Насаралар белән яһудләрнең диннәре - Ибраһим диннәреме (авраамические)?
Кешеләр арасында шундый фикер таралган, имеш, 3 дин дә Ибраһим пәйгамбәрдән (عليه السلام) чыккан, аларны "Авраамические религии", дип атыйлар.
Ә бу чыннан да шулаймы соң?
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Ибраһим яһүд динендә дә, насара динендә дә булмады, ләкин ул бериләһлек динендә булучы мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады.» (3:67)
Һәм шулай ук Аллаһ Тәгалә әйтте:
«Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң иңдерелде (ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз), шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы?» (3:65)
Шуңа күрә, насаралар белән яһүдләрнең диннәренә Ибраһимнең бернинди катнашы юк!
Нет комментариев