Күңелемә шатлык тулды тагын,
Әйтерсең лә, яшьлек-яз җиткән.
Һәр яз саен коштай талпынсам да,
Бу гомерләр - аккан су икән...
Елгаларның шашып тулуыннан
Йөрәккәем, гүя, ак җилкән...
Ашкынсам да тормыш диңгезенә,
Бу гомерләр - аккан су икән...
Күпме еллар инде үрләсәм дә,
Менәсе лә таулар, һай, өлкән.
Ымсындыра һаман яңа үрләр,
Тик гомерләр - аккан су икән....
Сәкинә Тотманова
#укы