Предыдущая публикация
12 июньнән “Зәй-ТВ” телеканалының аналог эфир телевидениеләрендә тапшырулар бирү өчен лицензиясе бетте. Шул сәбәпле, хәзер антенналарда “Зәй-ТВ” сигналын тотып булмый. Ә Зәй телевидениесы тапшыруларын элеккечә кабельле телевидение операторы аша карарга мөмкин. МТСта – 557нче, Таттелекомда – 22нче кнопкаларда “Зәй-ТВ” тапшыруларын күзәтергә була. Моннан тыш, “Татарстан-24” телеканалы “Зәй-ТВ”ның партнеры буларак, Зәй яңалыкларын да күрсәтә. Район тормышы турындагы тапшыру, сюжетларны “Новости Заинска” сайтының рус һәм татар бүлекләреннән карап бару мөмкинлеге бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев