Бу сүзләрнең хаклыгына без 7нче мартта тагы бер кат инандык.
Бу күркәм чарада: Галимовлар, Фарраховлар һәм Салиховлар катнашты.
Һәрбер гаилә үзләре һәм осталыклары белән таныштырды.
Уңган әниләребез ,Айгөл Салихова белән Илвира Галимова, бик тиз әзерләнә торган торт рецепты белән уртаклашты. Ә Фарраховлардан аш-суга кызлары оста икән, ул безгә үз куллары белән коймак пешереп алып килгән.
Гаиләләләр татарча сорауларга да җавап бирде, хәрефләрдән сүзләр дә төзеде, актерлык осталыкларында да сынатмады, музыкаль күчтәнәчләр дә күрсәтте, хәтта ки әтиләребез дә бер бәйгедән дә читтә калмады.
Шулай ук бәйрәмне Туймазы районының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының "Туймазы мәрҗәннәре" ансамбле һәм балалар чыгышы бизәде.
Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтте.
#төмәнәкТатарҮзәге
#фаниргалимов
#туймазыкультура
#туймазыАкКалфак
@fanirgalimov
@_ravia_farhitova_
@gareevashaimardanova
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев