзенең яраткан колларын да, Пәйгамбәрләрне дә сынап караган һәм карый.
Әгәр дә сез күршеләрегезнең, якыннарыгызның байлыкта-муллыкта яшәгәнен күрәсез икән: “Без дә шулай яшәргә тиеш”, — дип уйламагыз. Чөнки акча да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау. Алар байлык белән, сез исә ба
СӘЛАМӘТ БУЛЫР ӨЧЕН НӘРСӘЛӘРНЕ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Аллаhы Тәгалә чир яралтты икән, шуның белән бергә аның шифасын да яралтты”
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлиһии Мүхәммәд үә галәә әәлиһии үә әсхәбиһии әҗмәгиин.
Әссәләәмү галәйкүм үә рәхмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават-шәрифләребез булсын.
Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, бөеклеген, бөтен галәмне барлыкка китерүче Зат икәнен, Аның кодрәтле икәнен никадәр алданрак белсәк, ихлас белән чын
Показать ещё