********************
Гомер һич тә үтмәс кебек иде ,
Бик үсәсе килгән чакларда .
Туй күлмәге кигән кызга карап ,
Назланасы килгәндә сөю ялкында .
Гомер бик тиз уза икән ,
Кай арада буем җиткердем .
Гаилә корып ,балалар үстереп,
Хәзер сөям бәбкәч оныгым .
Гомер юлын узу өчен әле ,
Күпме сабырлыклар туплыйсы .
Туплаганын чәчми ,түкми генә ,
Дөрес кулланып ,җайлап атлыйсы .
Үткән гомер ак болытлар түгел ,
Йөзеп йөрми инде үтелгән .
Үтелгәнен бүген кадерен белеп ,
Тәсбихләрем тартам хәтеремнән .
Тиңли алмыйм инде гомерләрне .
Асылташлар тезеп бәяләп .
Минем гомерем анам карынында ,
Раббым боерыгыннан язылган .
Мин беләмен шулай гомер үтә ,
Раббым күпме язгандыр дистә
гомерләр.
Шушы матур дистәләр арасын ,
Булса икән дөрес яшәп ,кадерләп .
Рәфилә . Мәскәү - Казан .
#Рафиля
https://www.youtube.com/shorts/MygeaxAX7NI Сура 36 «Йа Син» , Аят 65
...Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3