2024 елның 16-18 апрелендә беренче тапкыр Ханты-Мансийскида Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды, дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Кариев театры «Обск-угор халыклары театры» сәхнәсендә өч спектакль – «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек» (режиссеры Ренат Әюпов) һәм «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең лонг-листына кергән «Гөлчәчәк» спектаклен (режиссеры Булат Гатауллин) күрсәтте.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова гастрольдән алган тәэсирләре белән бүлеште. «Спектакльләребез Ханты-Мансийск тамашачысында зур кызыксыну тудырды. Татар җәмәгатьчелегенә бик рәхмәтлебез – алар шушы өч көн дәвамында безнең белән булды, бер бер гаилә, дигән хис туды, ә моны тою бик кадерле. Якын арада коллегаларны үзебездә дә кабул итәрбез дип өметләнәбез. Аларның гастрольләре татар тамашачысының дөньяны күзаллавын киңәйтәчәк һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытачак», – диде ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев