Предыдущая публикация
Сөйләшегез сак кына.
Күз тидерә күрмәсеннәр,
Килер юлы ак кына.
Нык тотыгыз, ычкынмасын,
Очмасын кулыгыздан.
Шөкер итеп, тыныч кына,
Атлагыз юлыгыздан.
Кычкырып әйтә күрмәгез,
Бәхет минем кулда! - дип.
Адаштырмасын маягың,
Юллар уңда, сулда бит.
Һәрбер бәхетле кешеләр
Үзләренчә бәхетле.
Бәхет тынычлык ярата,
Куркытмагыз бәхетне!
Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев