Фильтр
Все темы
Тюрюш!
добавлена сегодня в 14:36
Тюрюш!
добавлена сегодня в 12:16
Тюрюш!
добавлена вчера в 15:24

28 май -Чик сакчылары көне

Ел саен, 28 май көнне, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.Бу көнне элеккеге һәм хәзерге вакыттагы чик сакчылары, үзләренең хәрби иптәшләрен тәбрик итәләр һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән батыр хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алалар.
Чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләрне, шулай ук бүгенге көндә дә Ватаныбыз чикләрен саклаучы һәр солдатны бәйрәмнәре белән тәбрикләп, алар алдында баш иябез, сәламәтлек телибез. Чөнки аларның тырышлыгы белән дәүләтебез халкы тыныч яш
Тюрюш!
добавлена 24 мая в 12:21
Тюрюш!
добавлена 22 мая в 21:29
Тюрюш!
добавлена 22 мая в 18:56
Тюрюш!
добавлена 19 мая в 09:49

19 май

Пионерлар көне - Бөтен Союз Пионерлар Оешмасының туган көне
Пионер рухын саклаган, пионер балачагын искә төшергән , яшьлек һәм батырлык символы буларак кызыл галстукны онытмаган һәркемне бәйрәм белән. Алга бар, планнарыңа иреш, җиң, якыннарыңа булыш һәм чын герой булып кал.
Тюрюш!
добавлена 18 мая в 08:00
Тюрюш!
добавлена 16 мая в 13:28

Сәламәт булыгыз

"Сәламәт Республика - Сәламәт Төбәк" акциясе Башкортостанда дәвам итә.
Бүздәк районы Түреш авылында 29 ,30 майда кабул итәләр.
Иң мөһиме - паспортыгызны һәм медицина страховкасы полисын үзегез белән алу.
Медицина тикшерүләре бушлай, чират буенча.
Командаларга Буздяк Үзәк район больницасы белгечләре - терапевт, кардиолог, хирург, эндокринолог, стоматолог, УЗИ табибы, шулай ук ​​Республика клиник хастаханәсенең неврологы һәм урологы керә.
Сәламәт булыгыз! Рәхим итеп килегез!
Тюрюш!
добавлена 15 мая в 12:11

15 май-Халыкара Гаилә көне

Хөрмәтле авылдашлар!
15 май - Халыкара Гаилә көне. Бу гаилә - безнең тормышыбызның нигезе, тормышыбызның башлангычы, ул безне гомер буе чолгап алган иң якын кешеләр, безне көтеп торучы, яратып торучы, һәрвакыт аңларлык, ярдәм итәр.
Яшьләрнең нинди тәрбия алуы, нинди кыйммәтләр үзләштерүе, нинди талантлар табачагы һәм нинди кеше булып үсүе гаиләгә бәйле.
Барлык гаиләләргә ихлас күңелдән тынычлык, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек һәм иминлек, җан тынычлыгы, җан байлыгы һәм кешелек бәхете, йорттагы һәм яратучы, игелекле, ярдәмчел балалар телим!
Тюрюш!
добавлена 12 мая в 09:00

12 май -Халыкара шәфкать туташлары көне

Хөрмәтле шәфкать туташлары, профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз! Мондый мөһим һөнәрне сайлаганыгыз, бәяләп бетергесез эшегез һәм түземлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә!Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак авыл халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Тюрюш!
добавлена 10 мая в 09:58
Тюрюш!
добавлена 9 мая в 11:14
Тюрюш!
добавлена 9 мая в 07:34

9 май-Җиңү көне

Кадерле авылдашлар! Бу якты һәм матур май бәйрәме һәркайсыбыз өчен горурлык чыганагы булсын, йөрәкләребезне шатлыкка күмсен, яшәргә дәрт һәм туган ягыбыз иминлеге өчен эшләргә көч бирсен! Ак бәхетләр, аяз күк йөзе, күңелләрегезгә җылылык һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!
Тюрюш!
добавлена 8 мая в 13:23

Сез мәңге безнең хәтердә

2024 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә.
9 май - безгә тынычлык һәм ирек биргән, фронтта һәм тылда сугышкан һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн.
Дистә еллар уза, буыннар үзгәрә, ләкин Бөек Җиңү, милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы булып безнең йөрәкләрдә кала.
Бүген, 8 май Бөек Җинүнең 79 еллыгына багышланган митинг- концерт үтте.Балалар мәктәпкә җыелды, һәрберсе матур киенгән, кулларында — бабаларының сүрәтләре. Балалар “Үлемсез полк” йөрешенә кушылырга әзер. Алар мәктәптән Җиңү паркына килделәр
“Үлемсез полк”тан соң митинг үтте, ул авыл советы рәисе Рима Раисовна тә
Тюрюш!
добавлена 5 мая в 11:18

Җиңү тәрәзәләре

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.
Түреш мәктәбе укучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. 2,3,4 класс учылары үзләренең кабинет тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килделәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.
Тюрюш!
добавлена 1 мая в 20:35
02:44
lv_0_20240430162657.mp4
4 156 просмотров
Тюрюш!
добавлена 1 мая в 11:33

1 май

1-Май килеп житте,
Кояш балкый биектə!
Уятсын ул шатлыкларны,
Тынычлык йөзсен күктə!
Яшəсенбез татулыкта
"Мир, труд, май!" диеп,
Язмыш биргəн бик күңелле
Моңлы көйлəргə биеп!
Гомер итəргə язсын,
Бəхет атына атланып!
Исəн-сау яшəп, таза булып,
Һəрбер көнгə шатланып!!!
1 мая 2024. Ильфат Гатауллин
Тюрюш!
добавлена 30 апреля в 10:03

Яшел Башкортостан

30 апрельдә безнең авыл да республика күләмендә игълан ителгән “Яшел Башкортстан” акциясенә актив кушылды. Бүген уздырылган өмәдә авыл халкы, кайткан кунаклар бик актив катнашты. Бу изге эшкә иртән-иртүк керештеләр. Яшелләндерү урынында, чишмә буена, шактый гына үсентеләр утыртылды. Үсентеләр гөрләп үсеп китсен, һаваларыбыз саф, илләребез тыныч булсын. Килгән һәрбер авылдашка зур рәхмәт, авылыбызның киләчәгенә, туган як табигатенә,  экологик торышына битараф булып калмыйча, йөрәк кушуы буенча ярдәмнәре өчен.
Тюрюш!
добавлена 29 апреля в 13:32
Показать ещё