tyuryush

Тюрюш!

Добавлено фото в альбом

tyuryush

Тюрюш!

12 май -Халыкара шәфкать туташлары көне
Хөрмәтле шәфкать туташлары, профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз! Мондый мөһим һөнәрне сайлаганыгыз, бәяләп бетергесез эшегез һәм түземлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә!Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак авыл халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез.
tyuryush

Тюрюш!

Добавлено фото в альбом

tyuryush

Тюрюш!

Авылдан читтә яшәгән якташларыбыз.
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

9-май белəн авылдашлар, 9-май белəн илем! Бөек Жиңү бəйрəме белəн!!!
Котлыйм сезне авылдашлар
Жиңү бəйрəме белəн!!!
Илебезгə зур шатлыклар,
Бəхет биргəн көн белəн!
Бөтен дөнья көткəн бөек жиңү
Сөендергəн күпме халыкны!
"Ватаным" дип үзен жəллəмəгəн
Бар адəмгə биргəн шатлыкны!
Изге ветераннар чыдамлыгы,
Батырлыгы көчен бирəдер.
Шуңа күрə бүген күкрəклəрдə
Йөрəклəребез шашып тибəдер!
Кошлар сайрый матур итеп
Яшел агачлар арасында.
Нинди генə чəчкə атмыйдыр
Тыныч табигать каласында!
Балкысын кояш зəңгəр күктə,
Күгəрченнəр анда очсыннар!
Һəр баланы күкрəклəргə
Имин ата-анасы кочсыннар!
Яшəсен матур тынычлык
Бугенге көндə вə иртəгə дə.
Алга барсын абынмыйча,
Беркайчан бер киртəгə дə!
09.05
tyuryush

Тюрюш!

9 май-Җиңү көне
Кадерле авылдашлар! Бу якты һәм матур май бәйрәме һәркайсыбыз өчен горурлык чыганагы булсын, йөрәкләребезне шатлыкка күмсен, яшәргә дәрт һәм туган ягыбыз иминлеге өчен эшләргә көч бирсен! Ак бәхетләр, аяз күк йөзе, күңелләрегезгә җылылык һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Сез мәңге безнең хәтердә
2024 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә.
9 май - безгә тынычлык һәм ирек биргән, фронтта һәм тылда сугышкан һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн.
Дистә еллар уза, буыннар үзгәрә, ләкин Бөек Җиңү, милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы булып безнең йөрәкләрдә кала.
Бүген, 8 май Бөек Җинүнең 79 еллыгына багышланган митинг- концерт үтте.Балалар мәктәпкә җыелды, һәрберсе матур киенгән, кулларында — бабаларының сүрәтләре. Балалар “Үлемсез полк” йөрешенә кушылырга әзер. Алар мәктәптән Җиңү паркына килделәр
“Үлемсез полк”тан соң митинг үтте, ул авыл советы рәисе Рима Раисовна тә
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Җиңү тәрәзәләре
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.
Түреш мәктәбе укучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. 2,3,4 класс учылары үзләренең кабинет тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килделәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Тынычлык, хезмәт, май! Бәйрәм белән!
02:44
lv_0_20240430162657.mp4
3 569 просмотров
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Добавлено видео
00:57
Мустаевлар
1 573 просмотра
Показать ещё