Предыдущая публикация
Кемдер әйткән җәннәт ишеген.
Ахирәттә урыны оҗмах булыр
Ана кадерен белгән кешенең.
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә
Уйлап торсаң исе китәрлек!
Бу дөньяда бармы берәр дога,
Әнкәй догасына җитәрлек?
Аналарның хәер-фатыйхасы
Саклый безне гомер юлында.
Бәхет ачкычлары кайда? –дисез,
Газиз әнкәйләрнең кулында.
Кайтып күрик, кадерләрен белик!
Әнкәйләрнең күзе юлдадыр.
Балам, - диеп әнкәң каршыласа,
Олы бәхет бәлки шундадыр.
Тәслимә Кәримова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
Бүген туган көненә җыелган булыр идек...