🪷 Бу кон хэммэбезгэ дэ-иман байлыгы,тэнгэ-сихэт,кунелгэ-корлек,гамэлгэ-савап,хэлэл нигьмэтлэр насыйп итсен.Эээмиин.....🤲🤲🤲
Кояшлы,явым-төшемлеме бүгенге көн,
Тынычмы мин,давыл дулыймы җанда?
Шатлык килдеме,борчумы-мөһим түгел,
Иң мөһиме-ул минеке,мин бар ич анда!
Бәхетле-бәхетсезме,хәерле-хәерсезме,
Башка беркайчан да кире кайтмаячак!
Хәзерге мизгелләр,бүгенге уй-фикерем,
Хис-тойгыларым кабат кабатланмаячак!
Аяз булса,болытлы булса да иртәгәсен,
Барыбер,нәкъ бүгенге шикелле булмас!
Теләсәм дә,теләмәсәм дә өр-яңа көнем,
Бүгенге уй-кичерешләрем белән тумас!
Бүгенгечә булмас хисләрем,яңарса да,
Уйларны да башкача уйлар күңел күгем.
Иртәгәсе Аллаһ кулында,нинди булса да,
Шуңа да иң кадерле көнем ул-бүгенгем!
Роза Сабирзянова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев