Предыдущая публикация
🌷💞🙏🏻 Ялларыгыз файдалы, матур үтсен, үзегез - сау, җаныгыз - тыныч, ризыкларыгыз - бәрәкәтле, йөргән юлларыгыз уң булсын, амин.🤲🙏🏻🌺
Яңа көн белән,дусларым,
Иминлек булсын өйдә;
Кояшлы ямьле язларда
Файдалы яллар - Сезгә!
Юлчыларга - хәерле юл,
Эшләүчегә - җиңеллек,
Туң йөрәкле кешеләргә -
Иңсен бары - игелек!
Илләрдә –тынычлык булсын,
Саулыктан аермасын.
Кайгы җиле үтеп кереп,
Канатны каермасын!
Үзе биргән сынауларга
Раббым сабырлык бирсен.
Бу дөньяда һәр кеше дә
Хәерле гомер итсен!🙏
Гөлнур Мөхәммәтханова🌼
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев