Предыдущая публикация
Следующая публикация
Закрыть
Свернуть поиск
Сервисы VK
Mail.ru
Почта
Облако
Календарь
Заметки
Видеозвонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить свой сервис для вас.
Вы можете принять их или настроить их самостоятельно.
Больше информации
Принять все
Настроить
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
Поэт, поэтесса
Вступить
Пожаловаться
Лента
Темы
16 629
Фото
16 152
Видео
14
Участники
10 481
Фильтр
Всё
Увлечения
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
19:35
Эшләнәсе эшләремне, Сузасы да килми. Яңабаштан шул ук юлдан, Узасы да килми. Ул юл инде кызык түгел, Үтелгән бит бер кат. Инде искә ала-ала, Сүтелгәндер ун кат. Кошлар да бит үз агачын, Сайлый сайрар өчен. Вакыты ул түгел кебек, Юллар сайлар өчен. Калган гомер җитәр микән, Тагын бераз көтсәм? Үземне бит гафу итмәм, Иске юлдан китсәм... Гөлфизә Кәлимуллина
#укы
Показать еще
Комментировать
0
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
18:35
#укы
Показать еще
1 класс
Поделились: 1
Комментировать
1
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
17:35
Апрель, апрель… Күпме бүләк иттең Сөенечле матур ал таңнар... Йомшак бөреләрен синдә бизәп, Яр буенда серләшә таллар... Күңелгә дәрт өсти һәр яшеллек, Яфрак яра, әнә, агачлар... Ак күлмәген көткән кәләш сыман, Майга кереп бара алмагачлар... Хуш апрель... Саубуллашасың син, Җылы яңгырларны яудырып, Табигатьтән күчкән яшәрүне Көтәбез шул күзләр талдырып... Шушы айда кошлар сөенешеп, Җылы яктан күпләп кайттылар. Онытыла язган җыр-моңнарын Синең куеныңда таптылар... Май айлары хәерледән булсын, Дөнья ак чәчәккә күмелсен. Һәрбер кеше исән-имин булып, Ак бәхеткә генә төренсен.. Мәхәббәтле булып күренсен... Гөлнур Мөхәммәтханова
#укы
Показать еще
1 класс
Комментировать
0
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
16:35
Җырдагыча... җилгә сөялдем дә, Карап торам гади баланга… Раббым, Аллам! Хәсрәтләрсез гомер Бирсәң иде һәрбер балаңа! Ә баланым, тәсбих тарткан сыман Үзалдына гына нидер сөйли... “Көзләр килми калмый берәүгә дә… Җил көчәйгән саен яфрак кими... Шәрәләнә барган саен салкын… Җылытмакчы булып җимеш яна… Әй җимешем… Син янганнан гына Җиллэр тынып, җир җылынса кана… Җил-җилбәзәк! Аның зәһәреннэн Яфрак яраррр… өзелмәсен өмет… Һәр хәбәрен чынга ала күрмә, Колагыңа ысылдаса килеп… Һәр колакта яфрак булган кебек, Һәр яфракның бардыр колагы!!!... Пышылдап та гайбәт сөйли күрмә!”- Дип пышылдый балан куагы... “Язның җиргә килми ка
Показать еще
7 классов
Поделились: 1
1
1
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
15:35
Яшәү белән үлем арасы, Күзең ачып йомган арада. Кайчан, ничек гомер беткәне, Мәгълүм бары газиз Аллага. Байлык дисәң, байлыгы да кала, Акча дисәң, нигә ул анда. Бүген яшик исән без диеп, Шөкер кылып аткан һәр таңга. Исәнлектән безне аермасын, Яшәгәндә монда кунакта. Алтын таулары да кирәк түгел, Гомер өзелеп китсә яшь чакта. Балаларның кайгыларын күрмик, Бик авыр бит бала югалту. Тормыш авыр диеп зарланмыйк, Шул да булды мени кайгырту... Раббым биргән безгә гомерне, Бүлмәгән ул байга, ярлыга. Бу бит әле сабый дип тормый, Алып китә җирнең куйнына... Бер - беребезгә мәрхәмәтле булыйк, Сабыр кылыйк кысып телләрне. Бәхил булсын бездән киткәннәр, Кичерсеннәр хата - үчләрне... Без бит җирдә
Показать еще
5 классов
Комментировать
0
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
14:35
Сандык төбеннән мин бер хат таптым... Заманында уйнап язылган. "Яратамын сине кадерлем" дип Язылган да, кабат сызылган. Тик шулай да таныдым мин аны... Кем куллары аны язганын. Күзләремә яшьләр тулды, шуна күрә Укып бетерә алмадым азагын. ...Шаярып уйнап йөрү иде бит ул. Теләмәдем шуңа анларга. Яратканыңны сиздем. Тик шулай да Тырышмадым сина ярарга. Каты тордым. Матур сүзләрне дә Хәтерләмим сиңа әйткәнне. Тик хәтерлим, җәйге озын кичтә Ялгыш кына сине үпкәнне. Кош тоткандай сөендең шул чакта, Әзер идең күккә чөяргә. Башкалардан мине тартып алып, Гомер буе үзең сөяргә. "...Хатларыма җавап язмыйсың син, Нигә килми синнән бер хәбәр? Яратамын, җаным, шашып сөям, Хуш. Күрешкәнгә кадәр..."
Показать еще
6 классов
Поделились: 2
1
2
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
13:35
Гомеремнең тукталышын саныйм, Вакыт узган саен еш кына. Кадерләрен белеп яшәдемме, Әллә яшәдемме ашкынып? Бүген узса, иртәгә үзгәрер, Бик еш шулай уйлап көттем мин. Гомер тәгәрмәчем барсын , диеп, Ашыга - ашыга шулай эттем мин. Кирәк булган туктап, азга гына, Як- ягыма азрак карыйсы. Яннарымда кемнәр икән, диеп, Туктап тирән итеп уйлыйсы. Бүген узсын әле, күзем күрер, Иртәгә бит яңа көн, дидем. Еллар агымына иярдем дә, Булмас ахры, диеп баш идем. Каршы барыр көчләр бетеп, туктап, Уйланырга вакыт җиткәндер. Узганнарын кайтарыплар булмас... Матур тормыш көтеп үткәндер. Гомер тәгәрмәчен этеп- төртеп, Яшьлек узган... ә ул көткәндер!? Ләйлә Фәрит
#укы
Показать еще
4 класса
Комментировать
0
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
12:35
Үткән дә юк безнең, киләчәк тә, Шушы мизгел бары берләштерә. Синең – минсез, минем синсез үткән Гомерләрдән калыр бер хатирә. Яшьлек елларының хәбәре бу: Син – бер ярда, мин бер ярда калган. Бүгенгедә шәүлә генә безнең – Хисләр тыйнак, сүзләребез саран. Яшьлек тә юк безнең, мәхәббәт тә Вәгъдә иткәч кабат кагылмаска. Яратудан өстен яралган без, Уйлар саллы, мәшәкатьләр башка. Тик нигә соң әрни, сыкрый йөрәк, Ник бу мизгел шушы кадәр кыска? Гомер нигә искән җилдән җитез? Күрешүләр безнең юкка, юкка! Ә шулай да тыйнак, сабыр сүзләр Бу мизгелдә безне берләштерә! Синең – минсез, минем синсез үтәр Киләчәккә калыр бер хатирә. Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
#укы
Показать еще
4 класса
Комментировать
0
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
11:35
Чаба-чаба, Куып җитәбез, дип, Без бәхетне узып киткәнбез бит… Нинди бәхетлеләр булганбыз бит, Үзебез генә белмәгәнбез бары. Бәхетеңне табу җиңел икән, Авыр ул бәхетне танулары. Бәхет һәрчак артык алда кебек, Булмас сыман аны куып җитеп. …Ярты гомер киткән инде үтеп, Үткәннәрне киләчәктән көтеп. Марат Кәбиров
#укы
Показать еще
4 класса
1
0
Класс
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
09:35
Тойгыга бирелгән күңел аша, Күз салабыз тышкы дөньяга. Уйламыйбыз алда нинди көннәр, Килеп басар диеп каршыга. Уйга батып, бирелеп хисләргә, Хыялларың җанны җылыта. Гомер уза искән җилләр кебек, Безнең белән язмыш шаярта. Күңелеңә кунган өметләрең, Тырышлыкта үткән көннәрең. Онытыла, сүнеп пыскый башлый. Телгәләнә, сокрый җаннарың. Күңелең башкача уйлый башлый. Сузган сыман моңлы көйләрне. Күз алдыңда тора бала чагың, Сагынасың үткән көннәрне. Кадерлисең чын дуслыкны саклап, Кызыкмыйча калын кесәгә. Канәгәтсең язмышыңа хәзер, Бирелмисең ялган хисләргә. Сокланасың кичке зәңгәр күккә, Сәләм биреп Чулпан йолдызга. Тырышасың якты хисләр белән, Таңнарыңны каршы алырга. Елмаеп көт кояш балкы
Показать еще
1 класс
Комментировать
0
Класс
загрузка
Показать ещё
Поиск по темам в группе
Напишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
УКЫ!!! Үзегезнең иҗат эшләрегезне безгә җибәрегез 😉
Показать еще
Скрыть информацию
Участники
10 481
Все участники
Кяримя
Эльдар
ШУРАЛЕ
Zемфира
Насима
Marsel
Сара
Ольга
Исмаил
💞☆ Rafailkina
Минияр
Рамиль
Фото из альбомов
Все
Вступить в группу
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Войти
Зарегистрироваться