11 мая 2024 г.
    2 комментария
    32 класса
    Язлар гаеплеме!? #татарэстрадасы #татарскаяэстрада #ирек_габдрахманов
    0 комментариев
    44 класса
    Шомырт чәчкәләре коелганда Шомырт чәчкәләре коелалар, Май кичендә кышкы бурандай. Ак чәчкәләр оча карлар кебек, Бар дөньялар кышка чумгандай. Ак чәчкәләр охшап ак карларга, Ак кышларга алып кайталар. Ул кышларым күңел төпкелендә Яшьлек хисе булып яталар. Күбәләктәй карлар уйнаганда Очраштык без кышкы бакчада. Һаман онытылмый ул мизгелләр, Араларда еллар ятса да. Иңнәреңә кунган йолдыз-карга Кичке утлар төшеп җемелди. Сөю хисләреннән минем йөрәк Җылы ташкыннарга күмелде. Сөю уты безне чорнап алды, Кышкы салкынны да сизмибез. Безне урап үтеп китә парлар Без аларны инде күрмибез. Мәхәббәткә тулы ак кышларым Сиздермичә үтеп киттеләр. Кышлар, кызганмыйча ак төсләрен, Чәчләремә минем сиптеләр. Инде хәзер шомырт чәчкәләре Ак чәчемә минем куналар. Хәтерләтеп үткән ак кышларны, Якты хисләр миндә туалар. Флюр Абдракипов
    2 комментария
    5 классов
    = Мама Мария =
    0 комментариев
    30 классов
    0 комментариев
    3 класса
    Алмагачлар чәчкә атканда Ап-ак чәчкә аткан алмагачлар — Безнең мәхәббәткә шаhитлар. Йөрәкләрдән ташый сөю хисе — Ямьле иде язгы вакытлар. Чәчкә исе белән сине сөю Әйләндерде минем башымны. Үзем аңламадым бу мизгелдә — Саф сөюнең шушы башымы? Язгы тойгыларым, сөю белән Барысы да бергә кушылды. Тәүге мәхәббәтнең чәчкәләре, Тәүге сөю хисе шушымы? Алма чәчкәләре арасында Тәүге үбешүләр кыюсыз. Йөрәкләргә сыймый кайнап ташкан Хисләрне юк инде тыючы. Бөтен дөнья әйләнгәндәй сыман Кушылгандай җире, күге дә. Бер мизгелгә калдык тик икебез, Тик мин генә синең күзеңдә. Ап-ак чәчкә безне чорнап алган, Дөньялар да ап-ак күренә. Күзләреңдә бәхет очкыннары, Бәхетлебез икәү бүгенгә. ...Сөю хисе, син бит илаhи көч, Нигә булалмадың гомерлек? Сөю сүзен әллә сирәк әйттем, Җитәлмәде әллә түземлек? Безнең юллар ник соң аерылды, Сәбәпче дә түгел үзебез. Җырлап бетермәгән җырлар сыман, Ник өзелде безнең сүзебез? Безнең бу яз бик тиз үтеп китте, Бик күпләре килде яңадан. Алмагачлар ел да чәчкә атты, Оныталмыйм сине hаман да. Менә инде тагын язлар җитте, Алмагачтан чәчкә коела. Очкан ап-ак чәчкә арасыннан Килеп чыгарсыңдай тоела. Килеп чыгарсың да, кочып алып, Пышылдарсың сагыну сүзләрен. Мин тыңлармын сине эндәшми дә, Алалмыйча синнән күзләрем. Флюр Абдракипов
    0 комментариев
    2 класса
    10 мая 2024 г.
    0 комментариев
    4 класса
    Хәерле кич дусларым!🪅 Ильфак Арсланов җырлый
    0 комментариев
    49 классов
    Яҙмыштарым (Bashkir Version)
    2 комментария
    83 класса
    Тик син диеп...Сиренә Гатиятова 💐
    0 комментариев
    30 классов
  • Класс
Показать ещё