Аяз күктә урак ай калыккан, Галәм тулып йолдыз сибелгән. Аяк өсте йоклый агачлар да, Җил исмәгәч салкын себердән. Ай калыккан... Үзе чалкан яткан, Үзе гүя җирне күзәтә. Ә бит кичә!.. Нинди давыл иде... Бәлки, шул ай көнне үзгәртә?.. Манараның аен көнләштереп, Ачык сары төскә манчылган. Тансыклаган аяз айлы бу төн - Әкият кебек, сере ачылган... Күктә ак йолдызлар. Ә күңелдә... Ә күңелдә язгы назлы хис!.. Дөнья гамен онытып торырлык шул, Аяз булса, айлы язгы кич... Роберт Сәлахиев #укы
Адашкандай еллар арасында, Сукбай кебек сукмак эзләдем. Чор тузанын җаннан кага-кага, Туры юлны һаман күзләдем. Яшәешнең серле тыкрыклары Пәрәвездәй ала бөтереп. Бөҗәк кебек куя ябыштырып, Язмышыңа йөрсәң төкереп. Үрмәкүчтәй канны эчәргә дә Теләүчесе тора табылып. Шатлык кына түгел, кайгысы да Көтмәгәндә үтә кагылып. Яшәү - көрәш... Гомер ызанында Сыкрый кайчак йөрәк ярасы. Туры юлны һаман эзлим әле, Кыскарса да еллар арасы... Рөстәм Зәкуан #укы
Күңелеңә сеңдереп куй, Кешем шуны аңла - Хак Тәгалә кодрәтендә Дөньясында бар да. Хак Тәгалә кодрәтендә Яшәүләр дә безнең. Сыналырга яралганбыз - Булыйк шуңа түзем. Оҗмахлы итә кешене Аллаһ хакын хаклау. Иң саваплы изге гамәл - Дин юлыннан атлау. Аллаһны зурлау тиешле Җирдә кем булсак та. Ярдәмгә килер Бөек зат Безгә авыр чакта. Сабырлыкны җуймыйк җанда, Ни көтсә да алда. Хак Тәгалә кодрәтендә Дөньясында бар да... Фәнәвис Дәүләтбаев #укы
  • Класс
Акрын гына салкын яңгыр Явып ята... Куркып кына алмагачлар Чәчәк ата. Аптырарлык Ходай бирмеш Һәрбер көнгә. Аңлаешсыз һәм җайсыз яз Килде җиргә. Яңгыр катыш кар бөртеге Төшеп ала.. Килә ява... килә ява... килә ява... Чия, шомырт шау чәчәккә Күмелгәннәр. Әйтерсең лә ап-ак тунга Төренгәннәр. Һич кенә дә юк кояшның Бер әсәре. Вәйт, бирде бу майның безгә Чын зәһәрен. Чәчү чәчтек - шыта алмый, Җирдә ята. Ничек карап булсын моңа Бармак аша. Ах киләбез, ух киләбез - Нужа куа. Ни хәл итмәк?! Бездән тормый, Риза шуңа! Ничек кенә көчле кебек Тоелсак та, Бу дөньяда барына да Ходай хуҗа! Марат Илдаров #укы
Күңелемә шатлык тулды тагын, Әйтерсең лә, яшьлек-яз җиткән. Һәр яз саен коштай талпынсам да, Бу гомерләр - аккан су икән... Елгаларның шашып тулуыннан Йөрәккәем, гүя, ак җилкән... Ашкынсам да тормыш диңгезенә, Бу гомерләр - аккан су икән... Күпме еллар инде үрләсәм дә, Менәсе лә таулар, һай, өлкән. Ымсындыра һаман яңа үрләр, Тик гомерләр - аккан су икән.... Сәкинә Тотманова #укы
Сабый чакта - тиз үсәсе килә... Ә зур үскәч - нәни каласы. Тик күңелләр балачакта кала, Без һаман шул - авыл баласы... Бер борылып артка карыйсың да, Борма-борма юллар сузылган. Кендек каның тамган туган көннән, Язмыш сызган гомер узылган. Гомер - чишмә! Башы кайда дисәң, Чишмә башы - туган нигездә. Газиз әткәй-әнкәй куенында, Барыбыз да ай-һай тигез лә... Мәшәкатьле гомер җилдәй уза, Сыный дөнья адәм баласын. Гомер тауларына үрмәләгәч, Узган юлга хәйран каласың... Шатланасың исәннәргә карап, Киткәннәргә дога кыласың. Бүгенеңә шөкер итәсең дә, Алга карап план корасың... Әй, син гомер! Узмас төсле идең... Сизелми дә калды узганың. Киләчәгең бәрәкәтле булсын, Матур булсын, Аллаһ, язганың!
  • Класс
Син суыктан кайтып кердең бүген. Пирчәткеңне салдың кулыңнан, Туңган бармакларга исең китми. Тик күзләрең язны сагынган... Чәй утырттың газга, кәстрүл куйдың. Юылмаган савыт юылды. Күнегелгән тормыш янә кайтты. Аш та пеште, чәй дә суынды... Бар да кабатлана. Тормыш үтә, Кыш артыннан язлар эз сала... Тик мәхәббәт, көзге кояш сыман, Күренә дә, кабат югала... Тиле күңел һаман нидер көтә. Ник җылытмый гаилә учагы? Әйтерсең лә, кар астында калган Шашып сөйгән парның яшь чагы... ...Син суыктан кайтып кердең тагы. Пирчәткеңне салдың кулыңнан. ...Тик күзләрең килер язны түгел, Өшегән бармакларны назлый-назлый, Өреп җылытыр ярны сагынган... Халисә Ширмән #укы
Йокы мендәренең мамыклары Күптән очмый минем тирәмдә. Керфекләргә оеп куна йокы Яшь тамчысы булып тирбәлә... "Төннәр буе йоклый алмый ятам" Бөек җырчы шулай сызланды. Күпме төннәр мин дә шундый хәлдә Санап чыгам йөрәк сызганны... Таң сызыла офык читләрендә Тагын яшәү, өмет кабына. Керфекләрдән коела да яшем Әллә кайдан көчләр табыла. Үз-үземне тетеп әрләп ташлыйм: "Әти кызы, нәрсә бирештең? Сиңа шундый елак, йомшак булу Бөтенләй дә инде килешми! Сөрт күзләрең! Йөгерт әйдә, йөгерт Тормыш шундый, булма җебегән!" Үзем ярсып-ярсып эшкә чумам, Әйтерсең лә хәлем бер дигән. Кояш күзләренә карап торам, Нурың бирче, димен, Кояшым. Кулларымны чеметкәләп алам, Мактый-сүгә кырыс дөньясын. Яшәү өчен көчл
  • Класс
#меңдәберхикәя "Саф чишмә" -Сөйләгез,бу клиникадагы хезмәтегез турында.Тәрәзә янындагы картлач та коляскасын өстәл читенәрәк китереп ,Нәркисне күз угыннан кичерә башлады. -Бер ел артык эшләдем монда.Башкалар тормышы белән кызыксынырга вакытым да,теләгем дә булмады.Сөйләшергә дә вакыт юк иде бит.Иртән процедурныйда система куям,төшке аш вакытында пиявкалар кую башлана.Көндезге икедә уролог белән сексопотолог килә,аларга авыруларны әзерләп куярга кирәк.Зубной кабинетта та эшли идем бит әле.Анда кереп тиз генә инструментларны әзерләп чыгам.Бөтен бәла үземнең хатамнан башланды кебек. Бер көнне урология кабинеты дип бухгалтерия кабинеты ишеген ачтым.Карасам.кабинет тәрәзәсе янында Гөлминур Әкр
Показать ещё