Лия Михаил кызы Заһидуллина 1946 елның 25 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Казан театр училищесын, Казан университетын, телевидение һәм радио хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенсоюз институтын тәмамлаган.
1966 елдан «Татарстан» Дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең Казан телевидение студиясе дикторы булып эшли. 1993 елдан бирле дикторлык төркеме җитәкчесе, 1997 елдан «Диктор-ТВ» студиясенең сәнгать җитәкчесе, 2001 елдан - «Татарстан» Дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе рәисе урынбасары, шеф-мөхәррире, 2005-2017 елларда - Дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең «Татарстан» бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы булып эшли.
Лия Заһидуллина - Төркия, Венгрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Туниска багышланган телефильмнар авторы һәм алып баручысы булды.
Туган көнегез белән Сезне!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев