Гөнаһ - ул, начар гамәл, яки тәкъва тормыштан читкә китү, Аллаһының үгет-нәсыйхәтләрен һәм күрсәтмәләрен турыдан - туры бозу.
Аллаһы үз бәндәсен гөнаһтан коткару өчен Мәңгелек Инҗилне бирде.
Инҗил - ул Гайсә Мәсих аша гөнаһтан котылу турындагы Изге Хәбәр. Кемдер быга ышанмый, шуңа карамастан Раббы Гайсә бу җиргә, безне гөнаһлардан арындыру өчен килгән. Ул кеше булып туа. Инҗил аша Аллаһы безгә болай ди:
«Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган. Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән. Әмма ул бу турыда уйлап йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп: – Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы Изге Рухтан. Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде». Инҗил Маттай 1:18-21
Гөнаһ кайдан бар булган дисәгез, аның Изге Язмадагы билгеләмәсен табарга кирәк.
«Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, барлык кешеләр үлемгә ия булды, чөнки һәммәсе гөнаһ кылды».
Инҗил Римлыларга хат 5:12
«Хактыр: бу дөньяга мин гаепле булып туганмын, ана карынында ук гөнаһлы булганмын». Зәбур 50:7
Әгәр Раббы Аллабыз, гаделсезлекләре аркасында гөнаһка тулган кешеләрне җәзаларга теләсә, Ул җир йөзендә бер генә җан иясен дә калдырмыйча һәлак итеп бетергән булыр иде. Ләкин Аллаһыбыз, безнең һәрберебезгә Аның белән, яки Аннан башка яшәргә сайлау бирә. Кем Раббы Аллаһы ягына баса, ул бәхетле, чөнки андай кеше мәңгелек тормышка ия булачак. Барлык гөнаһлар, бу дөньяда үзебезне түбәнсетү сәбәбе. Раббы Аллаһыбыз кемне дә булса хурлыкка төшерми, ә аны коткарырга тели.
Гөнаһлар бөтен бер шәһәрнең яки халыкның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Нух пәйгамбәр вәгазьләрен тыңларга теләмәгән халык су астында калган. Туфан, Нух пәйгамбәрнең гаиләсеннән башка, бөтен имансызларны да йоткан.
«Раббы күңеленә фәкать Нух кына хуш килде. Нухның яшәү рәвеше болайдыр: ул тугры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше иде. Аның өч углы булды: Шем, Хам вә Яфет.
Әмма Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан иде. Аллаһы җир йөзен күзеннән кичерде һәм һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары туры юлдан читкә тайпылганнар иде».
Тәурат Яратылыш 6:8-12
Гөнаһлар кеше йөрәген сагыш белән тутыра, гомер озынлыгын да кыскарта. Гөнаһлы кешеләргә үлем көтмәгәндә килә. Әле тагын йөз ел яшәргә, аннан соң тәүбә итәргә җыенучылар гөнаһлы килеш китеп бара. Әгәр кеше кечкенә бер гөнаһ эшләсә, ул кешегә икенче тапкыр гөнаһ кылу инде куркыныч булып тоелмый.
Кемегез, мин Аллаһыға тугры дип әйтә ала?
Кемегез Аллаһының боерыкларын җиренә җиткереп эшли?
Ә бына Аллаһы, Нух пәйгамбәр турында болай ди:
«Раббы Нухка: – Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер, – диде. – Чөнки бу буын кешеләре арасында син Минем хозурымда тугры булдың...
... Раббының барлык боерыкларын Нух җиренә җиткереп үтәде».
Тәурат Яратылыш 7:1;5
Шуңа күрә, бәхетле булырга теләсәгез, Раббы Аллаһы Гайсәгә тәүбә кылып изге гамәлләр эшләп яшәргә кирәк.
«Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз». Инҗил Рәсүлләр 2:38
Кайбер кешеләр, һәр гөнаһлы эшне, яхшы эшләр белән каплап була дип уйлый. Болай дип уйлау дөрес түгел. Гөнаһлы эшне, Аллаһыга тәүбә итеп кенә, каплап була. Әгәр явызлык эшләүдән үзеңне саклап яшәсәң, Аллаһы рәхмәтен сизеп яшәрсең. Гөнаһ кылмас өчен, Раббыга якын булыгыз. Аллаһы Үзенең изгеләренә болай ди:
«Явызлык эшләүдән саклан, яхшылык кыл, шулчак гомер бакый имин яшәрсең. Чөнки Раббы гаделлек сөя,
тугры бәндәләрен ташламый. Ул аларны мәңге имин яшәтер,
ә яманнарның нәселен корытыр.
Тәкъвалар биләмәгә җир алырлар
һәм шунда гомер бакый яшәрләр».
Зәбур 36:27-29
Гөнаһсыз юлларны үз итегез, чөнки
Аллаһыга тугры кеше генә, Аның күз уңында һәм Аның янында яшәячәк.
Тик гөнаһсыз юлда йөрүчеләр генә Аңа хезмәт итәчәк. Һәр мәкерле бәндә Аллаһы өендә йәши алмый. Әгәр бу җирдәге гомерең бөткәч, Аллаһы Раббы Гайсә Мәсих янында ким-хур калмас өчен, Аның кагыйдәләре каршында синең йөрәгең гөнаһсыз вә саф булсын. Чөнки:
«Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алыр. Коткыга төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. Һәркемне үзенең үк хайвани теләкләре вәсвәсәгә сала, алар аны кызыктырып алып кереп китә һәм тозакка эләктерә. Шуннан соң хайвани теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ ныгыгач – үлемне. Үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, газиз имандашларым».
Инҗил Ягъкубтан хат 1:12-16
Бу теманың азагында, сез бер ничә аятны укырсыз дип калам. Кем ничек уйлый һәм нинди укулар алып бара, сезгә болай дип әйтер идем. Безнең барлык гөнаһларны, бер Раббы Аллаһыбыз Гайсә Мәсих аша гына кичереп була. Чөнки Аллаһы сүзе, Изге Язмада шулай язылган. Дини назанлыктан ерак торучы кешегә, Изге Язма Аллаһы хәкыйкате булып тора. Раббы Алла безгә болай ди:
«Тәкъва кеше гомере буе гөнаһсыз сукмактан барыр; үзеннән соң аның балалары да бәхетле булыр!»
Гыйбрәтле сүзләр 20:7
«Әмма хәзер Муса канунына бәйсез рәвештә Аллаһының кешене ничек итеп аклавы ачыкланды. Бу турыда Канун һәм пәйгамбәрләр шаһитлык итә. Аллаһының кешене иман аша аклавы Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрнең барысына да бирелә. Кеше белән кеше арасында аерма юк, чөнки барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. Барысы да Аллаһы мәрхәмәте белән үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аркылы Аллаһының аклавын бүләк итеп алалар. Аллаһы Гайсәне кичерелү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Бу кичерелү Гайсәнең каны аша иман итүчеләргә бирелә. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, чиксез сабырлык күрсәтеп, Ул Үзенең хаклыгын раслады. Шулай итеп, хаклыгын хәзерге вакытта да күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый».
Инҗил Римлыларга хат 3:21-25
«Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына иман итүчеләрнең берсе дә һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Углын бирде. Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша коткарылсын өчен дөньяга җибәрде. Аңа иман итүче хөкемгә тартылмый, ә инде иман итмәүче хөкемгә тартылды, чөнки ул Аллаһының бердәнбер Углына иман китермәде. Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәтләнә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, аңа килми. Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә». Инҗил Яхъя 3:16-21
Колагы булган ишетсен, иде.
Фатихалы булыгыз. Амин!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев