Тормыш ул тәгәрмәч шикелле.
Вакытлар кайтарыр үкенеч,
Үткәнгә кайтулар икеле...
Күперләр яндырма артыңнан,
Кемнәрдер калырлар ярларда.
Эзләрсең дусларны кирәктә,
Булмаслар үзеңне барларга...
Сызлатма кешенең йөрәген -
Авыр сүз иң авыр яра ул.
Мең тапкыр гафулар итсә дә,
Кешенең җанында кала ул...
“Булмас” дип беркайчан әйтмә син,
Тормыш ул бик серле табышмак.
Көн туа... Белмисең ни көтә...
Баш иеп килерсең язмышка...
Соң булыр кирегә кайтырга,
Миллионнар булса да кесәңдә.
Үткәннәр кайта ул бары тик
Хисләрдә... Хәтердә... Төшләрдә...
“Ялгышмам” димә син беркайчан,
Мең тапкыр тәүбәгә киләсең.
Каты итеп абынган чагыңда,
Ташка да сәламең бирәсең...
Тормыш ул тукталмас карусель -
Әйләнә, әйләнә, әйләнә...
Яшәтә адәмне төрлечә -
Кышларда, язларда, җәйләрдә...
“Юк” диеп әйтмә син беркайчан -
Ялгышма тормышта ялгыш та.
Безнең бар яшәеш бәйләнгән,
Сагалап йөрүче язмышка...
... Катлаулы, бик гади язмышка!
Вазыйх Фатыйхов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев