Предыдущая публикация
Тазалыгым булса тәнемдә,
Чуарланмыйм хәзер юк-барга,
Күңелемдә юктыр бер зар да.
Мин канәгать шушы тормыштан,
Үз көемә яшим, тырышам.
Балаларым өчен җан атам,
Яратылып яшим, яратам.
Бәхет өчен тагын ни кирәк?
Күңелемдә бүген бер теләк-
Аермасын Аллаһ саулыктан,
Саулык дигән олы байлыктан...
Тынычлыгым булса өемдә,
Тазалыгым булса тәнемдә,
Якыннарым булса сәламәт,
Аллаһыма укыйм мең рәхмәт!
Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев