Бөтендөнья татар конгрессы 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров форум кысаларында оештырылачак фикер алышу мәйданчыклары турында сөйләде.
«Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык ижаты» фикер алышу мәйданчыгына аерым игътибар бирәсем килә. Татар мәкаме төшенчәсен безгә киң колач белән җәелдерергә кирәк. Татар мәкаме белән азан укучылар бармак белән генә санарлык. Коръән хафизлар бар, ләкин азанны татар мәкаме белән Марсель Әхмәдуллин, Марсель Вәгыйзов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре генә укый белә», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында журналистларга.
Аның әйтүенчә, Казанда Рауза мәчетендә татар мәкаме үзәге ачылган. «Тәртип» радиосында да татар мәкаме белән азан әйтү мәсьәләсе күтәрелә, бәйге буларак та оештырыла. Татар мәкаме төшенчәсенә аерым игътибар итик әле. Аның үзенең методикасы бар. Җәлил хәзрәт Фазлыев китапларында, вәгазьләрендә бу хакта аңлатыла. Мәсәлән, «а» авазын «о»лаштыру мәсьәләсе бар. Коръән хафизларны чакырып, әлеге фикер алышу мәйданчыгын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шушы мәдрәсәдә укыткан укытучылар белән аерым яссылыкта оештырабыз», - диде Данис Шакиров.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев