Предыдущая публикация
Күкрәктә орден-медаль
Бер-беренә тиеп чыңлый.
Аны бар галәм, таң калып,
Тын да алмыйча тыңлый.
Бу чыңда дуслар җыры,
Ятып калганнар яше.
Алар мәңге хәтердә,
Бер дә картаймый яше.
Үткәннәрне искә алып,
Орден-медальләр зыңлый.
Эчтәге җан белән бергә
Протез аяклар сызлый.
Озак яшәсеннәр иде әле,
Түшләрендә медаль уйнатып,
Ямь таратып, киңәш биреп,
Ак сакал булып, ил буйлатып.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
05.05.16.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2