#меңдәберхикәя Кайнана Төшкә туктар алдыннан бүлмәгә бик чибәр бер кыз килеп керде дә: – Маһи апа, мин кияүгә чыгам бит! – дип, сүзен әйтеп бетермәс борын, көләргә дә тотынды. Маһи апа дигәне бу сүзгә: – Уфф! – дип, көрсенеп җавап кайтарды. – Син дә ике аягыңны бер кунычка тыгып куясың икән. Әле сиңа карыйдырыем да ваемсыз яшьлегем белән очрашкан сыман буладырыем...– Бераздан ул, зур эшкә ниятләгән кеше күңеленә вәсвәсә салырга ярамаганлыкны абайлап, сүзне икенчегә борды. – Ир булмакчың кем соң? Үзеңне аңлардай нәрсәме? – Маһи апа, җаныем! Анысы нинди булса да, кешегә үпкәләмәм, үзем тапкан. Мин синнән башка нәрсә сорамакчы идем... Син, Маһи апа, бераз әйткәлә миңа, ул гаилә тормышы дигә
Озатканда бик ямансу иде ... Бездән сезгә бүген алкышлар!!! Кайткансыз да икән... Кайткансыз да икән, Кайткансыз да икән аккошлар! Күптән китте күлдә хаким иткән Әче буран, салкын ак кышлар. Сез кайтканны сагынышып көткән Таныш күлләр, таныш камышлар. Җәй буена иптәш итәрсез дә, Көз китәрсез тагын, аккошлар. Каршы алу белән озатулар... Куанычлар белән сагышлар... Әнвәр Сәрвәров #укы
Еллар үтә... Ә без әле Яшәмәдек тә сыман. Кайчан балалар үскән дә, Кайчан оныклар туган? Кайчан гомер көзе җиткән? Кайчан яшьлекләр үткән? Кайда икән ул чибәр кыз, Тартынып кына үпкән? Дөнья кудык чаба-чаба, Ким куймыйча шәп аттан. Әллә инде үзебезне Дөнья кудымы арттан? Югала да куя еллар Вакыт томаннарында, Санамаска тырышасың Күпме узганнарын да. Җавапсыз калыр бу сорау − Кайчан гомерләр узган?! Гомер үтә... Ә без әле Яшәмәдек тә сыман... Физәлия Дәүләтгәрәева #укы
Бирче Раббым, сабырлыклар миңа, Ярдәмеңнән мине ташлама. Кайгыларым артта калсын иде, Яңаларын зинһар башлама. Бирче Раббым, исәнлекләр миңа, Исәнлек бит гомер бизәге. Калдырмачы кеше кулларына, Башкасына инде түзәрмен... Бирче Раббым, зиһенемне миңа, Зиһенсез бит яши алмамын. Телимен мин һәр көн шуны иртән, Инде, дәфтәремә язамын. Бирче Раббым, акылымны миңа, Акылсыз, ул яшәү авырдыр. Сабырлык, исәнлек һәм зиһен, Шулар гына, минем малымдыр... Бирче Раббым, иманымны миңа, Бакый иманымнан аерма. Бирсәң иде телнең ачкычларын, Телсез генә мине калдырма. Ә, мин инде чиксез шөкер кылам, Якты дөньяларга туганга, Газиз Аллам, рәхмәтлемен сиңа. Дүрт ягым да сәләмәт булганга. Лилия Сәхәбиева #
Гомер уза диеп уфтанма син... Узар инде... Ни хәл итәсең. Күңел генә яшь - син һаман да Яңа таңнар атуын көтәсең... Күңел һаман да яшь... Унсигездә... Әйтерсең лә еллар үтмәгән. Сикәлтәле тормыш юлларында Яшьлек дәрте синнән китмәгән... Бар бит әле үрләр үрләнмәгән, Бар күп эшләр әле эшлисе. Яңа көннәр туар, язлар килер, Гөрләп кенә килә яшисе... Лариса Гирфанова #укы
Ашыгулар ялгышуга була, Ашыгырга никтер яраттым. Ашыгулар — урман, Ялгышларым — буран, Йөгерә-йөгерә кереп адаштым. Ашкынулар үкенечкә була, Юктыр минем сабыр канатым. Үкенечләр — урман, Ялгышларым-буран Көлә-көлә кереп адаштым. Ашыгулар шашынуга илтә, Ә мин сине шашып яраттым?! Карашларың — урман, Мәхәббәтең — буран, Елый-елый кереп адаштым. Карашларың — урман, Мәхәббәтем — буран, Елый-елый кереп адаштым... Нурия Измайлова #укы
Соравым бар, Ходай, ачуланма... Нишләп кайтып булмый үткәнгә?! Нәрсә була инде, шул кадәрле, Үткәннәргә кайтып киткәнгә?.. Нәрсә була инде, әйтче миңа, Җавабың бик килә беләсем?! Дәшмисеңме?.. Булды.. Аңлашылды! Ярамыйдыр инде, күрәмсең... Ә бит сорау миннән генә түгел, Күпләр йөртә моны уенда. Җавабын да белә барысы да.. Җайсыз җавап, Бик тә кыен да. Кайтып булмый... Хәл дә итеп булмый, Ышансак та синең көчеңә. Бер бирелә, Бары бер бирелә, Барысы да җирдә кешегә. Сабый чак та, Әти-әниле чак, Тәүге аваз, тәүге адымнар... Барысы да бер генә чак була, Бер мизгелгә күзгә чалынган... Тәүге сөю, уттай янып йөрү, Анысы да бары бер генә! Бер тапкырга барын күрер өчен Килгәнбездер инде без җирг
Кемнәрнеңдер акчасы бар, бакчасы юк. Кемнәрнеңдер бирәсе бар, аласы юк. Кемнәрнеңдер хатыны бар, баласы юк. Кемдер гомерен үткәрә эчеп, тартып. Кемдер дан-шөһрәт казана, намус сатып. Кемнәрнеңдер аты бар да, йөгәне юк. Кемнәрнеңдер ире бар да, сөйгәне юк. Кемнәрнеңдер әнисе бар, әтисе юк. Кемнәргәдер бәхет мәңге тәтисе юк. Кемнәрнеңдер ашлары бар, итләре юк. Кемнәрнеңдер башлары бар, битләре юк. Шәмсия Җиһангирова #укы
  • Класс
Бал кортлары һич кенә дә, Чәчәксез гөлгә кунмас. Бердәнбер ул, булыр берәү, Бердәнбер - ике булмас! Моңсыз булса да күңелләр, Йөрәкләр - зарсыз булмас. Бөгелсә дә, көчле - сынмас, Түгелгән - тулы булмас... Кайгы үтмәгән, хәсрәтнең, Ни икәнлеген белмәс. "Кемгәдер" чокыр казыган, Үзе дә рәхәт күрмәс! Ялгызларның хәлен исә, Парлылар төгәл белмәс. Хис -тойгылар кайнар булса — Мәхәббәт яшьнәр, үлмәс! Язмышлардан юк узмышлар. Язмышлар - бездән тормас... Гомерләр дә, һич кенә дә — Үкенүләрсез узмас! Раушания Сафина #укы
  • Класс
Показать ещё