Предыдущая публикация
Бәхет бүләк итсен айлы төннәр
Сөям, җаным...Сөям...Сөям... диеп
Пышылдасын безнең иреннәр.
Урал әле ...Урал чәчләремә
Бәхетем син...Бәхетем... диеп
Назларыма сине күмим әле
Җаным, тәнем белән сине сөеп.
Үп әле син татлы иренемнән
Күзләреңне йомып.. Он(ы)тылып
Сөю чәчәгенең һәр таҗыннан
Торсын әле, торсын наз тамып.
Бәхет төне булсын һәр төнебез
Яшик әле сөеп-сөелеп
Җаннар җанда булсын...Күзләр-күздә...
Йөрәгебез типсен бер булып. (Рүзилә Гатауллина)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2